Кукмара аграр көллияте
Кукмара аграр көллияте | |
---|---|
Нигезләү елы | 1962 |
Урын | Кукмара районы |
Адрес | 422122 ТР Кукмара районы, Янил, Профтехквартал ур., 96нчы йорт. |
Сайт | http://kukmor-agrokolledg.ru/ |
Кукмара аграр көллияте, «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Кукморский аграрный колледж) — Татарстанның Кукмара районы Янил авылында (әүвәлге исемнәре — Новое Село Головино, Яңа Авыл) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә[2].
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].
Директор (1998 елдан) — Азат Хәлил улы Гатин.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1936 елда Янил авылында 37 күмәк хуҗалыкка хезмәт күрсәтүче машина-трактор станциясе (МТС) оештырыла.
1959 елда Янил МТСы каршында тракторчы-машинист һөнәренә өйрәтүче берьеллык 21нче авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы (УМСХ-21) ачыла.
1962-1963 елларда УМСХ-10.
1963 елдан 10нчы урта һөнәри-техник укуханә (СПТУ-10).
1978 елдан укуханә өчьеллык уку срогына күчә: урта белемле тракторчы-машинистлар әзерли башлый. Укуханә территориясендә яңа укыту корпусы, студенлар өчен тулай торак төзелә.
2009 елга кадәр 78нче һөнәри лицей (ПЛ-78), 2009 елдан Кукмара аграр көллияте.
2011 елда Кукмара аграр көллияте составына 39 нчы номерлы һөнәри училище кушыла.
2018 елда көллияткә Ресурс үзәге статусы бирелә [4].
Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1962-1963 Камал Солтан улы Дәүләтшин, 1963-1966 Нур Зиннур улы Мингалимов, 1966-1967 Кәрим Нәби улы Нәбиев, 1967-1968 Мәсләви Гали улы Галиев, 1968-1987 Нургали Булат улы Хисмәтов, 1987-1998 Илнур Гыйният улы Хәкимов, ТР атказанган укытучысы; 1998 елдан Азат Хәлил улы Гатин.
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2017-2018 уку елына Кукмара аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[5] буенча 150 студент кабул ителә.
- Төзелештә шомарту эшләре остасы
- Аш-су остасы, кондитер
- Тегүче
- Газ белән тәэмин итү корылмаларын һәм системаларын монтажлау һәм файдалану
- Автомобиль транспортын техник файдалану һәм ремонтлау
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру[6]
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уку йортының рәсми сайты
- Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2020 елның 27 сентябрь көнендә архивланган.
- Наши выпускники у работодателей на вес золота. «Известия Татарстана», 28.08.2015 2021 елның 24 октябрь көнендә архивланган.
- «50 лет – не преде»л,– считатют в Кукморском аграрном колледже. «Элита» (журнал), 31.10.2012(үле сылтама)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Уку йортының ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы 6034/15 18.05.2015 белән расланган уставы буенча рәсми исеме (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-04-21, retrieved 2017-05-22
- ↑ Казан аграр университеты сайты, archived from the original on 2017-06-08, retrieved 2017-05-22
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-22
- ↑ Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе «Кукмара аграр көллияте». Төп мәгълүматлар, archived from the original on 2021-08-04, retrieved 2021-08-04
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
- ↑ 16.09.2015 бирелгән 7199нчы санлы лицензия буенча (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-04-21, retrieved 2017-05-22