Мөхәммәт Сабиров
Мөхәммәт Сабиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Мөхәммәт Галләм улы Сабиров |
Туган | 29 март 1932 Яңа Кормаш авылы, Кушнаренко районы, Башкортстан |
Үлгән | 9 март 2015 (82 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Чехов урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе СССР, Россия |
Әлма-матер | Уфа дәүләт нефть-техника университеты һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Фәһимә |
Балалар | кызы белән ике улы |
Бүләк һәм премияләре |
Мөхәммәт Галләм улы Сабиров (рус. Мухаммат Галлямович Сабиров) — Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры, 1990-1995 елларда республика хөкүмәте җитәкчесе.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1932 елның 29 мартында Кушнаренко районының Яңа Кормаш авылында дөньяга килә. Район үзәгендә татар башлангыч һәм рус урта мәктәбендә укый.
Уфа нефть институтын тау инженеры бе��гечлеге буенча (1955), ССРБ Министрлар Шурасы каршындагы Халык хуҗалыгы Академиясен тәмамлый (1983).
- Юллама буенча “Әлмәт нефть боралау” трестының 2нче кантур боралаучы ярдәмчесе, инженер, өлкән инженер, җитештерү-техник бүлек җитәкчесенең урынбасары булып эшли (1955-1964).
- “Әлмәт нефть боралау” трестының фирка комитеты секретаре (1964).
- Әлмәт КПСС шәһәр комитеты икенче секретаре (1965-1968).
- "Востокмонтажгаз" (Әлмәт) трестының җитәкчесе (1968-1981).
- "Татнефтестрой" җитештерү берләшмәсенең башлыгы (1981-1984).
- ТАССР Министрлар Советының Рәисе урынбасары (1984-1989), Рәисе (1990).
- Татарстан Республикасы Премьер-министры (1991-1995).[2]
1990 елдан башлап Татарстан суверенлыгы өчен актив көрәшә. Суверенлык нигезендә икътисади бәйсезлек ятарга тиеш дип исәпли.
Россия Федерациясе Югары Шурасы депутаты (1991-1993).
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы президиумы әгъзасы (1995-1999).
1998 елның 23 сентябрендә Татарстан Республика фиркасенең рәисе итеп сайлана.
2015 елның 9 мартында вафат була.
Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән ике тапкыр, Хөрмәт Билгесе ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Нефть-газ министрлыгы отличнигы (1978), Татарстан республикасының атказанган төзүчесе (1982).
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2022 елның 27 маенда Казанның Чехов урамы 53нче санлы йорт фасадында истәлек тактасы ачыла (авторы – скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин). Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин, туганнары катнашкан [3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Казанский Кремль: время и люди, archived from the original on 2012-01-22, retrieved 2011-06-12
- ↑ Казанда Татарстанның беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабировка истәлек тактасы ачтылар. Татар-информ, 27.05.2022
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]"Безнең Гәҗит", 21.10.2009. Мөхәммәт Сабиров нигә борчыла?
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999)
- 29 март көнне туганнар
- 1932 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кушнаренко районында туганнар
- 9 март көнне вафатлар
- 2015 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Татарстан сәясәтчеләре
- Татарстан хөкүмәте рәисләре
- Татар сәясәтчеләре
- Геологлар
- Уфа нефть институтын тәмамлаучылар