Эчтәлеккә күчү

Наил Якупов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Якупов latin yazuında])
Наил Якупов
Туган телдә исем Наил Раил улы Якупов
Туган 6 октябрь 1993(1993-10-06) (31 яшь)
Түбән Кама, Татарстан
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер St. Clair Secondary School[d]
Һөнәре спортчы
Спорт такымы әгъзасы Эдмонтон Ойлерз[d], Нефтехимик, Реактор[d], Сент-Луис Блүз[d] һәм Колорадо Эвеланш[d]

 Наил Якупов Викиҗыентыкта

Наил Раил улы Якупов (1993 елның 6 октябрендә Түбән Камада туган) — татар спортчысы, хоккей уйнаучы, Канаданың юниор «Сарния Стинг», 2012 елдан — NHL «Эдмонтон Ойлерс» клубы уенчысы. Яшьләр арасында 2012 елгы хоккей буенча дөнья беренчелегендә Россия такымында көмеш медаль иясе. НХЛ 2012 драфтында беренче урын иясе[1]. 2012-13 елда лиганың иң яхшы яшь уенчысы булып таныла.

1993 елда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә туа. Хоккейда беренче сабакларын Түбән Каманың «Нефтехимик» такымында ала. 2009-2010 елларда «Реактор» такымы өчен уйный, 14 уенда катнаша. Кул җәрәхәтен алу сәбәпле сезон ахырында уйнамый һәм такым белән дөнья беренчелегендә катнаша алмый кала.

Канадада Юниор такымы өчен чыгыш ясый. Биредә ул 1993 елгы бердәнбер уенчы була. Дүрт матч эчендә 2 шайба кертүгә ирешә.

2010 елда Наил КХЛ драфтында «Нефтехимик» такымына 19 номер астында сайлана. Шул ук вакытта аны Онтарионың «Сарния Стинг» клубы Канада хоккей лигасында икенче номер булып сайлый. «Сарния Стинг» такымы өчен уйнаган дәвердә 107 уенда 170 балл җыя.

2012 елның НХЛ драфтында иң яхшы яшь хоккейчыларны сайлау чарасында беренче урынга ирешә.

Татарлык мәсьәләсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наил Якупов үзен татар уенчысы дип белдереп килә. «The Globe and Mail» газетасының Төньяк Америкадагы «рус факторы» турындагы соравына Наил шундый җавап бирде:

« Һәрбер уенчының үз юлы бар. Минем башкаларны кабатлыйсы килми. Мин рус түгел, мин – мөселман. Әгәр сез миннән “рус факторы” хакында сорыйсыз икән, һәр уенчының үз тормышы бар икәнен исәпкә алырга кирәк »

Әлеге сүзләрдән соң Россия хоккей җәмәгатьчелеге аны хыянәттә гаепли башлый. Аңа 15 яшендә үк чит ил карьерасы өчен Россияне ташлап китеп, үзен беркем дә белмәгән татар итеп танытуында гаеплиләр. Наил Якупов исә җанатарлар алдында шулай диде:


« Мин аларга үземне татар дип таныттым. Бу сүз белән мин берни дә әйтергә теләмәдем. Бигрәк тә сез уйлаганнарны. Мин Россияне яратам, мин Россия өчен уйныйм һәм, Алла кушса, уйнаячакмын. Үземнең милләтемне әйтү җитте, Россиядә шуңа бәйләнә башладылар. Ә чит илдә татарлар турында беркем дә белми. Миңа татарлар хакында сөйләргә туры килде. Иң кыска юлдан китеп, татарлар – мөселманнар дип аңлаттым. Татар-мөселман булып туганыма гаебем юк, шулай бит? Миңа хәзер үләргәме инде? Татарстан – Россиянең бер өлеше. Мин Россия өчен уйныйм. Паспортым да Россиянеке[2] »

.