Кара күл (күл, Биектау районы)
Кара күл | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Биектау районы һәм Татарстан |
Кара күл Викиҗыентыкта |
Кара күл — Россиядәге күл. Татарстан Республикасы Биектау районында шул ук исемдәге Каракүл авылдан көньяктарак урнашкан.[1][2][3] Ашыт һәм Питиал елгалары субүләре янында урнашкан. 1978 елдан бирле табигать һәйкәле.[2]
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күлнең көнчыгыш яры калкулыклы һәм киң яфраклы урман белән капланган. Су күләме 400 мең м3. Күлнең озынлыгы 820 м, иң зур киңлеге 220 м, уртача тирәнлеге 4 м га якын, иң зур тирәнлеге 10 м.Су көзгесе мәйданы 10 га.
Күл катлаулы, озынча формада, барлыкка килүе карст күренеш катламы белән бәйле. Ике күл плёcы (акрылып торган өлеше) ермак белән тоташкан. Җир асты сулары белән тотырыклы тулылана.
Гидрология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Суның минераллеге 153 мг/л), катылыгы 7,8 мг-экв/л, суның тибы гидрокарбонат-хлорлы-кальцийлы. Үтә күренмәлелеге 200 см га кадәр. Тау токымнары известьташ-доломиттан тора. Бу тиз эри торган токым тирән ятмый. Әйтергә кирәк, Ашыт бассейны күлләренә карст килеп чыгышы хас. Аларның барысының да диярлек ярлары текә, тирән чокырлары бар һәм карст каналлары һәм атмосфера явым-төшемнәре буенча күтәрелүче артезиан сулары белән туклана (чокырның тирәнлеге - Урман һәм Карасу күлләре - 15-20 м).[4]
1978 елдан Татарстан Республикасының табигать һәйкәле (1978).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ПРИРОДА И ПРИРОДНЫЕ РЕСУРСЫ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН. ИЛЛЮСТРИРОВАННАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ, archived from the original on 2022-03-02, retrieved 2021-03-08
- ↑ 2,0 2,1 Tatarica
- ↑ Rfhnjuhfabz, archived from the original on 2020-05-26, retrieved 2021-03-08
- ↑ Озеро Кара-Куль
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Главный редактор Щеповских А. И.. Государственный реестр особо охраняемых природных территорий в Республике Татарстан, издание второе. Кабинет Министров Республики Татарстан. 2010-05-12 тикшерелгән.(үле сылтама)