Казан университеты музейлары
Внешний вид
(КФУ музейлары битеннән юнәлтелде)
Казан университеты музейлары (рус. Музеи КФУ) — Казан университетында төрле елларда ачылган бай коллекцияле 8 музей.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1804 елның 5 ноябрендә Александр I фәрманы буенча Казан император университеты оештырыла. Уку йортының уставы буенча, Табигать (яки натура) тарихы кабинеты һәм Минераллар кабинеты оештырыла. Әлеге кабинетлар хәзерге музейларның нигезе була.
Казан университеты Беренче Казан ирләр гимназиясе җирлегендә төзелә, югары сыйныф укучылары университетның беренче студентларына әйләнә. Музейлар җыелмаларының нигезен 1799 елда Павел I фәрманы буенча Казан гимназиясенә тапшырылган кенәз Потемкин-Тавридалының сирәк очрый торган тупланмасы тәшкил итә.
КФУ музейлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- А. А. Штукенберг исемендәге геология музее
- Казан университеты тарихы музее
- Николай Лобачевский музее
- Казан химия мәктәбе музее
- Казан университетының этнография музее
- Казан университетының археология музее
- Казан университетының педагогик белем бирү тарихы музее
- Казан университетының зоология музее
Музейлар урнашкан биналар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казан университетының музейлары 2018 елның 26 декабрь көнендә архивланган.
- Казан университетының музейлары КФУ сайтында
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның истәлекле урыннары | ||