Эчтәлеккә күчү

Дәүләткол (Самар өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәүләткол (Самар өлкәсе) latin yazuında])
Дәүләткол
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Камышлы авыл җирлеге[d][1]
Халык саны 149 (2010)[2]
Почта индексы 446970
Карта

Дәүләткол (рус. Давлеткулово) — Самар өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авыл җирлеге кысаларында татар авылы.

Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[3], урман-дала зонасында[4], Сук елгасы кушылдыгы булган Мус елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан төньякка таба якынча 5 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).[5]

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[3].

Авылга 1922-нче елларда Камышлы авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган [6].

2002 елда авылда 148, 2010 елда 149 кеше яшәгән, барысы да татарлар.[7][8]

Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.[9]

Авылда бер мәчет бар.[10]

Авылда мәдәния йорты, аның каршында «Дисәнә» фольклор коллективы эшләп килә.[9][10]

  1. 1,0 1,1 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. Всероссийская перепись населения 2010 года. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  3. 3,0 3,1 Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  4. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  5. Маршрут и расстояние. Яндекс. Карты
  6. Село Камышла– наша «малая Родина»..
  7. Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
  8. Коряков Ю.Б.. База данных "Этно-языковой состав населённых пунктов России".
  9. 9,0 9,1 Происхождение татарских сел Камышлинского района (2014).
  10. 10,0 10,1 Камышлы районы. Татар энциклопедиясе.