Рәхимулла (мәчет, Пойковский)
Мәчет | |
Рәхимулла
Пóйковский мәчете | |
Ил | Россия |
Бистә | 628331, Төмән өлкәсе, ХМАО, Нефтеюганск районы, Пóйковский[d] штб, Коржавино мкр., 9а |
Координатлары | 61.000110, 71.934310 |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ХМАО МДН / мәхәллә |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам |
Бина төре | манарасы бина янәшәсендә |
Төп даталар: 2000 ― ачылу
2014 ― реконструкцияләү | |
Халәте | гамәлдә |
Сайт | Мечеть пгт. Пойковский Рәсми сайт |
«Рәхимулла» мәчете, Пóйковский мәчете (рус. Мечеть «Рахимулла» пгт. Пойковский Нефтеюганского района ХМАО) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Пойковский шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.
Пóйковскийда (1967 елга кадәр Мушкино бистәсе, 1968 елдан штб) 2024 елда 26 494 кеше яшәгән[1]. 2010 елда бистә урнашкан Нефтеюганск районында яшәгән халыкның (44 815 кеше) татарлар 10,2% ын (4 552 кеше), башкортлар 4% ын (1 800 кеше), азәрбайҗаннар 1% ын (581 кеше), таҗиклар 1,1% ын тәшкил иткән[2].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2000 елның 11 ноябрендә Пойковскийда «Рәхимулла» мәчете ачыла[3].
2014 елның 10 июлендә җирле мөселман дини оешмасы юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән, имам-хатыйб Абдукодирхон Абдукаюмович Почоев[4][5].
2014―2015 елларда мәчет бинасы реконструкцияләнгән. Реконструкция барышында намаз залларының мәйданы ике тапкыр арттырылган, бина янәшәсендәге территория төзекләндерелгән. Дини иҗтимагый оешма мәчет бинасын һәм ул урнашкан җир участогын үз милкенә алган[6].
Көндәлек биш вакыт, җомга һәм бәйрәм намазларыннан тыш, мәчеттә теләүчеләр өчен гарәп телен өйрәнү дәресләре үткәрелә, дини мәсьәләләр буенча коллектив һәм шәхси әңгәмәләр, Россиянең әйдәп баручы Ислам университетлары һәм дини үзәкләре укытучылары белән очрашулар уза[7].
Зур капиталь мәчет төзү планнары бар[8].
Җитәкчелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Население поселка городского типа Пойковский. bdex.ru
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-10-29
- ↑ Пойковский ХМАО России. gorodarus.ru(рус.)
- ↑ Почоев Абдукодирхон Абдукаюмович
- ↑ ММРО пгт.Пойковский
- ↑ Мечеть пгт. Пойковский. ok.ru(рус.)
- ↑ Мечеть «Рахимулла». Нефтеюганский район. nefteyuganskij-r86.gosweb.gosuslugi.ru(рус.)
- ↑ Мечеть Пойковский ХМАО. Plaso.pro(рус.)
- ↑ Нугман Почоев Вконтакте
- ↑ Светлый праздник благодарности. Газета «Югорское обозрение» Нефтеюганский район, 12.04.2024(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мечеть пгт. Пойковский. ok.ru(рус.)
- Ураза-байрам в мечети пгт. Пойковский, 2024. vk-видео