1966 ел
Внешний вид
Еллар |
---|
1962 · 1963 · 1964 · 1965 — 1966 — 1967 · 1968 · 1969 · 1970 |
Унъеллык |
1940-еллар · 1950-еллар — 1960-еллар — 1970-еллар · 1980-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1966 (бер мең тугыз йөз алтмыш алтынчы) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 1966 елы, II меңьеллыкның 966 елы, XX гасырның 66 елы, XX гасырның 7 унъеллыгының 6 елы, 1960 елларның 7 елы. 1966 елдан бирле 59 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 15 гыйнвар — Бөгелмәдә Ярослав Һашек музее ачылды.
- 1 июль — Франция НАТО хәрби оешмасыннан чыга.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1966 елда туганнар
- 5 гыйнвар — Зөфәр Билалов, татар эстрада җырчысы.
- 10 гыйнвар — Резидә Шәрәфиева, җырчы, ТР халык артисты (2016).
- 7 февраль — Илсөяр Иксанова, шагыйрә.
- 10 март — Алсу Гайфуллина, шагыйрә.
- 16 апрель — Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Камал театры ак��еры, ТР атказанган артисты (2012).
- 29 апрель — Галина Мишкинене, литва татарлары китапчылыгын өйрәнүче галимә.
- 1 май — Чарли Шлэттер, АКШ актёры.
- 5 май — Фәнис Сәлахиев, гер күтәрү спорты буенча дөнья чемпионы.
- 9 май — Рәфыйк Таһиров, Әлмәт театры актеры, ТР халык артисты.
- 26 май — Хелена Бонэм Картер (Helena Bonham Carter), инглиз актрисасы.
- 6 июль — Гөлназ Кадыйрова, РФ министры урынбасары (2014 елдан).
- 20 июль — Илдус Әхмәтҗанов, РФ сенаторы (01.10.2014).
- 22 июль — Дмитрий Бугров, археолог, Тукай премиясе (2016).
- 7 август — Джимми Уэйлс, Википедия нигезләүчесе.
- 14 август — Һэлли Берри, АКШ кино актрисасы.
- 6 сентябрь — Закир Шаһбан, җырчы, музыкант.
- 11 сентябрь — Лада Дэнс, җырчы.
- 21 сентябрь — Ринат Әхмәтов, Украина сәясәтчесе, миллиардер.
- 2 октябрь — Рамил Төхфәтуллин, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер.
- 9 октябрь — Дэвид Кэмерон, Бөекбритания премьер-министры.
- 14 октябрь — Раил Садриев, Буа дәүләт драма театрын оештыручы, сәнгать җитәкчесе һәм директоры.
- 20 октябрь — Ирек Мусин, рәссам.
- 26 октябрь — Резеда Галимова, җырчы (лирик сопрано), РФ атказанган артисты.
- 17 ноябрь — Рифат Фәттахов, продюсер, Р. Ваһапов фонды директоры.
- 17 ноябрь — Софи Марсо, француз кино актрисасы.
- 17 декабрь — Патрисия Каас, француз җырчысы.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1966 елда вафатлар
- Әхмәтзариф Мөэминов, мәгърифәтче-педагог, фольклорчы һәм әдип.
- 5 март — Анна Ахматова, рус шагыйрәсе.
- 30 апрель — Шиһаб Әхмәров, мәгърифәтче, нәшир.
- июнь — Сираҗ Нуретдинов, үзбәк совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
- 10 июль — Гафур Голәм, Үзбәк ССР халык шагыйре.
- 1 август — Латыйф Җәләй, татар тел галиме.
- 13 октябрь — Гали Хуҗиев, татар шагыйре.
- 20 ноябрь — Мансур Мозаффаров, татар композиторы.
- 15 декабрь — Уолт Дисней (Walt Disney), америка кинорежиссёры һәм продюсеры (1901 елда туды).
- 17 декабрь — Әбүбәкер Терегулов, хирург, медицина профессоры.
- 19 декабрь — Никон Егоров, полковник, космонавтлар укытучысы.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җәүдәт Фәйзи, татар композиторы.
- Хәсән Туфан, татар шагыйре.