Харрас Йосыпов
Харрас Йосыпов | |
---|---|
Туган | 1 март 1928 (96 яшь) Белорет районы |
Үлгән | Стәрлетамак, Стәрлетамак кантуны, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Харрас Йосыпов (1 март 1928 ел — 12 февраль 2006 ел) — башкорт тел белгече, педагог, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре кандидаты (1956). БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1988), СССРның мәгариф отличнигы (1980), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1964).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Йосыпов Харрас Галиәкбәр улы Башкорт АССРның Тамъян-Катай кантоны (хәзерге Белорет районы) Асы авылында туган.
К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый (1952), 1955 елдан шунда ук эшли.
1956-2003 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында хезмәт итә.
1957 елдан башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы деканы, 1967-1970 елларда башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.
Фәнни эшчәнлеге башкорт теленең диалектологиясе, лексикологиясе, фразеологиясе һәм морфологиясе мәсьәләләренә багышланган. Галимнәр Фәнүзә Нәдершина, Зиннур Уракчын белән автордашлыкта "Башкортча-русча фразеологик сүзлек"не (1973) төзүчеләрнең берсе. 130 дан артык фәнни хезмәт, шулай ук югары уку йортлары өчен башкорт теленнән дәреслекләр һәм уку-методик кулланмалар авторы.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкорт телендә охшату сүзләре. Уфа, 1971;
- Башкорт телендә эвфемизмнар;
- Башкорт мәкальләренең синтаксик төзелеше. Стәрлетамак, 1996;
- Ф. А. Нәдершина, З. Г. Уракчын, Х. Г. Йосыпов. Башкортча-русча фразеологик сүзлек. Уфа.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Йосыпов Харрас Галиәкбәр улы // Башкорт энциклопедиясе.— Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльлми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 26 февраль 2021)