Кыйбла мәчете (Тойгелде, Мөслим районы)
Кыйбла мәчете | |
Дәүләт | Россия |
---|
Мәчет | |
Кыйбла
| |
Ил | Русия |
авыл | Татарстан, Мөслим районы, Тойгелде |
Координатлары | 55°16′30″ 53°01′28″ (G) (O) (Я) |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | Мөслим районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи |
Бина төре | манарасы түбәсендә урнашкан мәчет |
Нигезләнгән | 2020 |
Төзелеш еллары | 2020—2021 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
«Кыйбла» ― Татарстанның Мөслим районы Тойгелде авылында 2021 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет), авылның икенче мәхәлләсенең, районның 34 нче мәчете. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә карый.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл 1737 елдан билгеле. 1780 елда авылда мәчет, мәктәп эшләве теркәлгән. XX гасыр башында ике мәчет, мәктәп булган.
«Яшел» мәчет
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче мәчет («Яшел мәчет») XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында төзелгән, 1937 елда манарасы киселә, 1988 елда бина һәм манара реконструкцияләнә, 1997 елдан даими эшли, тарихи―мәдәни мирас һәйкәле[1]. 1907 елдан 23 ел мулла булып Әхмәтхәбиб Әхмәтҗәләлов (1880―1944) эшләгән. Ул мәдрәсә бетергән, Коръән-хафиз, хаҗи (1912)[2].
Тойгелде авылының «Яшел» һәм «Кыйбла» мәчетләре имамы ― Фоат хәзрәт Хәбибуллин.
«Кыйбла» мәчете ачылу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2021 елның 31 июлендә мәчет ачылу тантанасында[3] Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, имам-мөхтәсибләр: Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин (Мөслим районы), Әлфәс хәзрәт Гайфуллин (Чаллы шәһәре), Сәгыйть хәзрәт Хаков (Сарман районы), Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнаша [4].
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ислам йорты авыл халкының тырышлыгы, иганәчеләрнең матди ярдәме белән сафка баса. Мәчет бер катлы итеп, кирпечтән төзелгән. Манарасы түбәсендә булган мәчет төренә керә. 6 х 12 метр зурлыгында. Бинаның тәһарәтханәсе, ашханәсе һәм склад бүлмәсе бар, мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, юллар салынган. Мәчеттә берьюлы 150 кеше намаз укый ала.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Тойгелде. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе
- ↑ Тойгелде авылы // Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003, 203-204нче бит
- ↑ Тойгелде. ВКонтакте
- ↑ «Кыйбла» мәчете ачылды. muslumirc.ru, 2.08.2021
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М.Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. – Т. 5: Р–С–Т. – 736 с.
- Тойгелде. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе
- Мөслим районы Тойгелде авылында яңа мәчет ачылды. 2021 елның 3 август көнендә архивланган. ТР МДН сайты, 2.08.2021