Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге
Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге | |
рус. Координационный центр мусульман Северного Кавказа | |
офис: | |
---|---|
Оешма төре: |
үзәкләштерелгән дини оешма |
Җитәкчеләр | |
Рәис | |
Нигезләү | |
https://kcmsk.ru/ |
Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге (рус. Централизованная религиозная организация «Координационный центр мусульман Северного Кавказа», КЦМСК) ― 1998 елның 16 октябрендә «Кавказның төбәкара мөфтияте» буларак теркәлгән үзәкләштерелгән дини оешма. Штаб-фатиры Черкесск шәәрендә (яңа офисы Кисловодскида, вәкиллеге Мәскәүдә) урнашкан. 2012 елның 1 гыйнварына 1216 юридик затны яки Россиядә теркәлгән барлык Ислам оешмалары саныннан 28 % ын берләштерә һәм структур бүлекчәләре (мөфтиятләр) бар. 2003―2024 елларда координация үзәге рәисе – мөфти Исмаил Али улы Бердиев (1954 елгы), Карачай-Чиркәс Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе; 2024 елдан ― мөфти Салах Митаевич Межиев, Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге Ичкерия баш мөфтие (1995―1999) Әхмәт-хаҗи Әбделхәмид улы Кадыйров (1951―2004) инициативасы белән оештырылган, оешманың беренче рәисе ― Ингушетия мөфтие Мөхәммәд Албогачиев [1].
1998 елның 16 октябрендә Россия Федерациясе юстиция министрлыгында «төбәкара мөфтият» буларак теркәлгән.
2012 елның 1 гыйнварына 1216 юридик затны яки Россиядә теркәлгән барлык Ислам оешмалары саныннан 28 % ын берләштерә (чагыштыру өчен: Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (1126 юридик зат, Казан мөфтияте җәмгыятьләре белән бергә, яисә 26 %), Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (1040 юридик зат, яки 24 %), Россия мөфтиләр шурасы (697 юридик зат, яки 16 %) һәм 2011-2016 елларда гамәлдә булган [2] Россия Ислам ризалыгы ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) (125 юридик зат, яисә 3 %) берләштерә.
2003 елда Мәскәүдә узган Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге утырышында Исмаил Али улы Бердиев үзәкнең яңа рәисе итеп сайлана. 2022 елның 15 мартында Владикавказда узган үзәк шурасы утырышында Исмаил-хаҗи Бердиев яңа срокка Үзәк рәисе итеп, Үзәкнең башкарма комитеты рәисе итеп Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт-хаҗи Рәхимов сайланган [3].
Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге рәистәше (2012 елдан) ― Төньяк Осетия-Алания Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Хаджимурат Гацалов.
2024 елның 28 сентябрендә Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе итеп Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Салах хаҗи Межиев сайланган[4].
Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәгенең иң югары органы ― Үзәк составына керүче төбәк мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләреннән (мөфтиләрдән) торучы Шура (Совет).
Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәгенең иң югары гамәлгә куелган бүләге ― «Өммәт алдындагы казанышлары өчен» (рус. За заслуги перед Уммой) ордены.
Составы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2020 елга Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составына түбәндәге оешмалар керә:
- Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының Диния нәзарәте (мөфти Әскарби Карданов) [5]
- Ингушетия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
- Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (мөфти Хәзрәтали Дзасежев) [6]
- Калмыкия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
- Карачай-Чиркәс Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (120 мәчетне берләштерә)
- Төньяк Осетия-Алания Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (мөфти Хаджимурат Гацалов)
- Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте
- Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (300 дән артык мәчетне берләштерә)
- Дагстан Республикасы мөфтияте (2016 елның 18 мартына кадәр Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге составында булган, 2 меңнән артык мәчетне берләштерә)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ислам на Кавказе заговорил по-чеченски. Люди из Грозного заняли место дагестанцев в северокавказском объединении муфтиятов. 2017 елның 26 декабрь көнендә архивланган. obzor-smi.ru, 21.05.2017(рус.)
- ↑ Централизованная Религиозная Организация "Российская Ассоциация Исламского Согласия (Всероссийский Муфтият)
- ↑ Избрание председателя КЦМСК. Координационный центр мусульман Северного Кавказа(рус.)
- ↑ Муфтий Чечни возглавил Координационный центр мусульман Северного Кавказа (2024-09-28).
- ↑ Централизованная религиозная организация Духовное управление мусульман Республики Адыгея и Краснодарского края (ДУМ)
- ↑ Структура ДУМ КБР. Муфтий Хазраталий Дзасежев
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Официальный сайт(рус.)