Marvel Comics
Marvel Comics | |
Тармак | comics industry[d] һәм матбагачылык[d] |
---|---|
Нигезләнү датасы | июнь 1961 |
Рәсми исем | Marvel Worldwide, Inc.(Marvel comics), Marvel Publishing, Inc. һәм Marvel Comics Group |
Нигезләүче | Мартин Гудмен[d] |
Дәүләт | Америка Кушма Штатлары |
Хуҗасы | The Walt Disney Company |
Ана ширкәт | Marvel Entertainment[d] |
Бәйле оешмалар | Male Publishing Corporation[d], Marvel Press[d], Epic Comics[d], MAX Comics[d], Marvel Music[d], Ultimate Marvel[d], Вселенная Marvel 2[d], Ultimate Universe[d], Amalgam Comics[d] һәм Рыцари Марвел[d] |
Моның хуҗасы | Amazing Fantasy[d], Tales of Suspense[d], Tales to Astonish[d], Strange Tales[d], Super Conan[d] һәм Welsh Publishing[d] |
Бизнес бүлекчәсе | Marvel Music[d] |
Штаб-фатирының урнашуы | Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары |
Алыштырган | Atlas Comics[d] |
Рәсми веб-сайт | marvel.com(ингл.) |
Иҗтимагый челтәрләрендәге хисап язмасы | Kahoot![d] |
Һәштәге | marvelcomics |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 13 879 702 һәм 2 474 367 |
Marvel Comics Викиҗыентыкта |
Marvel Comics (ингл. marvel сүзеннән — «могҗиза») — комикслар бастырып чыгара торган АКШ ширкәте, «Marvel Entertainment» корпорациясенең бүлекчәсе. Табынучылар арасында «Фикер йорты» кушаматын йөрткән «Marvel» шушы комикслар сериялары белән аеруча танылган: «Гаҗәеп дүртлек», «Үрмәкүч-кеше», «Искиткеч Һалк», «Тимер кеше», «Башкисәр», «Көмеш Сёрфер», «Өрәк-узышчы», «Доктор Стрәнҗ», «Тор», «Капитан Америка», «Икс-кешеләр», «Җәзалаучы», «Галактиканың сакчылары», «Кырмыска-кеше» һәм «Дэдпул». «Marvel» комиксларындагы персонажларның күбесе, Җир-616 дигән атаманы алган, уйлап чыгарылган галәмдә яшәйләр.
1960-нчы еллардан бирле Marvel Comics комикслар чыгара торган ике иң эре АКШ ширкәтләренең берсе, ул DC Comics белән беррәттән тора (DC Comics-ның иң танылган персонажлары: ул «Супермен» һәм «Бәтмен», һәм шулай ук «Могҗиза-хатын», «Фләш» һәм «Яшел ук»).
2009 елның азагында «The Walt Disney Company» ширкәте «Marvel»-ны сатып алуы турында игълан итте[1]. Килешү 2009 елның декабрь азагында узды. Аның бәясе 4,24 миллиард доллар булды[2].
Төп мөхәррирләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җоу Саймон (1939—1941)
- Җәк Көрби (1940—1970)
- Стән Ли (1941—1972)
- Винсент Фаго (Ли армиядә хезмәт иткән чакта мөхәррир вазифасын вакытлыча үтәде) (1942—1945)
- Рой Томас (1972—1974)
- Лен Вин (1974—1975)
- Марв Вулфмен (1974—1975 елларда аклы-каралы журналлар өчен җавап тоткан; 1975—1976 елларда бөтен ширкәтнең баш мөхәррире)
- Җерри Конвэй (1976)
- Арчи Гудвин (1976—1978)
- Җим Шутер (1978—1987)
- Том ДеФалкоу (1987—1994)
- Бердәм баш мөхәррир булмаган (1994—1995)
- Марк Грүнвалд
- Боб Һаррас
- Боб Бүдиәнски
- Бобби Чейз
- Карл Поттс
- Боб Һаррас (1995—2000)
- Җоу Кесада (2000—2011)
- Әксел Алонсоу (2011—2017)
Marvel галәме персонажлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үзенең озын тарихы эчендә «Marvel Comics» бик күп киң танылган персонажлар ясады, мәсәлән:
- Үрмәкүч-кеше
- Капитан Америка
- Һалк
- Росомаха
- Тимер кеше
- Башкисәр
- Блейд
- Җәзалаучы
- Тор
- Локи
- Доктор Стрәнҗ
- Дэдпул
- Кара тол-хатын
- Өрәк-узышчы
- Капитан Марвел
- Фантастик әфәнде
- Кырмыска-кеше
- Ефәк
- Сугыш машинасы
- Баки Барнс
- Лачын күз
һәм бик күп башка персонажлар.
Marvel галәме төркемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Marvel галәменең күп персонажлары, гомуми дошманнары белән сугышыр өчен, төркемнәргә кушылалар. Киң танылган супербатырлар төркемнәре турында аерым комикслар бар. Иң танылган һәм популяр төркемнәр:
- Үч алучылар
- Гаҗәеп дүртлек
- Икс-кешеләр
- К.А.Л.К.А.Н.
- Иллюминатлар
- Күк күкрәтүчеләр
- Галактиканың сакчылары (1969, 2008)
- Кеше-түгелләр
- Кодрәтле Үч алучылар
- Яклаучылар
- Яшерен Үч алучылар
- Басып алучылар
- Нова корпусы
- Ultimates
һ.б.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Marvel Comics комикслары буенча төшерелгән фильмнар
- Marvel кинематографик галәме фильмнары исемлеге (+ телесериаллар)
- Marvel кинематографик галәме
- Marvel Studios
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Компания Walt Disney покупает Marvel Entertainment
- ↑ Disney Completes Marvel Acquisition. Marvel.com (31 декабря 2009). әлеге чыганактан 2012-02-18 архивланды.