Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Тәтеш авыл хуҗалыгы мәктәбе (1929-1936) ТОШПККР (1936-1940) ССХШ (1940-1944) Тәтеш кырчылар мәктәбе (1944-1956) Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы (1956-1968) Тәтеш совхоз-техникумы (1968-2002) |
Нигезләү елы | 1921 |
Урын | Тәтеш |
Адрес | 422370 ТР Тәтеш шәһәре, Тәтешкә 200 ел урамы, 25нче йорт. |
Сайт | http://tetushsel.tmweb.ru/ |
Логотип |
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе [1], рус. Тетюшский сельскохозяйственный техникум — Татарстанның Тәтеш шәһәрендә (1555 елдан застава, 1781 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Татарстанның иң өлкән уку йортларыннан берсе. РФның «Иң яхшы 100 урта махсус белем бирүче оешмасы» исемлегенә кертелгән[2]. Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].
Директор (2016 елдан) — Илдар Роберт улы Фәткуллов.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1921 елның 8 августында ТАССР халык мәгарифе бүлеге коллегиясе карары белән Тәтеш кантонында бакчачылык-яшелчәчелек буенча махсуслашкан түбән баскыч техникумы ачыла.
1929-1936 елларда күмәк хуҗалык рәисләре әзерләүче берьеллык Тәтеш авыл хуҗалыгы мәктәбе (ТСХШ) буларак эшли.
1936-1940 елларда Татарстан АССР күмәк хуҗалык хезмәткәрләренең белемен күтәрү өлкә мәктәбе (ТОШПККР).
1940-1944 елларда Тәтеш урта авыл хуҗалыгы мәктәбе (ССХШ). Уку йортына ТБУМ яки җидееллык мәктәпне бетергән һәм керү имтиханын уңышлы тапшырганнарны гына алалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның ноябрендә 2нче курста уку туктый, курсантлар саклану сызыгы төзелешенә алына. 1942 елның февраленнән курсант егетләрне, 1943 елның мартыннан укытучыларны (шул исәптән техникум директорын) фронтка алалар. Ике (рус һәм татар) төркемнән бер төркем ясап, укытуны дәвам итәләр.
1944-1956 елларда (ТАССР җир эшләре халык комиссариаты фәрманы белән үзгәртелгән) берьеллык Тәтеш дәүләт кырчылар һәм күмәк хуҗалык урманчылары мәктәбе. Мәктәп җитәкчесе Анна Иван кызы Буйнова.
1956 елда Югары Ослан районы Ключищи авылындагы кече агрономнар һәм техник-җир оештыручылар әзерләүче авыл хуҗалыгы техникумы, матди базасы начар булу сәбәпле, Тәтешкә күчерелә һәм Тәтеш кырчылар мәктәбенә кушыла.
1956-1968 елларда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы дип атала. Уку йорты Тәтешнең Ленин урамындагы сәүдәгәр Серебряковның ике катлы таш йортына урнаша.
1968 елда ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[4] белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын һәм Тәтеш районы «Октябрьның 50 еллыгы» күмәк хуҗалыгын берләштереп, Тәтеш совхоз-техникумы оештырыла.
1979 елда уку йорты Идел ярында төзелгән яңа уку корпусларына күченә. Шул ук елны механиклар әзерләүче бүлек ачыла.
1997 елда бухгалтерлар әзерләүче икътисад бүлеге ачыла.
2002 елдан янәдән авыл хуҗалыгы техникумы дип атала.
2005 елда РФ хөкүмәте күрсәтмәсе[5] нигезендә уку йорты федераль баланстан республика балансына күчерелә.
2013 елда ТР министрлар кабинеты карары[6] нигезендә уку йортының гамәлгә куючысы итеп (ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урынына) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнә.
Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1956-1959 Петр Афанасий улы Панов, 1959-1962 Илсур Сафиулла улы Шәрәпов, 1962-1976 Фоат Йосыф улы Ситдыйков, 1976-1981 Николай Александр улы Горшков (уку йортының яңа бинасын төзеп бетерә), 1981-1985 Фәргать Миңнулла улы Галиуллин, 1985-1988 Александр Ниолай улы Калинин, 1988-1990 Азат Фәйзрахман улы Нуруллов, 1990-1994 Наил Насыйбулла улы Әхмәтҗанов, 1994-1998 Мидхәт Гәрәй улы Насретдинов, 1998-1999 Җәүдәт Шәрип улы Сафиуллин, 1999-2002 Рубис Минзанур улы Сәлимов, 2002-2007 Анатолий Сергей улы Балантаев, 2007-2015 Марат Галимҗан улы Фазлыев.
Уку йортын тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Федор Андрей улы Хохлов (1928 елның 1 гыйнвары, Буа кантоны, хәзерге Тәтеш районы, Кече Бисәр авылы-2006), икътисад фәннәре докторы, профессор, КПСС Тәтеш райкомының беренче сәркатибе, Мари АССР авыл хуҗалыгы министры (1978-1979), КПСС Мари өлкә комитеты сәркатибе (1979-1990), Мари АССР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Уку йортын 1945 елда тәмамлаган.
- Фатыйх Хәлил улы Минушев (1928 елның 30 ноябре, Буа кантоны, хәзерге Тәтеш районы, Үтәмеш авылы), ТАССР авыл хуҗалыгы министры (1967-1971).
- Михаил Андрей улы Офицеров (1935 елның 10 сентябре, ТАССР, Куйбышев районы, хәзерге Спас районы, Куралово авыл җирлеге, Кече Александровский поселогы), КПССның Мамадыш (1966-1968), Әгерҗе (1969-1973) райкомнарының икенче, Тәтеш райкомының беренче сәркатибе (1977-1988).
- Мөхәррәм Мансур улы Ибәтов (1961 елның 8 апреле, ТАССР, Тәтеш районы, Түбән Тархан авылы), Тәтеш районы башлыгы (2006-2011), ТР юстиция министры урынбасары - департамент җитәкчесе.
- Рәшит Нәҗип улы Заһидуллин (1952 елның 9 ноябре, ТАССР, Апас районы, Борнаш авылы), Апас районы башлыгы (2005 елдан), ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФ атказанган он тартучысы.
- Наил Миншакир улы Шәрипов, Норлат районының (элекке) башлыгы.
- Камил Камал улы Гыйльманов (1956 елның 1 апреле, ТАССР, Аксубай районы, Индустриальный поселогы), Аксубай районы башлыгы (2008 елдан).
- Миндил Нәҗми улы Шәмсетдинов (1950 елның 15 апреле, ТАССР, Кама Тамагы районы, Даныш авылы), Кама Тамагы районы башлыгы (1991-2001).
- Юрий Василий улы Еров, ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары (1985-1988), КПССның Куйбышев райкомы беренче сәркатибе (1988-1991), Спас районы башлыгы (1992-1995), «Татарстанның элита орлыклары» берлеге җитәкчесе (1995 елдан). РФ һәм ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
- Александр Иван улы Силантьев (1946 елның 1 июле, ТАССР, Тәтеш районы, Удел Нечасово авылы), табигатьне куллану өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Мари Ил буенча идарәсе башлыгы (2002-2011), РФ атказанган экологы.
- Радик Рәгыйп улы Зыятдинов (1966 ел, ТАССР, Апас авылы), ТР дәүләт техник күзәтчелеге комитеты башлыгы (2012 елдан).
- Әсхәт Гасыйм улы Гасыймов (1941 ел, ТАССР, Сарман районы, Кәүҗияк авылы), Тәтеш шәһәре башкарма комитеты рәисе (1973-1984).
- Александр Александр улы Никифоров (1956 ел, ТАССР, Чүпрәле районы, Чуаш Шәйморзасы авылы), Буа машина төзү заводы директоры (2003 елдан), ТР атказанган мелиораторы.
- Николай Семен улы Катков (1928 елның 18 декабре, Киров өлкәсе, Нолинск районы, Мошата авылы), икътисад фәннәре докторы, профессор, 1969 елдан Мари дәүләт университетында икътисади кибернетика кафедрасы мөдире. РФ атказанган икътисадчысы.
- Фәрит Гыйльфан улы Борһанов (1948 елның 18 гыйнвары, ТАССР, Буа районы, Югары Лашчы авылы), Татар энциклопедиясе институтының бүлек мөдире (1997 елдан).
- Габдрахман Габбәс улы Хафизов, тарих фәннәре докторы, профессор.
- Владимир Николай улы Фомин, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы һ.б.
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уку йортында 95 ел эчендә 25 меңнән артык белгеч әзерләнгән[7]
2017-2018 уку елына Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[8] буенча 225 студент кабул ителә.
- Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)
- Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
- Автомеханик
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты
- Авыл хуҗалыгы җитештерүендә электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
- Урман һәм урман-парк хуҗалыгы
- Агрономия
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
- Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы
Лицензия буенча
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җирлекнең табигатьне саклау ягыннан корылышы
- Сатучы, контролер-кассир
- Тегүче
- Гомуми төзелеш остасы
- Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән)[9]
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уку йортының рәсми сайты
- Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2020 елның 20 октябрь көнендә архивланган.
- Выпускники Тетюшского сельскохозяйственного техникума всегда востребованы. «Известия Татарстана», 20.11.2015 2020 елның 29 сентябрь көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Уку йортының ТР мәгариф һәм фән министрлыгының фәрманы 9651/15 01.12.2015 белән расланган уставы нигезендә
- ↑ Есть чем гордиться. «Авангард» («Тәтеш таңнары»), 2.12.2001(үле сылтама)
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-14
- ↑ ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы N 250 26.09.1968
- ↑ РФ хөкүмәте күрсәтмәсе N 1768-р 31.12.2004
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары N 592 22.08.2013
- ↑ Тәтеш АХТ сайтының «Безгә 95 яшь» (Нам 95 лет) бүлегендә
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
- ↑ Уку йортына 04.03.2016 бирелгән 7920нче санлы лицензия буенча(үле сылтама)