Яңа Бритовка
Яңа Бритовка | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Ставрополь районы |
Халык саны | 0 |
Яңа Бритовка (рус. Ново-Бритовка) — Россиянең Самара өлкәсенең Ставрополь районындагы ташландык татар авылы.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, урман-дала зонасында[1], район үзәге Тольятти шәһәреннән төньякка таба якынча 15 километр ераклыкта урнашкан була (туры сызык буенча).
- Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[2].
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылны Бритовка (Татар Выселкасы) авылы кешеләре элеккеге алпавыт җирендә нигезләгәннәр.[3][4]
1930 елда Карамыш авылы белән икесенә бер «Карл Маркс исемендәге» колхоз оеша.[5] 1939 елда колхозның 1154 га җәмгыять җире, шул исәптән 939,8 га чәчү җирләре була.[4]
1950 елдан күрше татар авыллары колхозлары «Коммунизм юлы» колхозына берләштерелә, 1954 елдан Выселки авылы нигезендә «Дружба», 1992 елдан – АҖ «Дружба», хәзер – ҖЧҖ «Агропромсервис» дип үзгәртелә.[3][6]
Халык саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1928 елда 23 хуҗалыкта 139, 1931 елда 24 хуҗалыкта 108, 1961 елда 275 кеше яшәгән.[3]
Авылда бүгенге көндә кеше яшәми.[3]
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1913 елда авылда мәчет төзелә, 1920 елның февралендә сүтелә.[4]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
- ↑ Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Из истории села Выселки Ставропольского уезда.
- ↑ Администрация сельского поселения Выселки муниципального района Ставропольский Самарской области.
- ↑ Ставрополь районы. Татар энциклопедиясе.