Сергей Мавроди
Сергей Мавроди | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Сергей Пантелеевич Мавроди |
Туган | 11 август 1955 Мәскәү, СССР |
Үлгән | 26 март 2018 (62 яшь) Мәскәү, Россия |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Күмү урыны | Троекуров зираты[d] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт электроника һәм математика институты[d] |
Һөнәре | мәккяр |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Вячеслав Пантелеевич Мавроди[d] |
Сергей Пантелеевич Мавроди (1955 елның 11 августы, Мәскәү — 2018 елның 26 марты, Мәскәү) — Россия эшмәкәре[1], финанс пирамидаларына нигез салучы, сәясәт эшлеклесе. Зыян (3 млрд сум) һәм зыян күрүчеләр (10—15 млн кеше) саны буенча Россиянең классик һәм иң зур финанс пирамидасы саналган «МММ» АҖне оештыручы буларак билгеле[2]. 2003 елда зур күләмдә караклык өчен хөкем ителә[3][4]. Судта 10 454 кеше зыян күргән дип табылган.
1994—1995 елларда Дәүләт Думасы депутаты була, «Халык капиталы партиясе»н һәм Украинада «МММ» (укр. Ми Маємо Мету) партиясен оештыра. 1996 елда Россия Президентына үз кандидатурасын тәкъдим итә.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тикшеренүләре буенча, россиялеләрнең якынча дүрттән өч өлеше аны «аферист, жулик һәм шарлатан» дип санаган.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сергей Мавроди 1955 елның 11 августында Мәскәүдә туган. Әнисе линиясе буенча — рус, әтисе линиясе буенча яртылаш украиналы, яртылаш юнан[5]. Әтисе — Пантелей Андреевич Мавроди — монтажчы (1980 елда үпкәдәге яман шештән үлә), әнисе — Валентина Фёдоровна Мавроди — экономист (1986 елда бавыр яман шешеннән үлгән)[6]. Эне — Вячеслав (1962).
Балачакта Сергейга йөрәкнең тумыштан килгән кимчелеген диагнозлыйлар[7].
Мавродиның сүзләренә караганда, балачакта ул феноменаль хәтергә ия булган[8].
Мәскәү шәһәренең 35 нче урта мәктәпнең, башка чыганаклар буенча 45 нче урта мәктәпнең[9], ун сыйныфын тәмамлый. В. А. Серов исемендәге 1 нче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлый[10].
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1972 елда Мәскәү физика-техник институтына укырга кермәкче була, әмма керү имтиханнарын тапшырмый һәм Мәскәү электрон машина төзелеше институтына «Гамәли математика» факультетына укырга керә[11]. Шахмат һәм покер белән мавыккан. Институтта Сергей беренче тапкыр аудио һәм видеоматериаллар күчермәләрен әзерли һәм сата башлаган. Мәскәү электрон машина төзелеше институтын тәмамлаганнан соң, ике ел ябык ФТИда эшли[12].
1983 елда беренче тапкыр «шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен» ОБХСС хезмәткәрләре тарафыннан 10 тәүлеккә тоткарлана.
«МММ»
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1989 елда «МММ» кооперативына нигез сала, ул чит ил оргтехникасы белән сәүдә итә — ССРБга компьютерлар һәм комплектлау әйберләре алып кергән, финанс эшчәнлеге белән шөгыльләнәгән. Вакытлар узу белән төрле юнәлешләр өчен берничә дистә коммерция структурасы булдырылган. 1992 елда, соңыннан Россия тарихында иң зур финанс пирамидасына әверелгән «МММ» акционерлык җәмгыяте теркәлә (төрле бәяләүләр буенча, 10—15 миллион кеше зыян күргән.).
1994 елның 1 февралендә МММ АҖ акцияләре ирекле сатуга чыга.
4 августта Мавроди, ул җитәкләгән «Инвест-Консалтинг» фирмасының керемнәрен яшерүдә гаепләнеп кулга алына[13].
Төрмәдә булганда, Мавроди РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп теркәү өчен имзалар җыюны оештырган һәм ике айдан соң Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан теркәгән.
1994 елның 30 октябрендә Мавроди Россия парламенты депутаты итеп сайлана һәм сак астыннан азат ителә[14].
1997 елның 2 сентябрендә «МММ» банкрот дип таныла[15].
2011 елда Сергей Мавроди Россия һәм БДБ илләрендә яшәүчеләр өчен МММ-2011 яңа финанс пирамидасын оештырган. Бер елдан соң МММ-2012 гә үзгәртелгән[16]. Нәтиҗәдә, пирамида мәхрүмгә дучар булган[17][18].
2014 елда ул Африка илләренә юнәлдерелгән «MMM-Global» проектына нигез салган[19]. Бер үк вакытта пирамида төзелеше Азиядә — Индонезия, Малайзия, Бангладеш, Филипин, Япония, Таиланд, Һиндстан һәм Кытайда да башланган. Аннары МММ АКШта, Израильдә, Италиядә һәм Франциядә барлыкка килә. Дөньяның 107 илендә «Мавроди вкладчыларны шаккатырган»[20].
2017 елның декабрендә Сергей Мавроди Mavro үз криптовалютасын яңадан эшләтеп җибәрү турында игълан иткән.
Сәяси эшчәнлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1994 елның 4 августында Сергей Мавроди үзе җитәкләгән «Инвест-Консалтинг» АОЗТ фирмасыннан керемнәрен яшерүдә гаепләнеп кулга алына. Төрмәдә булганда, депутатлыкка кандидат итеп теркәлгән. Сентябрь аенда Мәскәүнең Мытищи районында өстәмә сайлауларда Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат буларак тәкъдим ителә, шуннан соң иреккә чыгарыла.
1994 елның 30 октябрендә Мавроди Россия парламенты депутаты итеп сайлана, шуннан соң депутат хезмәт хакыннан һәм барлык депутатлык өстенлекләреннән: ташламалар, дачалар, хезмәт машинасыннан баш тарту турында рәсми гариза яза. Ул депутатлыкка депутат кагылгысызлыгы өчен генә баруын яшермәгән[21]. Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланганнан соң Мавроди аның бер утырышында гына катнашкан[22].
Бер елдан соң, 1995 елның 6 октябрендә, Дәүләт Думасы депутатлары аның депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаталар. Киләсе елда яңадан Думага «Халык капиталы партиясе»ннән сайлауларда катнашса да, бу сайлауларда оттырган.
2012 елның 3 августында Сергей Мавроди Украинада «МММ» (укр. Ми Маємо Мету) сәяси партиясен төзү турында игълан итә. Партия Денис Пушилинны Киев өлкәсенең 94 нче сайлау округы буенча Югары Радага депутатлыкка кандидат итеп чыгара[23].
2012 елның 16 октябрендә Мавроди «МММ» әгъзаларын оппозициянең Координация Советына сайлауларда сайлаучылар сыйфатында массакүләм теркәү һәм «бөтен советны алу» планнары турында белдерә[24].
2018 елда Сергей Мавроди Россиядә президент сайлауларында катнашу турында белдергән[25].
Кулга алу һәм суд
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Депутат мандатын мәхрүм иткәннән соң, аңа карата тикшерү эшләре яңадан башлана. 1997 елның 17 декабрендә Сергей Мавродинны башта — гомумроссия, ә бер елдан соң — халыкара эзләнүгә игълан итәләр.
2003 елның 31 гыйнварында Мавроди Мәскәүдә, Фрунзенская яр буендагы фатирда, Россия Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү Баш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына. Кулга алу вакытында анарда гражданин Юрий Зайцев исеменә ялган паспорт табыла. Кулга алынганнан соң, аңа РФ Җинаять кодексының ике маддәсе: «Документларны ялганлауны оештыру» һәм «Оешмадан салымнар һәм (яки) җыемнар түләүдән качу» буенча гаепләү белдерелгән. Шулай итеп, аңа карата өч җинаять эше кузгатылган.
2003 елның 2 декабрендә Мәскәүнең Хамовник район суды Мавродины ялган паспортны чыгаруда гаепле дип тапкан һәм аны бер елга һәм бер айга ирегеннән мәхрүм иткән.
2004 елның 27 гыйнварында Тикшерү комитеты салым түләүдән качу факты буенча җинаять эшен туктаткан.
2007 елның 28 апрелендә Мәскәү шәһәренең Чертаново суды Сергей Мавродины гомуми режимлы колониядә җәза үтеп, дүрт елга һәм алты айга ирегеннән мәхрүм иткән. Әмма аңа билгеләнгән җәзаның бөтен вакытын диярлек ул «Матросская тишина» тикшерү изоляторында үткәргән. Суд өстәмә җәза чарасы сыйфатында Мавродидан дәүләт файдасына 10 мең сум күләмендә штраф түләттерүне билгеләгән. Әмма соңрак Мәскәү шәһәре суды бу штрафны гамәлдән чыгарган[26].
Гаилә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Энесе — Вячеслав Мавроди (1962 елның 22 марты), «МММ» вице-президенты һәм баш бухгалтеры.
Бертуганның улы — Филипп Газманов (Мавроди) (1997 елның 29 ноябре), Олег Газманов тарафыннан уллыкка алынган[27].
1993—2005 елларда өйләнгән булган, кызы Ирина[28]. Хатыны — Елена Александровна Павлюченко (1969 елның 7 июне).
Үлем
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2018 елның 26 мартында Сергей Мавродиның Мәскәүдә Поликарпов урамында автобус тукталышында хәле начарлана. Табиблар Мавродины Мәскәүнең 67 нче шәһәр хастаханәсенә илтә, анда ул йөрәк өянәгеннән үлә[29]. 31 мартта Троекуров зиратында «МММ»ның элекке вкладчылары хисабына җирләнә.
Мавроди халык аңында һәм мәдәниятендә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Психиатрлар мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә һәм өлкәдә генә дә 2000 ел уртасында ук хастаханәләрдә дүрт йөзгә якын «Сергей Мавроди» теркәлгән[30].
1994 елда каналларның берсендә Сергей Мавроди россиялеләрне Яңа ел белән котлаган[31].
2011 елның 7 апрелендә киң прокатка Мавродиның «Пирамида» повесте буенча төшерелгән шул исемдәге сәнгать фильмы чыга. Сергей Мавроди ролен Алексей Серебряков уйнаган[32].
2011 елда Postal 3 уенында барлыкка килә[33].
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру мәгълүматларына караганда, 2014 елда россиялеләрнең 74% ы Мавродины — аферист һәм жулик, ә 17% ы — финанс гение һәм нәтиҗәле эшмәкәр дип атаган[34].
Китаплар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2007 — «Вся правда о „МММ“ — история первой пирамиды». Тюремные дневники, ISBN 978-5-7905-5074-4
- 2008 — «Искушение», ISBN 978-5-353-03368-4
- 2011 — «Сын Люцифера», ISBN 978-5-9573-2281-8
- 2012 — «Искушение-2», ISBN 978-5-9573-2500-0
- 2013 — «ПираМММида», ISBN 978-5-9573-2597-0
- 2015 — «Lucifer’s Son» (Book One), ISBN 9781942981619
- 2016 — «Lucifer’s Son» (Part 2), ISBN 9781942981817
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ольга Тимирчинская (2019-07-23). Пирамида лжи: как разваливалась МММ. “Кооператив был зарегистрирован в Ленинском исполкоме Москвы и первоначально занимался вовсе не финансами, а торговлей импортной оргтехникой, ввозя в СССР компьютеры и комплектующие.”
- ↑ Горловская, Ирина Георгиевна. Финансовые пирамиды: понятие, признаки, проблемы : Научное издание // Вестник Омского университета. — Омск : Омский государственный университет им. Ф.М. Достоевского, 2011. — С. 166—171. — 250 с.
- ↑ В квартире Сергея Мавроди идет опись имущества. www.lenta.ru.
- ↑ Мавроди Сергей Пантелеевич. Комитет пострадавших дольщиков.
- ↑ Бизнес-секреты: Сергей Мавроди.
- ↑ Биография Мавроди Сергея Пантелеевича ~ Эталон стабильности МММ
- ↑ Ольга Воронина (2013-04-18). Тех, кто сегодня разворовывают Россию, надо отстреливать!. әлеге чыганактан 2013-04-18 архивланды.
- ↑ Интервью журналу «Esquire», archived from the original on 2012-04-01, retrieved 2022-05-19
- ↑ Ореол Мавроди Откровения Жены Российского Капиталиста
- ↑ Ответы на вопросы журналу FHM, блог С. П. Мавроди, 13.02.2010. 2011 елның 16 июнь көнендә архивланган.
- ↑ Интервью с Сергеем Мавроди.
- ↑ Интервью с Сергеем Мавроди.
- ↑ Моя правда. Сергей Мавроди. СТБ. әлеге чыганактан 2012-02-24 архивланды.
- ↑ В милиции отказались заниматься новым проектом Мавроди: сначала он должен кого-нибудь обмануть. NEWSru.com (2011-01-11).
- ↑ Справочная информация об акционерных обществах, действовавших в качестве инвестиционных фондов, специализированных инвестиционных фондов приватизации, аккумулировавших привати …. әлеге чыганактан 2012-05-12 архивланды.
- ↑ Мавроди официально объявил вкладчикам о закрытии МММ-2011 // Первый канал, 16 июня 2012
- ↑ С.Мавроди объявил о крахе пирамиды МММ-2011 // РБК, 16.06.2012
- ↑ МММ-2011 прекратила выплаты // Ведомости, 31.05.2012
- ↑ Африканские пирамиды Мавроди // Радио «Свобода», 22.11.2016
- ↑ Иван Трушкин. Три миллиона обманутых МММ нигерийцев жаждут расправы над Мавроди. НТВ.
- ↑ Ольга Воронина (2013-04-18). Тех, кто сегодня разворовывают Россию, надо отстреливать!. әлеге чыганактан 2013-04-18 архивланды.
- ↑ «Мавроди рассказал о причинах краха пирамиды Мэдоффа»
- ↑ Мавроди о��ъявил о создании в Украине партии МММ и планах ее участия в выборах в Раду. Корреспондент.net.
- ↑ «Сергей Мавроди: У нас нет никаких оппозиционеров!» — Infox.ru, 16.10.2012.
- ↑ Интервью Сергея Мавроди РИА-НОВОСТИ | Творчество Сергея Мавроди (рус.), Творчество Сергея Мавроди (2017-05-03).
- ↑ ntv.ru. Вкладчики МММ делят потерянные деньги.
- ↑ Наследие и наследство Сергея Мавроди: на что великий махинатор потратил миллионы//Комсомольская правда 31.03.2018
- ↑ Тело Мавроди отказались забирать из морга: семейные тайны создателя «МММ». Московский комсомолец.
- ↑ Умер создатель МММ Сергей Мавроди
- ↑ «Психические жертвы политических перемен»// Новая газета, 2000 2013 елның 25 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Андрей Сидорчик. Новогоднее обращение. Как поздравляли народ советские и российские лидеры. www.aif.ru.
- ↑ Съемки фильма "ПираМММида" по повести Сергея Мавроди начались в Москве. РИА Новости.
- ↑ Одним из персонажей Postal III будет Сергей Мавроди. GMBOX (2011-11-21). әлеге чыганактан 2018-06-27 архивланды. 2022-05-19 тикшерелгән.
- ↑ ВЦИОМ, Пресс-выпуск № 2667. «МММ»: 20 лет спустя
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сергей Мавроди иҗаты
- Мавроди, Сергей — Лентапедиядә мәкалә. 2012 ел.
- Андрей Ванденко Светотень Мавроди // "Новый Взгляд" : газета. — № 141. — С. 01.
- 11 август көнне туганнар
- 1955 елда туганнар
- Мәскәүдә туганнар
- 26 март көнне вафатлар
- 2018 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Миокард инфарктыннан үлүчеләр
- ССРБ математиклары
- Русия сценаристлары
- Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр
- Мәскәү дәүләт электроника һәм математика институтын тәмамлаучылар