Том диалекты
Том диалекты | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Барлыкка килү урыны | Себер, Кемерово өлкәсе, Новосибирск өлкәсе һәм Тум өлкәсе |
Тел диалекты | cебер татар теле[1] |
Язу | татар әлифбасы |
Нинди веб-биттә тасвирланган | turkic.elegantlexicon.com/lx.php?lx=tom-tat(ингл.) |
Том диалекты — себер-татар яки татар теле диалектларының берсе[2][3][4][5], яүштә, чат һәм калмак татарлары сөйләшә. Том диалекты Идел буе татар һәм көнчыгыш-төрки элементларын берләштерә.[6]
Сөйләшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тумашева классификациясе буенча том диалекты ике сөйләшкә бүленә[7] :
- яүштә-чат сөйләше — Том өлкәсенең Томск районында яшәүче яүштә татарлары һәм чатлар теле,
- Новосибирск өлкәсенең Колыван районы яшәүче чатларның ор ассөйләше,
- Калмак сөйләше — Кемеров өлкәсенең Юрга районында яшәүче калмаклар теле.
Аның фикеренчә, грамматик төзелеш өлкәсендә том диалекты алтай һәм аңа туган телләргә бик якын[8].
Аеруча калмак сөйләше билгеле бер дәрәҗәдә алтай (телеут) теленә тартыла. Яүштә-чат сөйләме тубыл-иртеш һәм бараба диалектларына якын.
Калмак сөйләше телеутлар теле белән охшашлыкларга ия, бу аларның ислам динен кабул иткән телеутларның токымнары булуы белән аңлатыла. Тумаел сөйләме яүштә-чат сөйләшенә якын, ә Искедим сөйләше телеут сөйләменә якынрак. Ә Кышлау авылында тел мишәр сөйләшләре белән кушылган һәм әдәби татар теленә якынрак. Әмма хәзер яшь калмаклар калмакча белми диярлек, ә татар телен укыту 1990 нчы еллардан башлап факультатив рәвештә генә алып барыла.
Яүштә-чат сөйләшенең бараба, тубыл-иртыш һәм татар теленең урта диалектлары белән охшашлыклары бар. Бараба һәм тубыл-иртыш диалектларының якынлыгы озак вакыт дәвамында бер географик территориядә яшәү һәм бу халыкларның Бараба даласында тарихи күршелеге белән бәйле, ә татар теленең урта диалектына якынлыгы татар әдәби теленең йогынтысы (беренче чиратта мәктәп белеме һәм ММЧ аша), шулай ук том татар авылларына Идел буе татарлары күченүе белән бәйле.
Чатлар, яшәүләренә карап, том һәм об чатларына бүленәләр. Аларның сөйләше Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Йорт-Оры авылында аеруча яхшы сакланган. Кайвакыт аны шул ук сөйләшнең ор урынчалыгы дип тә аерым бүләләр. Шул ук районның Йорт-Акбалык авылында, башка чат авылларындагы кебек үк чат татарлары белән бергә казан татарлары яши. Шуңа күрә сөйләме катнаш. Ә күрше Казан, Новотроицкий авылларында казан татарлары гына яши.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Glottolog / мөхәррир H. Hammarström, R. Forkel, М. Хаспельмат — Институт эволюционной антропологии общества Макса Планка.
- ↑ Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар: опыт сравнительного исследования. — Казань, 1977.
- ↑ Рамазанова Д. Б. Сибирско-татарские диалекты и говоры татарского языка. — С. 89-90.
- ↑ Ниязова Г. Н. Генетические пласты лексики материальной культуры тоболо-иртышского диалекта сибирских татар.
- ↑ Насибуллина А. Х. Древнетюркский пласт лексики тоболо-иртышского диалекта татарского языка// Сулеймановские чтения — 2006 : материалы IX Всероссийской научно-практической конференции (г. Тюмень, 18-19 мая 2006 г.). — Тюмень : Экспресс, 2006. — С. 75-76.
- ↑ Онлайн — энциклопедия Tatarica.
- ↑ Тумашева Д. Г. Язык сибирских татар. Казань, 1968. С. 126.
- ↑ Рамазанова Д. Б. К вопросу о системе диалектов и говоров татарского языка.. әлеге чыганактан 2019-07-23 архивланды. 2024-01-09 тикшерелгән.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ахатов Г. Х. Көнбатыш Себер татарлары диалекты.- Уфа, 1963.
- Ахатов Г. Х. Татар диалектологиясе.- Казан, 1984.
- Богородицкий В. А. О долгом и недолгом «у» в западно-сибирских тюркских диалектах и сродных явлениях в других тюркских языках // Этюды но татарскому и тюркскому языкознанию. Казань, 1933.
- Радлов В. В. Образцы народной литературы тюркских племён. СПб., 1872. IV.
- Дульзон А. П. Языки и топонимия Сибири: сб. ст. Томск, 1996. 186 с.
- Дульзон А. П. Чулымские татары и их язык. Томск, 1952. С. 56.
- Тумашева Д. Г. Происхождение аборигенов Сибири и их языков. Томск, 1969.