Евгений Жуков
Евгений Жуков | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Евгений Михайлович Жуков |
Туган | 10 (23) октябрь 1907[1] Варшау, Россия империясе[2] |
Үлгән | 9 март 1980[3] (72 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Яшәгән урын | Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Ленинград көнчыгыш университеты[d] |
Һөнәре | тарихчы, директор, баш мөхәррир |
Эш бирүче | Ленинградский институт истории, философии и лингвистики[d], Санкт-Петербург дәүләт университеты, ССҖБ ФА тарих институты[d], Государственный комитет СССР по телевидению и радиовещанию[d], МДУ тарих факультеты[d], СБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе[d], «Правда» газетасы, РФА Шәркыятьчелек институты[d] һәм РФА гомуми тарих институты[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] һәм ветеринария фәннәре докторы[d] |
Евгений Михайлович Жуков (10 (23) октябрь 1907, Варшава, Польша патшалыгы, Россия империясе — 9 март, 1980, Мәскәү, РСФСР, СССР) — совет тарихчысы, академик , СССР Фәннәр Академиясе ( 20.06.1958) академикы, 1968-1979 елларда ССРБ ФА Гомуми тарих институты директоры, Совет тарих энциклопедиясенең баш мөхәррире
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ленинград Көнчыгыш институтының Япон бүлеген (1927) һәм аспирантураны (1929) тәмамлый. 1929-1932 елларда тарих-лингвистика институтында һәм Ленинград университетында укыта. 1933-1937 елларда-ВКП(б) Үзәк Комитеты аппаратында. 1939-1941 елларда-СССР ФА Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, 1941-1943 елларда-СССР радиокомитетының бүлек башлыгы һәм рәисе урынбасары. СССР Фәннәр академиясенең Тын океан институты директоры (1943-1950). Бер үк вакытта 1944-1946 елларда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында укыта — тарих факультетының Ерак Көнчыгыш илләре тарихы кафедрасы мөдире, доцент, профессор. 1946-1980 елларда-КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясе кафедрасы мөдире. «Правда» газетасы мөхәррире (1946—1949). СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары (1950—1953). Сектор мөдире, СССР Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры урынбасары (1953-1957), СССР Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты директоры (1968-1979). СССР ФА Тарих бүлеге академигы-сәркатибе (1958-1969, 1975-1979).
Улы — тарихчы-япон белгече Александр Жуков (1954 елда туган).
1980 елның 9 мартында Мәскәүдә вафат була. Новодевич зиратына җирләнгән[4].
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Е.М. Жуков — Японияны өйрәнүче совет белгечләре мәктәбенең күренекле вәкилләренең берсе, Япония тарихының берничә төп мәсьәләләрен, бигрәк тә яңа һәм иң яңа заманнардагысын (Япониянең тарихи үсеше процессының гомуми характеристикасы, Япон милитаризмы тарихы һ. б.) эшли. Яңа заманның халыкара мөнәсәбәтләре һәм колониаль проблемалар, тарихның гомуми методологик мәсьәләләре, тарихны периодизацияләү проблемалары буенча эшләр авторы.
«Всемирная история» (1953-1965) һәм Совет тарих энциклопедиясенең (1961-1976) баш мөхәррире. СССР тарихчыларының милли комитеты рәисе (1972-1980). СССР һәм НРБ Комиссиясенең совет өлеше рәисе (1971). Китап сөючеләрнең Бөтенсоюз ирекле җәмгыяте рәисе (1975).
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин ордены (1975)
- Октябрь Инкыйлабы ордены (1971)
- 3 Кызыл Байрак Хезмәт " ордены (1945, 1957, 1967[5])
- Кирилл һәм Мефодий ордены, I дәрәҗә (Болгария, 1973)
- ССРБ Дәүләт премиясе (1987, үлгәннән соң)
- ССРБ ФА Карл Марск исемендәге алтын медале (1979)
- Медальләр
Төп эшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Монографиялар
- История Японии. М., 1939;
- Японский милитаризм — враг свободолюбивых народов. М., 1945;
- Японский милитаризм. М., 1972 (редактор);
- Очерки методологии истории. 1980; 2-е изд. М., 1987. — 256 с.
- Мәкаләләр
- Жуков Е. М. Роль религии в мировой истории // Вопросы научного атеизма. Вып. 20. Актуальные проблемы истории атеизма и религии / Редкол. А. Ф. Окулов (отв. ред.); Акад. обществ. наук ЦК КПСС. Ин-т научного атеизма. — М.: Мысль, 1976. — С. 19—29. — 327 с. — 19 200 экз.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.ras.ru/win/db/show_per.asp?P=.id-50466.ln-ru.dl-.pr-inf.uk-12
- ↑ 2,0 2,1 Жуков Евгений Михайлович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Library of Congress Authorities — Library of Congress.
- ↑ Могила Е. М. Жукова на Новодевичьем кладбище
- ↑ Награждение работников науки орденами и медалями СССР // Вестник АН СССР, 1967, № 7, стр. 82—96
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- [Жуков Евгений Михайлович Евгений Жуков] — ЗСЭ
- Дружинин Н. М., Ковальченко И. Д., Рыбаков Б. А., Тишков В. А. К 70-летию академика Евгения Михайловича Жукова // История СССР. 1977. № 5;
- Бромлей Ю. В., Коростовцев М. А., Минц И. И. 70-летие академика Е. М. Жукова // Вопросы истории. 1977. № 10;
- Ларина Т. О. 80-летие академика Е. М. Жукова // Вопросы истории. 1988. № 2;
- Фурсенко А. А. Штрихи к портрету академика Е. М. Жукова // Новая и новейшая история. 2007. № 6;
- Искендеров А. А. Академик Е. М. Жуков // Вопросы истории. 2008. № 2.
Сылтанмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Профиль Евгения Михайловича Жукова на официальном сайте РАН
- Биографические сведения на сайте «Летопись Московского университета»
- Историческая справка на сайте Архива РАН
- Н. И. Конрад о научной работе директора Тихоокеанского института АН СССР Е. М. Жукова
- 23 октябрь көнне туганнар
- 1907 елда туганнар
- Варшавада туганнар
- 9 март көнне вафатлар
- 1980 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- ССРБ тарихчылары
- XX гасыр тарихчылары
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Тарих фәннәре докторлары
- Ленинград көнчыгыш педагогика институтын тәмамлаучылар