Зөфәр Гыймаев
Зөфәр Гыймаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Зөфәр Фоат улы Гыймаев |
Туган | 9 гыйнвар 1951 СССР, Үзбәкстан ССР, Нәмәнгән шәһәре |
Үлгән | 15 февраль 2022 (71 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Шамил Усманов урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе, И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d], ССҖБ сынлы сәнгать академиясе[d] һәм Творческая мастерская живописи[d] |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Гүзәл Әнвәр кызы |
Бүләк һәм премияләре | (2005) Бакый Урманче премиясе (2003) |
Зөфәр Гыймаев, Зөфәр Фоат улы Гыймаев (1951 елның 9 гыйнвары, СССР, Үзбәкстан ССР, Нәмәнгән ― 2022 елның 15 феврале, РФ, Татарстан, Казан) – рәссам. Татарстан Рәссамнар берлегенең һәм Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең идарә рәисе (2008―2022). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). Бакый Урманче (2003), Тукай (2005) премияләре лауреаты. РФ атказанган, Татарстанның халык рәссамы. СССР рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1951 елның 9 гыйнваренда Үзбәкстан ССРның Нәмәнгән шәһәрендә туган. 1952 елдан Казанда яши. Казанның сәнгать укуханәсен (1970), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (А. Д. Зайцев остаханәсе, 1976), СССР Сәнгать академиясенең Казандагы бүлеген (Харис Якупов остаханәсе, 1980) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1976-1983 Казан сәнгать укуханәсендә укытучы.
- 1978-1997 тимер юлчылар мәдәният йорты каршында «Бип» пантомима студиясе җитәкчесе.
- 1997-1998 Казандагы 2- санлы татар гимназиясендә пантомима мөгаллиме.
- 1998-2001 цирк мәктәбендә укытучы.
- 2001-2008 ТР рәссамнар берлеге сәнгать фондында эшли.
- 2008-2022 Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең идарә рәисе.
2022 елның 15 февралендә 71 яшендә Казанда вафат [2]. Курган зиратына җирләнгән [3].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстанда һәм Россиядә портрет жанрында эшләүче әйдәүче рәссамнарның берсе. Татарстан сәнгать әһелләренең күпсанлы портретларын төрле техникада иҗат итә.
1970 елдан башлап зона, республика, бөтенсоюз, бөтенрусия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашып килә. Снина (Словакия) шәһәрендә узучы халыкара күргәзмәдә, Анталия (Төркия) шәһәрендә узучы ТЮРКСОЙ халыкара пленэрында катнаша.
Хезмәтләре саклана
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТР дәүләт сынлы сәнгать музее (Казан)
- В.И. Суриков исемендәге Сынлы сәнгать музее (Красноярск)
- С. Сәйдәшев музее (Казан)
- Шәһәр картина галереясе (Әлмәт)
- Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Казан)
- Россия һәм чит илләрдә шәхси тупланмалар[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002).
- ТР мәдәният министрлыгының Б. Урманче исемендәге премиясе (2003).
- Тукай премиясе (2005) ― Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре портретларын иҗат иткән өчен.
- Россия Федерациясенең атказанган рәссамы
- Татарстан Республикасының Халык рәссамы[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Күренекле рәссам Зөфәр Гыймаев «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озатыла. Татар-информ, 16.02.2022
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Рәссам Зөфәр Гыймаев белән хушлашу: «Бирешмим әле, тырышам, дигән иде». Интертат, 16.02.2022
- ↑ Г. Тукайга багышланган Интернет-порталда
- ↑ Татарстан җитәкчелеге Зөфәр Гыймаев вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Татар-информ, 16.02.2022
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 9 гыйнвар көнне туганнар
- 1951 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Үзбәкстанда туганнар
- 15 февраль көнне вафатлар
- 2022 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Рәссамнар
- Татарстан рәссамнары
- Татарстанның халык рәссамнары
- РФ атказанган рәссамнары
- Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар
- Казан уку йортларын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Бакый Урманче премиясе лауреатлары
- Иҗади берлекләр рәисләре
- Казан сынлы сәнгать училищесы укытучылары