Рамил Тураев
Рамил Тураев | |
---|---|
Туган телдә исем | Рамил Габделхак улы Тураев |
Туган | 26 март 1956 (68 яшь) ТАССР Әгерҗе районы Рыс авылы |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | табиб |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре кандидаты[d] |
Рамил Тураев (Рамил Габделхак улы Тураев) — югары квалификацияле категориягә ия табиб, медицина фәннәре кандидаты (1998), Татарстан Республикасының атказанган табибы (2000), Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры (2007-2008), республика кан күчерү станциясе баш табибы (2011 елдан). Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе (2024).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1956 елның 26 мартында Татарстан АССР Әгерҗе районы Рыс авылында туган. Ике югары белем алган: «стоматология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (1984), «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен (1997) тәмамлый. Медицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1998). 1976-1978 елларда хәрби хезмәт үтә.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1974-1976 Алабуга районы хастаханәсендә санитар-фельдшер.
- 1979-1983 Казанда ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшли.
- 1984-1986 Чуашстан сәламәтлек саклау министрлыгының республика стоматология дәваханәсендә табиб-стоматолог.
- 1986-1988 Казан дәүләт медицина институтында ортопедик стоматология буенча ординатура үтә.
- 1988-1992 Казанда 2- санлы РКБ да теш табибы булып эшли.
- 1992-1995 Казан шәhәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары.
- 1995-1999 Территориаль хастаханә кассасы (ТБК) генераль директоры.
- 1999-2005 Казан шәhәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының беренче урынбасары - ТБК генераль директоры.
- 2005-2006 «1- санлы ТР мәҗбүри медицина иминияте фонды» учреждениесенең Казан шәhәре буенча директоры.
- 2006-2007 Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» баш табибы.
- 2007-2008 Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры.
- 2008-2009 Амур дәүләт медицина академиясе доценты.
- 2010-2011 ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан күчерү станциясе баш табибы урынбасары.
- 2011 елдан ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан күчерү станциясе баш табибы[2]
Фәнни эшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Общественное здоровье и здравоохранение» журналында кан күчерү турында язылган мәкаләләре нәшер ителә[3].
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры булып эшләгәндә (2008), Камчаткага очкычта сәяхәт иткән өчен җинаять эше кузгатылып, 9 ай ябылуда була[4][5]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасының атказанган табибы (2000).
- «Сәламәтлек саклауны hәм җәмәгать туклануын оештыру» белгечлеге буенча югары квалификацияле категориягә ия.
- 2024 ― Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге ― «Россия Федерациясенең медицина, биологик һәм дару куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан комплекслы фәнни-техник карарлар эшләү һәм массакүләм җитештерүгә махсус медицина җиһазларын кертү» проекты өчен[6].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы 2016 елның 1 октябрь көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 26 март көнне туганнар
- 1956 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әгерҗе районында туганнар
- Теш табиплары
- Татарстанның атказанган табиблары
- Казан оешмалары җитәкчеләре
- Министрлар
- Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар
- Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар
- Медицина фәннәре кандидатлары
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары