Командор утраулары
Внешний вид
...хөрмәтенә аталган | FETCH_WIKIDATA |
---|---|
Халык саны | 671 (2021) |
Җәгърафия | |
АТБ | Камчатка крае |
Ил | Россия |
Мәйдан | 1,846 км² |
ДДӨБ | 755 метр |
Сулык | Тын океан |
Координатлар | 55°N 166.4°E |
Командор утраулары (рус. Командорские острова) — Тын океан белән Беринг диңгезе арасындагы утраулар. Русиянең Камчатка крае составында.
Гомуми мәйдан — 1848 км². Базальт вә андезитлардан төзелгән. Рельефы таулы. Биеклек 751 метргача. Җир тетрәүләр була. Океан климаты. Августның уртача температурасы 10°С, февральнеке —4°С. Уртача еллык явым 500 мм тәшкил итә. Океан болыннары һәм тау тундрасы белән капланган. Халык нигездә балык һәм диңгез хайваннарын аулау, җәнлек үрчетү белән шөгыльләнә.
1741 елда шул утрауларны ачкан һәм командор дәрәҗәсенә ия булган Витус Беринг хөрмәтенә аталган.