Эчтәлеккә күчү

Инглиз Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инглиз Википедиясе latin yazuında])
Википедия Инглиз Википедиясе
English Wikipedia

URL en.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Инглиз теле
Эшли башлау вакыты 15 гыйнвар 2001 ел
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 6 956 899
Битләр саны 62 595 284
Үзгәртүләр саны 1 272 036 663
Теркәлгән кулланучылар 48 740 706
Актив кулланучылар 127 843
Идарәчеләр 847
Тирәнлек 1299.8

Инглиз Википедиясе Википедиянең инглиз телендәге бүлеге. 2001 елның 15 гыйнварында ачыла. Иң иске һәм иң зур Википедия бүлеге.

2013 елның апрель аенда Википедиядәге дәвам иткән 275 телле бүлекләрендәге барлык мәкаләләрнең якынча 16.1% Инглиз Википедиясендә урнашкан. Башка телле бүлекләрнең үсеше аркасында, бу сан 2003 елдагы максимум булган 50% өлешеннән түбән.[1] 2012 елның гыйнварында, Инглиз Википедиясенең мәкаләләрдәге текст материалы якынча 9.7 гигабайт булган иде.[2]

Инглиз Википедиясендә мәкаләләр инглиз теленең төрле стилләрендә языла: канада, англия, америка, австралия. Инглиз Википедиясендә мәкаләләр төрле вариантта языла алалар. Җирле тематикалы мәкаләләрне җирле вариантта язу сорала: мәсәлән, Австралия турында мәкаләне нәкъ Австралиядәге инглиз телендә язу хуплана.

Инглиз Википедиясендә Британника энциклопедиясенең 11 нче басмасын куллану рөхсәт ителә, һәм бу аның эшен шактый җиңеләйтә. Күп мәкаләләрнең башлангыч формалары нәкъ Британника ядәмендә пәйда булды.

  1. Wikimedia Meta-Wiki (21 September 2008). List of Wikipedias. 21 September 2008 тикшерелгән.
  2. "Download Wikipedia In English – All 9.7GB Of It" 2012 елның 28 декабрь көнендә архивланган.. 9 April 2012. Retrieved 2012-04-10.