Эчтәлеккә күчү

Мамадыш туган якны өйрәнү музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мамадыш туган якны өйрәнү музее latin yazuında])
Мамадыш туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Мамадыш районы
Урын Мамадыш
Мамадыш туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 1981
Урын 422190 ТР, Мамадыш, Советлар ур., 12 Б.
Директор Светлана Александр кызы Ишпахтина
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Мамадыш туган якны өйрәнү музее (рус. Мамадышский краеведческий музей) — Татарстанның Мамадыш шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мамадыш төбәге тарихы һәм этнографиясе белән белән таныштыра.

Музейга 1981 елда ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы Елизавета Михаил кызы Андронова тарафыннан нигез салына. Музейның мәйданы әүвәл 195 кв. м. тәшкил итә. 2011 елда музей яңартыла һәм мәйданы 648 кв. метрга кадәр арттырыла. 2015 елның февралендә ТР атказанган сәнгать эшлеклесе С. И. Матвеев җитәкчелегендә яңа экспозиция төзелә, 9 майда яңартылган музей тамашачылар кабул итә.

Музей XIX гасырның икенче яртысында төзелгән бинада урнашкан. Әлеге бина — төбәк дәрәҗәсендәге XIX гасыр архитектура һәм тарих һәйкәле.

Музей фондында 5 323 саклау берәмлеге (3 275 - төп фондта, 2 048 - фәнни-ярдәмче фондта) саклана, шул исәптән, сәүдәгәр К. Н. Щербаков коллекциясендәге экспонатлар (имәннән ясалган язу өстәле һәм ике көзге), этнография, нумизматика һәм археология әйберләре.

Музейда 10 зал бар: археология, этнография, сәүдәгәрләр, Беренче бөтендөнья, Ватандашлар һәм Рус-япон сугышлары, Бөек Ватан сугышы, Советлар Берлеге чоры, хәзерге заман, балалар иҗаты, күргәзмәләр һәм Хәрби Дан залы.

Аерым экспозиция төбәктә яшәүче халыкларның (татар, рус, керәшен, мари, удмурт) көнкүрешенә һәм кәсепләренә багышланган.

  • Шәһәрем тарихы. Мамадыш шәһәре буенча автобуста һәм җәяүле экскурсия. ХVIII, XIX, XX гасырлар архитектура һәйкәлләре (Изге Чынаяк, Преподобная Ксения чиркәве, Үзәк мәчет, Советлар урамы, Музей, Нократ елга яры) белән танышу.
  • Гасырлар аша тарихка кагыл. Бер сәгатьлек җәяүле экскурсия. Истәлекле урыннар һәм шәһәрнең тарихи кыйммәткә ия булган биналары, урамнары белән танышу.
  • Төбәк тарихы. Музей буенча гомуми экскурсия.