Роберт Заһретдинов
Роберт Заһретдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Риза (Роберт) Абдрахман улы Заһретдинов |
Туган | 16 декабрь 1932 СССР, РСФСР, БАССР, Мәчетле районы, Әҗекәй |
Үлгән | 1 март 2016 (83 яшь) РФ, БР, Уфа |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Уфа сәнгать училищесы |
Һөнәре | кубызчы, мөгаллим |
Балалар | кызы Айсылу |
Бүләк һәм премияләре |
Роберт Заһретдинов, Риза[1] (Роберт) Абдрахман улы Заһретдинов, рус. Загретдинов Роберт Абдрахманович (1932-2016) — кубызчы, мөгаллим, С. Юлаев премиясе лауреаты (1993), БАССР (1981) һәм РСФСР (1987) атказанган мәдәният хезмәткәре. БАССР (1974) һәм РСФСР (1978) халык мәгарифе отличнигы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1932 елның 16 декабренда БАССР Мәчетле районы (1930-1932 елларда Дуван-Мәчетле районы, 1963-1965 елларда Балакатай районы) Әҗекәй исемле татар авылында туган. Свердловскида чалгы ясый торган заводның һөнәри укуханәсендә укый. Себердә Яя бистәсендә хәрби хезмәтен үти.
Авыл клубында мөдир, соңрак Мәчетле районы мәдәният йортында эшли. Уфада 6 айлык баянчылар мәктәбен бетерә.
Уфа сәнгать укуханәсенең халык уен кораллары бүлеген (Н.Я. Инякин сыйныфы) (1962), «баян» сыйныфы буенча Свердловск дәүләт педагогия институтының (хәзер Урал дәүләт педагогика университеты, рус. УрГПУ[2]) музыка-педагогика факультетын тәмамлаган (1968).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1968-1992 Уфаның 2 нче санлы педагогия укуханәсендә (хәзер 2 нче санлы көллият) укыта.
- 1993-2002 Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1969 елдан башлап сәхнәдә. Иҗат гомере буена милли музыка әсәрләрен башкара: кубызда, курайда һ.б. уен коралларында уйный. Кубыз уен коралын камилләштерүче. Киң билгеле кубыз конструкциясен уйлап чыгаручы. Шулай ук кыңгыраулы кубыз, резонаторлы кубыз, электр көче ярдәмендә эшләүче электрон кубыз, тромбон-кубыз һ.б. музыка механизмнары авторы. Кубыз һәм думбыра үзенчәлекләрен берләштергән кумбра уен коралын уйлап табучы.
Репертуарында 200 музыка әсәре: башкорт һәм татар милли көйләре («Аргуҗа», «Буранбай», «Гайсә-ахун», «Ильяс», «Уел» һ.б.), рус, чит ил композиторларының кубыз өчен язган әсәрләре, автор импровизацияләре. Үзе язган 50 әсәре (җырлар, уен коралы өчен пьесалар) бар (кубыз өчен «Уралтау», «Иртә»; курай һәм кубыз өчен «Озын чәч», «Печаль Беслана»; баян өчен «Вальс-фантазия», «Концерт вальсы», «Марш» һ. б.) Морат Әхмәтовның «Варган-симфониясе»ндә (1996) кубыз партиясен беренче башкаручы.
1991 елда Якутскида узган халыкара халык уен коралларында уйнаучылар конгрессында «Виртуоз кубызчы» исеме бирелә.
1992 елдан Идел-Урал регионы буенча кубыз музыкасы буенча үзәк (рус. Центр варганной (хомусной) музыки) рәисе.
1998 елда Австриядә узган халыкара фестивальдә «Халыкара класслы кубыз белгече» исеме бирелә. Әлеге дәрәҗә һәртөрле музыка уку йортында мастер-класслар алып барырга рөхсәт итә. Р. Заһретдинов Австрия, Бельгия, Болгария, Голландия, Польша, Швейцариядә мастер-класслар үткәрә.
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе шәһәрләрендә һәм 11 чит илдә (Алмания, Италия, Монголия, Норвегия, Швейцария, Финляндия һ.б.) гастрольләрдә була.
Әбҗәлил, Кырмыскалы, Мәчетле районнарында кубызчылар ансамбльләре оештыра.
1993 елдан Мәчетле районында Р.А. Заһретдинов призына «Яшь кубызчы» бәйгесе уздырылып килә.
Шәкерте — Миңлегафур Зәйнетдинов.
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1997 Кубызда уйнау сәнгате (рус. Школа игры на кубызе) (Сорос премиясе)
- Башкорт өзләү мәктәбе (рус. Школа башкирского горлового пения)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Халык иҗаты фестивальләре (Мәскәү (1984, 1985), Якутск (1991), Кызыл (1992) лауреаты.
- 1991 елда «Виртуоз кубызчы» исеме бирелә.
- 1993 Салават Юлаев премиясе — кубызда (рус. варган) уйнауны пропагандалаган өчен[3].
- 1981 БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1987 РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1974 БАССР мәгариф отличнигы
- 1978 РСФСР мәгариф отличнигы
- 1997 елда «Халыкара класслы кубыз белгече» исеме бирелә.
- 2013 Салават Юлаев ордены (БР)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәшит Шәкүр. Кош тавышы, кояш нурлары. Китапта: Чыңрау торналар иле. Уфа, 1996.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
- В Уфе скончался всемирно известный музыкант Роберт Загретдинов
- Танылган кубызчы Роберт Заһретдинов вафат
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Паспорт алганда Риза исемен Робертка алыштыра
- ↑ УрГПУ сайты, archived from the original on 2015-11-24, retrieved 2016-03-03
- ↑ Поставновление президиума ВС РБ и Совмина РБ № 395 от 16.09.1993
- 16 декабрь көнне туганнар
- 1932 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мәчетле районында туганнар
- 1 март көнне вафатлар
- 2016 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Татар музыкантлары
- Кубызчылар
- Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар
- Урал дәүләт педагогия университетын тәмамлаучылар
- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәрләре
- РСФСР халык мәгарифе отличниклары
- Вуз укытучылары