Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова | |
---|---|
Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе | |
Вазыйфага керешкән 2018 елның 4 мае | |
Туган | 18 сентябрь 1971 (53 яшь) |
Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова (рус. Гульнара Габдрахманова яки рус. Габдрахманова Гульнара Закариевна, 1971 елның 18 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча) — Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе (2018 елның 4 маеннан). 2014—2018 елларда — Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары. Татарстанның атказанган укытучысы (2016).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1971 елның 18 сентябрендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. «Рус теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1992).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1992—1993 елларда — Арча педагогия укуханәсендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
1993—1998 елларда — Балтачның 2нче санлы балалар бакчасында методист.
1998—2003 елларда — Балтач гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
2003—2005 елларда — ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми һәм урта белем бүлегендә әйдәп баручы киңәшче.
2005—2011 елларда — Балтач районы Карадуган урта мәктәбе директоры.
2011—2014 елларда — Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе.
2014—2018 елларда — Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе.
2018 елның 4 маеннан (ТР мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирадә Әюпова урынына) — Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2012 — «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе
- 2016 — Татарстанның атказанган укытучысы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова. tatcenter.ru
- Алсу Исмәгыйлева. Гөлнара Габдрахманова: «Архив документлары белән кызыксынучыларның гозерләрен уку залларында гына түгел, интернет аша да үтибез».(үле сылтама) Интертат, 8.02.2019
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 18 сентябрь көнне туганнар
- 1971 елда туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Арчада туганнар
- Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
- Укытучылар
- Министрлар
- Татарстанның атказанган укытучылары
- «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр