Эспарцет
Эспарцет | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Onobrychis Mill., 1754[1] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Копеечниковые[d] һәм Papilionoideae[d][1] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Энциклопедия природы Армении[d], Настольный энциклопедический словарь[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 42(2)[d], Флора Европейской части СССР[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Армянская советская энциклопедия, том 5[d] һәм Малая советская энциклопедия, 1936—1947[d] |
Эспарцет, ат борчагы (лат. Onobrýchis) — кузаклылар семьялыгыннан күпьеллык, сирәгрәк берьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Синонимнар: Dendrobrychis (DC.) Galushko, Xanthobrychis Galushko
Башка телләрдә атамалар: ингл.ингл. Sainfoin, гөрҗ. ესპარცეტი, исп. Onobrychis, кат. Trepadella, кыт. 紅豆草 , литв. Esparcetas, алман. Esparsetten , нид. Esparcette, порт. Sanfeno, төр.Adi korunga, фр. Sainfoin, эсп. Onobriko
Таралуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]130 дан артык төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Африкада таралган.
Татарстанда бер төре – комлы эспарцет (О. arenaria), болынлы һәм ташлы далаларда үсә, күбрәк республиканың көньяк районнарында.
Ботаник тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үзәк тамырлы. Сабаклары тармакланган, туры. Яфраклары катлаулы, парсыз каурыйсыман. Чәчәкләре себеркәчле, ачык-алсу, куе башаксыман чукларга җыелган. Май-июльдә чәчәк ата. Җимеше – кузак, түгәрәк, чикләвексыман, бер орлыклы, тешле-чәнечкеле, җепселле челтәр белән. Бөҗәкләр, нигездә умарта кортлары ярдәмендә серкәләнә, баллы.
Корылыкка чыдам үсемлек, ачы һәм сазлыклы туфраклардан тыш, барлык туфракларда диярлек яхшы үсә.
Куллану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яшел масса, печән өчен үстерелә. Барлык авыл хуҗалыгы терлекләре яратып ашый.
Составында углеводлар (9,6%), аксым (4,4%), майлар (1,6%) бар. 100 кг яшел массасында 22 азык берәмлеге һәм 3,1 кг үзләштерелә торган протеин, печәнендә 54 азык берәмлеге һәм 10,1 кг үзләштерелә торган протеин бар.
Корткычлар: орлыкашарлар, эспарцет бөртекчәсе, эспарцет эвритомасы, эспарцет чәчәге черкие, эспарцет чәчәкашары, эспарцет трипсы.
Авырулары: ончыл чык, тутык, фузариоз.
ТРда чәчәргә рөхсәт ителгән сортлары: «Песчаный 1251», «Песчаный 22». 2009 да 18,2 мең га мәйданда үстерелә, яшел массасының уңышы – 1 га дан 250-270 ц, печән уңышы – 1 га дан 35-38 ц.[2]
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны ��згәртү]- Шмальгаузен И. Ф. Флора Средней и Южной России, Крыма и Северного Кавказа. Үсемлекләрне һәм югары споровых үсемлекләрне билгеләү өчен җитәкчелек. Киев, дип. т-ва печ. дела и торг. И. Н. Кушнерев и Ко в Москве, Киевск. отд-ние. Т. 1. Двудольные свободнолепестные. 1895. С. 259.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ат борчагы турында GRIN сайтында мәгълүмат
- Эспарцет // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Snak C., Vatanparast M., Nevado B. et al. A new subfamily classification of the Leguminosae based on a taxonomically comprehensive phylogeny – The Legume Phylogeny Working Group (LPWG) // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant Taxonomy — Utrecht: IAPT, Wiley, 2017. — ISSN 0040-0262; 1996-8175 — doi:10.12705/661.3
- ↑ Эспарцет :: Татарская энциклопедия TATARICA