Люксембургта ислам
Люксембургта ислам (люкс. Den Islam zu Lëtzebuerg, фр. L'Islam au Luxembourg, алман. Der Islam in Luxemburg) — Бөек Люксембург Герцоглыгы территориясендә ислам дине. 2015 елдан юридик яктан танылган дин[1]. Люксембургта мөселманнар дини азчылыкны тәшкил итә: Люксембург халкының (615 000) 3 % ы (18 172) (2020)[2]. Мөселманнарның вәкиллекле органы — Бөек Люксембург Герцоглыгы мөселман җәмгыяте ассамблеясе (фр. Assemblée de la Communauté Musulmane du Grand-Duché de Luxembourg) шурасы. Шура рәисе — Сабахудин Селимович (Sabahudin Selimovic) [3].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1970-елларга кадәр Люксембургның мөселман халкы зур булмаган. 1970-еллар уртасында ~300 гә якын кеше исәпләнә, ә 1990-еллар уртасында мөселманнар саны 10 000 кешегә кадәр арткан. Шул вакыттан бирле халык элеккеге Югославия илләреннән сыену урыны сорап килүчеләр, нигездә, босниялеләр хисабына, шулай ук Албания, Косово, Сербия, Каратау мөһаҗирләре исәбенә арткан. Люксембург мәчетләре имамнары — Балканнан чыккан руханилар. Вәгазьләр гарәп, хорват, француз, инглиз телләрендә укыла. Илдәге унлап мәчет күзгә ташланып тормый, чөнки гадәти торак йортларда урнашкан[4]. Люксембург Конституциясе ватандашларына дин тоту иреге тәэмин итә. Католиклар Люксембургның диндар халкының төп өлешен (якынча 95%) тәшкил итә. Дини конфессияләр арасында икенче урында — ислам. 1979 елда кабул ителгән канун буенча, ил хөкүмәте дин турында мәгълүмат җыюны тыя[5].
1995 елдан башлап илдә корбан чалу һәм шәригать буенча терлек сую тыела, ит читтән кертелә.
Ислам мәдәни үзәге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Мамер мәчете (Люксембург)
Катар хәйрия фонды (Qatar Charity, QC) 10 мең мөселман яшәүче Люксембург дәүләтендә беренче ислам үзәген — Люксембург Бөек Герцоглыгының Ислам мәдәни үзәген (фр. Centre Culturel Islamique du Grand-Duché de Luxembourg) булдыру турында игълан итә. Үзәкне шәех Хамад бин Насер бин Җассим Әл-Тани (Hamad bin Nasser bin Jassim al-Thani) нигезли. Үзәк Люксембург шәһәрендәге ~3 мең мөселман өчен эшли. Бәясе 2,2 млн евро тәшкил иткән объектка мәчет, мәктәп, юридик үзәк һәм яшьләр өчен белем бирү үзәге керә. Үзәкнең гомуми мәйданы 650 квадрат метр. Катар хәйрия фонды проект бәясенең 75 % ын кертә, үзәкнең проектын Люк��ембург ислам җәмгыяте тормышка ашыра. Ислам мәдәни үзәгендә аралашу гарәп, серб-хорват, француз һәм инглиз телләрендә алып барыла.
Люксембург дәүләте беренче тапкыр 2009 елга үзенең еллык бюджетында мөселман мәдәнияте өчен финанс ярдәмен резервлый (2.480,00 €). 2015 елдан дин юридик яктан танылгач, дәүләт бюджетыннан ел саен ислам җәмгыяте ихтыяҗларына 450 000 евро бүлеп бирү күздә тотыла [1].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ислам мәдәният үзәге сайты
- Люксембург мәчетләре сайтлары 2020 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Finally good news from Europe, Islam recognized in Luxembourg (Ниһаять, Аурупадан яхшы яңалык: Люксембургта Исламны таныдылар). sandzakpress.net, 23.01.2015(ингл.)
- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ Бөек Люксембург Герцоглыгы мөселман җәмгыяте ассамблеясе сайты(фр.)
- ↑ Неприметные мусульмане Люксембурга. islamosfera.ru, 7.11.2019(рус.)
- ↑ Добро пожаловать в Люксембург.(рус.)
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания (Англия, Төньяк Ирландия, Уэльс, Шотландия) • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Россия Федерациясе • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |