Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы (ШУАР), (уйг. شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونى, Шинҗаң Уйғур аптоном райони, кыт. 新疆维吾尔自治区, ; кыскача Шеңҗан кыт. «яңа чик») — Кытайның көнбатышындагы регионы. Аның мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлеге.
Тарихи атамасы — Көнчыгыш Төркистан; Кытай әдәбиятендә Синцзян (1760-еллардан), 14 гасырга караган язмаларда һәм 16—17 гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырия, Уйгырстан дип аталган. Автономияле районы Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Россия, Монголия, Әфганстан, Һиндистан белән чиктәш.
Халкы — 21 813 334 человек (2010). Халык, нигездә, Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елгалар үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә гомер итә. Башкаласы — Өремче каласы.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җир йөзенең күп өлеше Җунгария тигезлеге һәм Кашгар тигезлеге (Тарим иңкүлеге) биләп тора. Кашкар тигезлегенең үзәген Такла-Макан чүле алып тора. Көнчыгыш Тән-Шән таулары (биеклеге 7000 метрдан артык) Җуңгария һәм Кашгар тигезлекләрне аерып тора. Автономиьле районының төньякта Монголия Алтае, көньякта Кунлунның төньяк тезмәләре, көньяк-көнбатышта Каракорым таулары (Чогори түбәсе — 8611 м) урнашкан. Көнчыгыш Тән-Шән тезмәләре арасында Үзәк Азиянең иң түбән җире — Турфан иңкүлеге (-154 м) урнашкан.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Климаты коры, кискен континенталь, тигезлекләрдә июльнең уртача температурасы +20…+25 °C. Кыш суык, карсыз. Өремчедә гыйнарның уртача температурасы —15 °C, иң түбән температура —40 °C. Еллык явымнар саны: тигезлекләрдә 200 миллиметрдан…тауларда 800 миллметргача.
Гидрография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эре елгалар: Тарим, Или, Иртешнең югары агымы, Урунгу һәм Манас. Эре күлләр — Лобнор, Оби-Нур, Баграшкүл, Улунгу, Богдо һ.б.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы Кытай чыганакларында төбәк Сиюй (Көнбатыш йортлар) исеме астында телгә алынган.
Көнчыгыш Төркистан Бөек ефәк юлында булганлыгы сәбәпле, ул даим эре дәүләтләр игътибарын тартып торган. Б. э. 3 гасырда Көнчыгыш Төркистан төньяк өлеше — Җунгария сәнби, 5—6 гасырларда жужан, 6 гасырның икенче яртысында төрки кабиләләре нәзарәте астында булды. Төрки каһанлыгы төзелгәннән соң, аңа Көнчыгыш Төркистанның шәһәр-дәүләтләре кергән.
7 гасырда Көнчыгыш Төркистан һәм Җунгариядә Тан династиясенең нәзарәте урнаштырылган. 7 гасырның 70-елларында аның көньяк өлеше (хәзерге Кучар, Хөтән, Карашәһәр, Кашкар) тибетлылар кул астына күчте. 9 гасырда Уйгыр каһанлыгы җимерелгәннән соң, Орхон һәм Селенга елгалары бассейнында яшәгән уйгырларның бер өлеше бирегә күчеп килде.
Уйгыр дәүләте төзелде һәм ул берничә ел Каракытайларның вассалы булган. 13 гасырның 10—20 елларыннан Чыңгызханга буйсындырылган. 1251 елда Көнбатыш Җунгария һәм Кашкар җирләре Чагатай олысына кергән. Уйгыр дәүләте исә Могыл ханнары кулы астына күчкән. 1465 елда дуглат кавеменнән булган Әбү Бәкер җитәкчелегендә үзәге Яркәнд шәһәре булган ханлык барлыкка килгән. Соңрак Хөтән вә Кашкар вилаятьләре, 1499—1504 елларда Аксу, Өчтурфан вилаятьләре ошбу ханлык составына кергән. Шул Яркәнд ханлыгы 1678 елга кадәр яшәп килде.
Милли составы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2000 елга | ||
---|---|---|
Халык | Саны | %ларда |
уйгырлар | 8 345 622 | 45,21 |
кытайлар | 7 489 919 | 40,58 |
казакълар | 1 245 023 | 6,74 |
дуңганнар | 839 837 | 4,55 |
кыргызлар | 158 775 | 0,86 |
монголлар һәм калмыклар, дунсян, даурлар | 194 891 | 1,14 |
«таҗиклар» (сарыколлар һәм ваханнар) | 39 493 | 0,21 |
сибо | 34 566 | 0,19 |
манҗурлар | 19 493 | 0,11 |
туцзя | 15 787 | 0,086 |
үзбәкләр | 12 096 | 0,066 |
руслар | 8 935 | 0,048 |
мяо | 7 006 | 0,038 |
тибетлылар | 6 153 | 0,033 |
чжуаннар | 5 642 | 0,031 |
татарлар | 4 501 | 0,024 |
саларлар | 3 762 | 0,020 |
Төбәктә татарлар күмәкләшеп яшәгән Дацюань-Татар милли волосте бар.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]# | Исем[5] | Үзәк | Уйгырча исем (гарәп имләсе белән) (латин имләсе белән) |
Кытайча Пиньинь |
Халык саны (2010) | ||
---|---|---|---|---|---|---|---|
— Аспровинциаль мөхтәри округ — | |||||||
1 | Или Казакъ мөхтәри округы | Голҗа | ئىلى قازاق ئاپتونوم ئوبلاستى Ili Qazaq Aptonom Oblasti
|
伊犁哈萨克自治州 Yīlí Hāsàkè Zìzhìzhōu |
2,482,627 [a] | ||
— Шәһәр округләре — | |||||||
2 | Өремче (башкала) |
Тәңретаг районы | ئۈرۈمچى شەھرى Ürümchi Shehri
|
乌鲁木齐市 Wūlǔmùqí Shì |
3,110,280 | ||
3 | Карамай | Карамай районы | قاراماي شەھرى Qaramay Shehri
|
克拉玛依市 Kèlāmǎyī Shì |
391,008 | ||
— округләр — | |||||||
4 | Алтай округы Или Казакъ мөхтәри округынә карый |
Алтай | ئالتاي ۋىلايىتى Altay Wilayiti
|
阿勒泰地区 Ālètài Dìqū |
526,980 | ||
5 | Тарбагатай округы Или Казакъ мөхтәри округынә карый |
Чөчәк | تارباغاتاي ۋىلايىتى Tarbaghatay Wilayiti
|
塔城地区 Tǎchéng Dìqū |
1,219,212 | ||
6 | Турпан округы | Турпан | تۇرپان ۋىلايىتى Turpan Wilayiti
|
吐鲁番地区 Tǔlǔfān Dìqū |
622,679 | ||
7 | Кумул округы | Кумул | قۇمۇل ۋىلايىتى Qumul Wilayiti
|
哈密地区 Hāmì Dìqū |
572,400 | ||
8 | Кашгар округы | Кашгар | قەشقەر ۋىلايىتى Qeshqer Wilayiti
|
喀什地区 Kāshí Dìqū |
3,979,362 | ||
9 | Аксу округы | Аксу | ئاقسۇ ۋىلايىتى Aqsu Wilayiti
|
阿克苏地区 Ākèsū Dìqū |
2,370,887 | ||
10 | Хөтән округы | Хөтән | خوتەن ۋىلايىتى Xoten Wilayiti
|
和田地区 Hétián Dìqū |
2,014,365 | ||
— Мөхтәри округләр — | |||||||
11 | Бөртала Монгол мөхтәри округы | Бөртала | بۆرتالا موڭغۇل ئاپتونوم ئوبلاستى Börtala Mongghul Aptonom Oblasti
|
博尔塔拉蒙古自治州 Bó'ěrtǎlā Měnggǔ Zìzhìzhōu |
443,680 | ||
12 | Чадҗи Хуэй мөхтәри округы | Чаңҗи | سانجى خۇيزۇ ئاپتونوم ئوبلاستى Sanji Xuyzu Aptonom Oblasti
|
昌吉回族自治州 Chāngjí Huízú Zìzhìzhōu |
1,428,592 | ||
13 | Кызылсу Кыргыз мөхтәри округы | Артыш | قىزىلسۇ قىرغىز ئاپتونوم ئوبلاستى Qizilsu Qirghiz Aptonom Oblasti
|
克孜勒苏柯尔克孜自治州 Kèzīlèsū Kē'ěrkèzī Zìzhìzhōu |
525,599 | ||
14 | Баянгол Монгол мөхтәри округы | Корла | بايىنغولىن موڭغۇل ئاپتونوم ئوبلاستى Bayingholin Mongghul Aptonom Oblasti
|
巴音郭楞蒙古自治州 Bāyīnguōlèng Měnggǔ Zìzhìzhōu |
1,078,492 | ||
— Өяз дәрәҗәдәге шәһәрләр — (Шеңҗан җитештерү-төзү корпусы тарафыннан идарә ителәләр) | |||||||
15 | Шихәнзә | Шихәнзә | شىخەنزە شەھرى Shixenze Shehri
|
石河子市 Shíhézǐ Shì |
635,582 | ||
16 | Уҗачу | Уҗачу | ئۇجاچۇ شەھرى Wujachu Shehri
|
五家渠市 Wǔjiāqú Shì |
72,613 | ||
17 | Тумшук | Тумшук | تۇمشۇق شەھرى Tumshuq Shehri
|
图木舒克市 Túmùshūkè Shì |
147,465 | ||
18 | Арал | Арал | ئارال شەھرى Aral Shehri
|
阿拉尔市 Ālā'ěr Shì |
166,205 | ||
19 | Бәйтүн | Бәйтүн | بەيتۈن شەھىرى Beatün Shehiri
|
北屯市 Běitún Shì |
76,300 | ||
20 | Башәгим | Башәгим | باشئەگىم شەھىرى Bashegym Shehiri
|
铁门关市 Tiĕménguān Shì |
50,000 | ||
21 | Кушүгез | Кушүгез | قوشئۆگۈز شەھىرى Qoshögüz Shehiri
|
双河市 Shuānghé Shì |
53,800 |
Сәнәгать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нефть эшкәртү, металлургия, машиналар төзү, химия, тукымачылык сәнәгате эшханәләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарылалар. Һөнәрмәндчелек үсеш алган: ефәк һәм келәм туку, металл, күннән төрле әйберләр әзерләү, кәгазь эшләп чыгару.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ National Database of Laws and Regulations — 2021.
- ↑ https://data.stats.gov.cn/english/easyquery.htm?cn=C01
- ↑ http://www.gov.cn/test/2013-04/07/content_2371589.htm
- ↑ References and details on data provided in the table can be found in the individual provincial articles.
- ↑ Zhōngguó dìmínglù 中国地名录 (Beijing, SinoMaps Press 中国地图出版社 1997); ISBN 7-5031-1718-4.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|