2009 ел
Внешний вид
Еллар |
---|
2005 · 2006 · 2007 · 2008 — 2009 — 2010 · 2011 · 2012 · 2013 |
Унъеллык |
1980-еллар · 1990-еллар — 2000-еллар — 2010-еллар · 2020-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
Милади тәкъвим | 2009 MMIX |
Юлиан тәкъвим | 2008—2009 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7517—7518 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2761—2762 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5769—5770 ה'תשס"ט — ה'תש"ע |
Һиҗри тәкъвим | 1430—1431 (18 декабрьдан) |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4501—4502 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1458 ԹՎ ՌՆԾԸ
|
Кытай тәкъвиме | 4705—4706 (26 гыйнвардан) 戊子 — 己丑 сары күсе — сары үгез |
Хәбәш тәкъвим | 2001 — 2002 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2065—2066 |
- Шака самват | 1931—1932 |
Шәмси тәкъвим | 1387—1388 |
Буддачылык тәкъвиме | 2552 |
Япон ел исәбе | 21 ел Хэйсэй |
2009 (ике мең тугызынчы) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2009 елы, III меңьеллыкның 9 елы, XXI гасырның 9 елы, XXI гасырның 1 унъеллыгының 9 елы, 2000 елларның 10 елы. 2009 елдан бирле 16 ел үтте.
- Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Пәрәвез» елы.
- БМО игълан иткән Халыкара астрономия елы.
- Татарстанда һәм Россиядә Яшьләр елы.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 гыйнвар — Словакия еврога күчә.
- 20 гыйнвар — Барак Обама АКШ президенты вазифасына керешә[1].
- 22 февраль — Лос-Анджелеста 81-нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы үтә[2].
- 1 апрель — Албания һәм Хорватия НАТО-га кушылдылар.
- 2 апрель — G-20 Лондон саммиты[3].
- 16 май — Евровидение 2009 бәйгесендә җиңүне Норвегия вәкиле Александр Рыбак яулый[4].
- 12 июнь — Иранда президент сайлаулары[5].
- 15 июль — Чечняда журналист Наталья Эстемирова үтерелә.
- 22 июль — Тулы кояш тотылу күренеше.
- 24 сентябрь — Россия Федерациясе президенты Дмитрий Медведев үз карьерада беренче тапкыр БМО-да чыгыш ясады.
- 28 сентябрь — Һиндстан космик аппараты айда су таба.
- 3 октябрь — Бөркетләр фильмының премьерасы.
- 9 октябрь — АКШ президенты Барак Обама Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була[6].
- 29 ноябрь — Швейцариядә узган референдум нәтиҗәсендә илдә мәчет манараларын төзү тыелды.
- 1 декабрь — Лиссабон килешүе үз көченә керә.
- 28 декабрь — Татар Википедиясендә мәкаләләр саны 5 мең мәкалә чиген узды.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:2009 елда вафатлар
- 2 март — Энҗе Мөэминова, шагыйрә.
- 6 март — Габделхак Саматов, күренекле Ислам эшлеклесе.
- 6 апрель — Мирсәет Яруллин, татар композиторы.
- 23 апрель — Әдип Маликов, татар шагыйре, прозаик.
- 27 апрель — Шәех Зәбиров, күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе.
- 12 май — Эрот Зарипов (70), татар рәссамы.
- 8 июнь — Харис Йосыпов, атаклы көрәшче.
- 25 июнь — Майкл Джексон, АКШ поп-җырчысы.
- 1 июль — Людмила Зыкина, рус җырчысы.
- 28 июль — Зәки Рахмангулов, металлург, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).
- 29 июль — Гакыйль Сәгыйров, татар шагыйре, рәссам.
- 11 август — Рәмзи Илялов, татар язучысы, публицист.
- 16 август — Рафаил Насибуллов, классик көрәш буенча Европа чемпионы, дөнья чемпионатында икенче урын алучы.
- 20 август — Илбарис Надиров, фольклорчы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
- 23 сентябрь — Флүн Мусин, татар галиме, әдәбият белгече.
- 9 ноябрь — Һидаят Солтанов, ТАССР-ның халык артисты, театр актеры.
- 14 ноябрь — Риф Гайнанов, грек-рим көрәше буенча Халыкара класслы спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры. 1985—1992 елларда ССРБ җыелма командасы өлкән тренеры.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары[7]
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зиннур Мансуров, шагыйрь.
- Камил Муллашев, рәссам.
- «Телсез күке» театраль романы буенча спектакльне сәхнәләштерү һәм төп рольне башкарулары өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеме — язучы-драматург Зөлфәт Хәким, рәссам-куючы Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсәнов, төп рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин.
- Антон Чехов пьесасы буенча «Вишневый сад» спектаклендә Раневская һәм Гаев образларын югары дәрәҗәдә башкарулары өчен В. И. Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театры иҗат төркеме — Светлана Романова (Славутская) һәм Геннадий Прытков.
Нобель премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Чарльз Као (КХҖ, АКШ), Уиллард Бойл (АКШ), Джордж Смит (АКШ).
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Венкатраман Рамакришнан (Бөекбритания), Томас Стейц (АКШ), Ада Йонат (Исраил).
- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Элизабет Блэкберн (Австралия, АКШ), Кэрол Грейдер (АКШ), Джек Шостак (АКШ).
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Герта Мюллер (Румыния, Алмания).
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Барак Обама (АКШ).
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар блоггеры — Ел нәтиҗәләре 2010 елның 29 ноябрь көнендә архивланган.