Эчтәлеккә күчү

Алабуга медицина укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алабуга медицина укуханәсе latin yazuında])
Алабуга медицина укуханәсе
Нигезләнү датасы 1936
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Алабуга районы һәм Алабуга
Урам Казан урамы
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
Адрес 423600, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Алабуга шәһәре, Казан урамы, 21 йорт
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/elabuga/page822468.htm
Карта

Алабуга медицина училищесы
Элеккеге исемнәр Алабуга фельдшер-акушерлар мәктәбе (1940-1955)
Алабуга медицина училищесы (техникум) (2007 елга кадәр)
Нигезләү елы 1936
Урын Россия байрагы Татарстан байрагы Алабуга
Адрес 423600, Татарстан, Алабуга шәһәре, Казан урамы, 21.
Сайт http://елабуга-мед.рф/
Укуханә бинасы

Алабуга медицина училищесы, рус. Елабужский медицинское училищеТатарстанның Алабуга шәһәрендә урнашкан, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы урта һөнәри белем бирүче, дәүләт мөхтәриятле һөнәри белем бирү оешмасы. Уку йорты урта һөнәри белемле медицина персоналы (фельдшерлар, шәфкать туташлары) әзерли.
Татарстанның иң борынгы уку йортларыннан берсе: 2017 елда укуханә ачылуга 80 ел тула.
Директор (2007 елдан) — Рамил Әхмәтшин.

  • 1934 елда ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссариаты Алабугада 2 еллык шәфкать туташлары хәзерләү курслары (мөдире — А.С. Калистов) ача.
  • 1936 елның 17 июлендә ике еллык шәфкать туташлары мәктәбе (директор — И.В. Герасимов) оештырыла.
  • 1937 елның 14 октябренда шәфкать туташлары мәктәбе һәм ясле тәрбиячеләре курслары бер мәктәпкә (директор — В.Н. Боголюбова, 1938 елдан Г.И. Хватов) берләштерелә.
  • 1939 елда ике еллык шәфкать туташлары мәктәбенең исеме шәфкать туташлары һәм акушеркалар мәктәбе (директор — Н.В. Розов) итеп үзгәртелә.
  • 1940 елдан Алабуга фельдшер-акушерлар мәктәбе (1946-1955 елларда директор – М.Х. Сафиуллин).
  • Бөек Ватан сугышына мәктәптән 300 кеше алына.
  • 1955 елда фельдшер-акушерлар мәктәбе Алабуга медицина училищесы итеп үзгәртелә.
  • Шәфкать туташы эше

Көндезге уку, 3 ел 10 ай (11 класстан соң). Шәфкать туташы дипломы бирелә.

  • Дәвалау эше

Көндезге уку, 3 ел 10 ай (9 класстан соң), 1ел 10 ай (Медицина юнәлешле укуханә бетергәч). Фельдшер дипломы бирелә.

  • Лаборатория диагностикасы[1]

Медицина лабораториясе технигы диломы бирелә.

  • Урта медицина хезмәткәрләренең белемен күтәрү бүлеге бар. Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры, балалар шәфкать туташы, косметолог һ.б. белгечлекләр буенча махсуслашкан.

Практиканы талиплар Алабуга шәһәре медицина оешмаларында: Алабуга үзәк район хастаханәсе, «Татнефть» ААҖ МСЧ, Алабуга шәһәр поликлиникасында үтәләр. «Алабуга» махсус икътисади зонасы ачылу һәм шәһәрдә халык саны арту сәбәпле, уку йорты әзерләгән белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур.

  • 1936-1937 И.В. Герасимов
  • 1937-1938 В.Н. Боголюбова
  • 1938-1939 Г.И. Хватов
  • 1939-1946 Н.В. Розов
  • 1946-1955 М.Х. Сафиуллин
  • 1956-1977 М.В. Федотов, ТАССР атказанган табибы.
  • 1978-1990 Р.Х. Хәйруллин.
  • 1990-2006 Н.С. Әхмәдуллин, ТР атказанган табибы.
  • 2007 елдан Рамил Әмирхан улы Әхмәтшин.


Уку йортын тәмамлаучылар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йорты 16 мең урта һөнәри белемле белгеч әзерләгән. Алар арасында галимнәр, дәвалау оешмалары җитәкчеләре, табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, табибларны һәм шәфкать туташларын әзерләүче уку йортлары мөгаллимнәре[2]



  1. Рәсми сайтта бирелгән Укуханә лицензиясе буенча
  2. Продолжая и приумножая традиции. «Элита Татарстана», 11.03.2004(үле сылтама)
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0