Җәмит Рәхимов
Внешний вид
Җәмит Рәхимов | |
---|---|
Туган | 13 гыйнвар 1935 Иске Шөгер, Лениногорск районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 23 декабрь 1996[1] (61 яшь) Лениногорск, Татарстан, Россия |
Ватандашлыгы | Татарстан |
Һөнәре | литератор, язучы |
Җәмит Гата улы Рәхимев (1935-1996) - төбәк язучысы, чәчмә әсәрләр остасы, тарихчы. Татарстан нефтьчеләре, аларның фидакарь хезмәте турында дистәләрчә очерклар иҗат итеп, матбугатта нәшир итте.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1935 елның 13 гыйнварында Лениногорск районы Иске Шөгер авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, аны-моны уйламыйча гына, Җәмитебез нефть чыгару оешмаларына кереп эшли, Казан университетында филология белеме алганнан соң, Лениногорскидагы нефть техникумына кереп укый. Әдәбиятка Җәмит Рәхимев бик соң килә, утыз-кырык яшендә генә.
Хатыны - Галия.
Истәлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Лениногорск районы Керкәле мәктәбе Галия һәм Җәмит Рәхимевлар исемен йөртә.
Библиография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- "Якташларым". 1972
- "Батырлык чакрымнары". 1976
- "Өлешемә тигән көмешем". 1978
- "Тәвәккәл таш яра".
- "Девон хәбәрчесе".
- "Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе".
- "Сайланма әсәрләр". 2008
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җәмит Рәхимев. Сайланма әсәрләр. Казан. 2008.