Гомәр Таһир
Гомәр Дахер Үмәр Дахер Үмәр Таһиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Үмәр Зариф улы Таһиров Гомәр Зариф улы Таһиров |
Туган | 15 ноябрь 1910 РИ, Түбән Новгород губернасы, Сергач өязе, Куйсуы |
Үлгән | 10 июль 1999 (88 яшь) Финляндия, Һелсинки |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ Финляндия |
Әлма-матер | Хельсинки университеты[d] |
Һөнәре | юрист, мөгаллим |
Җефет | Халидә Гыймат Җәмәлетдин кызы |
Балалар | улы Окан, кызлары Рәхилә, Тинәт |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре докторы[d] |
Гомәр Зариф улы Дахер (Таһиров - Фин. Ymär Daher / Tahiroff, - мишәрчә: Үмәр; 1910 елның 15 ноябре – 1999 елның 10 июле[1]) — Финляндиядәге татар оешмасы рәисе, Һелсинки университеты тюркология доценты, фәлсәфә докторы, ТАССР атказанган фән эшлеклесе.[1][2]
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1910 елның 15 ноябренда Түбән Новгород губернасы Сергач өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы) Куйсуы авылында игенче гаиләсендә өлкән бала булып туган.
1922 елда, әнисе вафатыннан соң, Финляндиягә барып төпләнгән әтисе янына чыгып китә. Үмәр, фин мәктәбенә укырга кереп, сигезьеллык мәктәпне җиде елда тәмамлый. Һелсинки университетының юридик факультетын тәмамлый (1938). «Agricultura Anatolica I. Die volkstümlichen landwirtschaftlichen Geräte» темасына докторлык диссертациясен[3] яклый.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1938 елда Һелсинки шәһәр салым идарәсенә инспектор булып урнаша, бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешә. 1973 елда лаеклы ялга чыга. Төп хезмәтеннән башка, муниципаль органнарга төрле вазифаларга сайлана.
- 1963 елдан Һелсинки университетында алтай телләрен (нигездә, татар телен) укыткан[4].
- 1973 Үмәр Дахер Һелсинки университетының алтаистика һәм тюркология кафедрасы доценты итеп билгеләнә, төрек һәм татар теле курсларын алып бара.
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Финляндиядәге татар оешмасы (Finlandiya Turkleri Birligi), Финляндия «Ислам» җәмгыяте (Finlandiya Islam Cemaati) мөтәвәли хәятенең рәисе була.
- Беренче татар мәктәбен (Turk Halik Mektebi) оештыручыларның берсе һәм 1948-1959 елларда мәктәп җитәкчесе дә була.[5]
- 1967 елда Мартин Рясянен, Садри Хәмит белән бергәләп Габдулла Тукай исемендәге оешмага нигез сала, даими аның составында тора.
TATARICA
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1970 елның 15 ноябренда Һелсинки университеты тюркология доценты, фәлсәфә докторы һәм вице-судья Үмәр Даһерның 60 яшьлек юбилее уздырыла. Әлеге вакыйгага багышлап, галимнең дуслары төрле илләрнең күренекле галимнәре язган, нигездә, татар теле һәм татар халкы тарихына багышланган мәкаләләрен туплап, «TATARICA» китабы нәшер итәргә уйлыйлар.
1987 елда, 17 елдан соң гына, фин, инглиз, татар, рус телендә язылган китап дөнья күрә: Tatarica (Studia in Honorem Umar Daher), Vammala, Vammalan Kirjapaino Oy, 1987[6].
Гаилә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үмәр вас Халидә Гыймат Җәмәлетдин кызына өйләнде. Аларның өч баласы бар; Окан, Рәхилә, Тинәт.[2][7]
Үмәрның улы Окан - Финляндиядә күренекле татар. Ул татар-фин сүзлеген бастырып, Хельсинки университетында татар телен укыта. Ул Фин татар җыелышының озак вакыт председателе. 2010 елда ул Татарстанга сәяхәтендә Президент Таря Халоненны озатты.[2][8]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 “Törkiyä awazı” radiosı “Törek wä tatar dönyasında” tapşıruında (05.12.2010 @ 12:40-12:44), archived from the original on 2022-09-05, retrieved 2016-11-13
- ↑ 2,0 2,1 2,2 https://kansallisbiografia.fi/kansallisbiografia/henkilo/6432#!
- ↑ Диссертацияләрнең электрон китапханәсе
- ↑ Азатлык Радиосы сайтында
- ↑ «Татар дөньясы», № 7 (6330), 2011(үле сылтама)
- ↑ Проза.ру порталында
- ↑ Хельсинки Ислам зираты
- ↑ https://suomenkuvalehti.fi/ulkomaat/tatarstan-haluaa-uudistaa-koululaitoksensa-suomen-opein/
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Финляндиядәге татар оешмасына яңа рәис сайланды 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Finlandiya Tatarları 2018 елның 22 октябрь көнендә архивланган. (төр.)
- Бер җепкә бергә теркәлеп(үле сылтама) (рус.)
- Еракта -SUOMIда кунакта 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Нижегородские татары: биографический словарь. Том 1 / Гл. редактор Д.В. Мухетдинов; отв. редактор Р.Ф. Ибрагимов – Н. Новгород, Издательский дом “Медина”, 2008 г. 576 с.
- The Story of an Unusual Book
- Wikimedia Commons - Ymär Daher