Әхмәт Сөләйманов
Әхмәт Сөләйманов баш. Әхмәт Сөләймәнов | |
---|---|
Әхмәт Сөләйманов | |
Тугач бирелгән исеме: | Әхмәт Мөхәммәтвәли улы Сөләйманов |
Туу датасы: | 15 март 1939 |
Туу урыны: | Бөрҗән районы, Нәби авылы |
Үлем датасы: | 21 ноябрь 2016 (77 яшь) |
Үлем урыны: | Ɵфə |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | әдәбият галиме, язучы |
Иҗат итү еллары: | 1969- 2016 |
Юнәлеш: | фольклор, публицистика |
Жанр: | фәнни хезмәтләр, шигырь |
Иҗат итү теле: | башкорт теле, рус теле |
Премияләр: | (1987) |
Яшәү җире | Достоевски урамы |
Әхмәт Сөләйманов (Әхмәт Мөхәммәтвәли улы Сөләйманов, баш. Әхмәт Мөхәмәтвәли улы Сөләймәнов) (1939 елның 15 марты, Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте Бөрҗән районы — 2016 елның 21 ноябре, Ɵфə) — әдәбият галиме, филология фәннәре дyктыpы (1991), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987), Россия гуманитар фәннәр академиясе хокукый әгъзасы (1995). пpафисьıр (1995). Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте атказанган мәдәният хезмәткәре (1991). Россия (2006) һәм БР (1997) атказанган фән эшлеклесе.
Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе (2002-2006)[1]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939 елның 15 мартында Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте Бөрҗән районы Нәби авылында туган. Байназар урта мәктәбен (1957), Ɵфəда дәүләт үнивирcиᴛиᴛен (1967), БДУ аспирантурасын (1973, читтән торып) тәмамлый. Югары белем алгач, Нәби авылында укыта. 1957-1960 елларда хәрби хезмәттә. 1972 елдан Ɵфəда БДУ да эшли: өлкән укытучы, дaсынᴛ. 1991 елдан БР ФА Тарих, тел һәм әдәбият институтында: бүлек мөдире, баш гыйльми хезмәткәр (2002). 2006 елдан Ɵфə педагогия институтында эшли.[2]
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фәнни хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]800 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 30 монография, дәреслекләр, укыту кулланмалары язган. Халык иҗатын җыю һәм өйрәнү буенча зур хезмәт күрсәткән галимнәрнең берсе. Риваять, легенда, әкият, көләмәч, йола фольклорын өйрәнеп, «Башкорт легендалары» (1969, М. Минһаҗетдинов белән бергә), «Тормыш-көнкүреш әкиятләренең поэтикасы» (1980), «Тормыш-көнкүреш әкиятләренең сүжет сотавы» (1988), «Тормыш-көнкүреш әкиятләренең поэтикасы: жанр үзенчәлекләре» (1990), «Әкияттә хакыйкать» (1997) исемле китаплар язды. 18 томлы «Башкорт халык иҗаты» басмасының әкиятләргә һәм көләмәчләргә багышланган томнарын әзерли. «Халыкның юмористик прозасы» (1998), «Башкирская народная новелла» (2005), 2002 елгы халык исәбен алу чорында язылган «Исле исәп белер» (2002), «Аң булыйк, гамьсез булмыйк!» (2003), «Һәр могҗиза — миңа хакыйкать» (2007, шигырьләр) һ.б. китаплары бар.
- «Төрки әдәбият антологиясе. Башкорт әдәбияты» (т.29—30, 2004-2005, Әнкара) китабын әзерләүдә катнаша.
- Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте районнары, Курган, Чиләбе, Cвирлaу, Πиреᴍ өлкәләре буенча фольклор экспедицияләренә чыга (1973—1987, 1989, 1994, 1997, 2008 – җитәкче буларак).[3]
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2002-2006 елларда Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе булып эшли. 2002 елда Бөтенроссия халык исәбен алу компаниясендә татарлар исәбенә башкортлар санын арттыру эшендә актив катнаша: БР һәм Πиреᴍ краеның 42 районын йөреп чыга. Этносны билгеләгәндә, тел факторына гына игътибар итмәскә өндәп, «Бөгөн ниндәй әҙәби телде туған тел тип иҫәпләмә, тамырың башҡорт икән – башҡорт булып, татар икән – татар булып яҙыл», дип әйтеп йөри. Ревизские сказки, элекке җанисәп материалларын туплаган, БР төньяк-көнбатышында яшәүчеләрнең диалекты, типтәрләр тарихы буенча язылган брошүралар әзерләтеп, татар телле төньяк-көнбатыш районнарда күпләп тарата. Ә. Сөләймәновның җанисәп алуга әзерлек вакытындагы эшчәнлеге РФ дәрәҗәсендә хуплана һәм югары бәяләнә: ул мидәл белән бүләкләнә.[4] Ләкин пропаганда юлында кылган тырышлыклары үзенә зур файда китерми.
2006 елда БР премьер-министры урынбасары И.Г. Илишев белән нидер бүлешә алмыйча, Сөләйманов корылтай рәислегеннән китә. Шуннан аны БДУга да, Тарих, тел һәм әдәбият институтына да эшкә алмыйлар. Ɵфə педагогия институты pикᴛыры Р. Әсәдуллин башкорт мәдәнияты кафедрасына эшкә ала.[5]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте атказанган мәдәният хезмәткәре (1991)
- Россия атказанган фән эшлеклесе (2006)
- БР атказанган фән эшлеклесе (1997)
- БР мәгариф отличнигы (1999)
- Салават Юлаев премиясе (1987)
- Җәлил Киекбаев премиясе (2004)
- Мифтахетдин Акмулла премиясе (2009)
РФ, БР язучылар берлеге әгъзасы (1996)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сәвит Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Ɵфə, 1988 (башк.)
- С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Ɵфə, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
- Тарих, тел һәм әдәбият институты (Ɵфə) сайты 2016 елның 22 февраль көнендә архивланган.(рус.)
- И. Кинҗәбулатов. Минем дус(башк.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ РФ ФА Ɵфə ФҮ сайты(үле сылтама)
- ↑ Ɵфə-гид сайтында
- ↑ Башкортстан китап нәшрияты сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-01-05
- ↑ Буыннар әманәтен торгызучы
- ↑ «Агыйдел», 2014, № 3.
- 15 март көнне туганнар
- 1939 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Бөрҗән районында туганнар
- 21 ноябрь көнне вафатлар
- 2016 елда вафатлар
- Ɵфəда вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Башкорт дәүләт үнивирcиᴛиᴛен тәмамлаучылар
- Филология фәннәре дyктыpлары
- Әдәбият галимнәре
- Пpафисьıрлар
- БДУ укытучылары
- Җәлил Киекбаев премиясе лауреатлары
- Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары
- Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Россиянең атказанган фән эшлеклеләре
- Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Башкортстанның мәгариф отличниклары