Фәрит Фәтхуллин урамы (Казан)
Внешний вид
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Район | Идел буе районы |
Кисеп үтә |
Сара Садыйкова урамы, Җитештерү урамы, Яшьләр урамы һәм Шәриф Камал урамы |
Фәрит Фәтхуллин урамы (рус. улица Фарита Фатхуллина) — Казанның Идел буе районында, шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан урам. Ш. Камал урамы белән киселештән башланып, ��. Тукай урамы белән киселештә тәмамлана. Яшьләр, Җитештерү, С. Садыйкова урамнары белән кисешә. Казанда туган Советлар Берлеге Каһарманы хәрби очучы Фәрит Фәтхуллин (1914-1942) исемен йөртә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элекке исемнәре — Сабын кайнату урамы (? — 1920-еллар), Әҗем урамы (1914?),[1] Сабынчы (вариант: Сабанчы, 1920-еллар — 1965). Казанда туып-үскән, укыган, «Заря» фабрикасында кондитер ярдәмчесе булып эшләгән Советлар Берлеге Каһарманы Фәрит Фәтхуллин (1914-1942) истәлегенә урам исеме үзгәртелгән.
Игътибарга лаек обьектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әҗем мәчете
- Ф. Фәтхуллинга багышланган стела
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гараева Ильсия. В каком состоянии казанские улицы, названные в честь героев войны? «Казанские ведомости», 23.04.2015(үле сылтама)
- Фәрит Фәтхуллин урамы Казан картасында
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-11-11, retrieved 2019-02-26