Эчтәлеккә күчү

Югары Суыксу мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югары Суыксу мәчете latin yazuında])
Мәчет
Югары Суыксу мәчете
Ил Россия
авыл 423895, Татарстан, Тукай районы, Югары Суыксу, Үзәк ур., 39а.
Координатлары N 55° 35' 41.496" E 52° 16' 20.64"
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Тукай районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә булган мәчет
Төп даталар:
2024 (ремонттан соң ачылу)
Халәте гамәлдә

Югары Суыксу мәчете (рус. Мечеть в деревне Верхние Суык-Су Тукаевского района) ― Татарстанның Тукай районы Түбән Суыксу авыл җирлегенә[d] караучы Югары Суыксу авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. ТР МДН Тукай районы мөхтәсибәте карамагында. Тукай районында эшләп килүче 58нче мәчет[1].

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, мәдрәсә, 1913 елда биредә малайлар өчен мәктәп һәм кызлар өчен 2 мәктәп булган[2]

1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасы Минзәлә өязе Югары Суыксу авылында 640 кеше (311 ир-ат һәм 329 хатын-кыз) яшәгән, шуларның 638е мөселманнар[3].

Авылда 2010 елда 292 кеше [4], 2020 елда 436 кеше яшәгән, татарлар.

2024 елның 31 августында зур төзекләндерү эшләреннән соң мәчет яңадан ачылган.

Бер катлы мәчетнең мәйданы ― 160 квадрат метр. Мәчет каршында дини курслар һәм ифтарлар үткәрү өчен 50-60 кеше сыйдырышлы янкорма корылган. Барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә бар. Мәчеттә ир-атларга һәм хатын-кызларга гыйбадәт кылу өчен барлык шартлар булдырылган. Югары Суыксу авылы мәчете су, газ, электр белән тәэмин итү буенча инженерлык челтәрләренә тоташтырылган, әйләнә-тирәсе матурлап тәртипкә китерелгән.

Югары Суыксу авылы мәчете имам-хатыйбы Наис хәзрәт Сәйфетдинов. Тукай районы мөхтәсибәте (район имам-мөхтәсибе Тәүфик улы Инсаф хәзрәт Сәүбәнов[5]) карамагында[6].