Таң Еникеев
Таң Еникеев | |
---|---|
Туган телдә исем | Таң Гомәр улы Еникеев |
Туган | 1 октябрь 1948 (76 яшь) Уфа, БАССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d] |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре |
Таң Еникеев ― театр рәссамы, 2000 елдан М. Горький исемендәге Ырынбур өлкә драма театрының баш рәсамы. Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең дәүләт, Башкортстанның Г.Сәлам исемендәге комсомол һәм Татарстанның Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы. Россия Федерациясенең халык рәссамы (2021)[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1948 елда Уфа шәһәрендә туган. 1969-1975 елларда В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтының театраль декорация бүлегендә, академиклар В.Рындин, М.Курилко, профессор М.Пожарский кебек осталарда белем ала. 1978-1979 елларда Мәскәүнең Е.Вахтангов исемендәге театрында стажировка уза.
1973 – 2000 елларда М. Гафури исемендәге Башкорт академия театрында башта куючы рәссам, соңрак баш рәссам булып эшли. Бүгенге көндә М.Горький исемендәге Ырынбур дәүләт академия театрының баш рәссамы. Русиянең бик күп театрлары белән хезмәттәшлек итә (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Әлмәт Татар дәүләт драма театры, И.С.Тургенев исемендәге Орел дәүләт академия театры һ.б.).
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сәхнә журналы сайты. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Тану Еникееву присвоено почетное звание «Народный художник РФ». 2021 елның 1 декабрь көнендә архивланган. bashdram.ru(рус.)
- 1 октябрь көнне туганнар
- 1948 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Уфада туганнар
- ССРБ рәссамнары
- Русия рәссамнары
- Татар рәссамнары
- Башкортстан рәссамнары
- Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Русиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Г. Сәләм премиясе лауреатлары
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары
- Суриков исемендәге рәсем институтын тәмамлаучылар
- Шәхесләр:Гафури театры
- РФ дәүләт премиясе лауреатлары
- Россия Федерациясенең халык рәссамнары