Владимир Каврайский
Владимир Каврайский | |
---|---|
Туган | 10 (22) апрель 1884 Сембер губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 26 февраль 1954[1] (69 яшь) Санкт-Петербург, РСФСР, СССР[1] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Харьков университеты[d] |
Һөнәре | географ, йолдызбелгеч |
Эш бирүче | Н. Г. Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясе[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Владимир Владимирович Каврайский (1884 елның 10 (22) апреле, Сембер губернасы, Россия империясе — 1954 елның 26 феврале, Ленинград, ССРБ) — совет астрономы, геодезчы һәм картографчы; инженер-контр-адмирал (1944). Өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1952).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Владимир Каврайский 1884 елның 10 (22) апрелендә Жеребятниково авылында (хәзер Ульяновск өлкәсенең Майна районы) туган. 1916 елда Харьков университетын тәмамлый. 1921 елдан Хәрби-диңгез академиясендә эшли (1935 елдан — профессор). 1944 елдан — инженер-контр-адмирал.
Владимир Каврайскийның төп хезмәтләре математик картография һәм астрометрия өлкәләренә карый. Картографик проекцияләрнең үзенчәлекл��рен гомумиләштерү, аларны бәяләүнең математик критерийларын билгеләү, шулай ук дөнья карталары һәм җир өслегенең аерым өлешләре өчен хәзерге вакытта аның исемен йөртә торган оригиналь проекцияләр (Каврайский проекциясе) эшли. Аның глобуслар ясауга багышланган эшләре кызыклы. Югары киңлектә (+60тан +80 кадәр) төгәл астрономик күзәтүләрне башкару өчен вакытны һәм киңлекне уртак билгеләү методын эшләгән. Метод тигез биеклектә ике пар йолдызны күзәтүгә нигезләнгән. Певцовның берничә җеп белән йолдыз парларның күзәтү ысулын камилләштерә. Астрономик инструментлар теориясе һәм аларны конструкцияләү белән шөгыльләнә. Яңа оптик приборлар — пеленгатор һәм наклономер уйлап тапкан, алар ярдәмендә корабның урынын навигация һәм астрономик билгеләмәләре яктыртылмаган шартларда да җиңелрәк һәм үтемлерәк була. «Гамәли астрономиягә кереш» күмәк хезмәтендәге берничә бүлек авторы, аның җаваплы мөхәррире була. 1956—1960 елларда Каврайскийның «Сайланма хезмәтләре» 2 томында басыла.
1954 елның 26 февралендә Ленинградта вафат була. Пулково зиратында җирләнгән[2].
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- III дәрәҗә Сталин премиясе (1952) — яңа диңгез инструментлары — пеленгатор һәм наклономер ясаган өчен;
- Ленин ордены (1945);
- ике Кызыл Байрак ордены (1944, 1947);
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1944)[3][4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Каврайский Владимир Владимирович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Кладбище Пулковской обсерватории
- ↑ Профессора Военно-Морской Академии > Кафедра военной гидрографии и океанографии > Каврайский Владимир Владимирович (1884—1954) // Центральный Военно-Морской Портал
- ↑ Наградной лист. Подвиг народа.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Колчинский И. Г., Корсунь А. А., Родригес М. Г. Астрономы: Биографический справочник. — 2-е изд., перераб. и доп. — Киев: Наукова думка, 1986. — 512 с.
- Каврайский, Владимир Владимирович // Морской энциклопедический справочник в 2-х томах / Под ред. Н. Н. Исанина. — Л.: Судостроение, 1987. — Т. 1. — С. 286.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 22 апрель көнне туганнар
- 1884 елда туганнар
- Сембер губернасында туганнар
- 26 февраль көнне вафатлар
- 1954 елда вафатлар
- Санкт-Петербургта вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Питырбурда вафатлар
- Сталин премиясе лауреатлары
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Физика-математика фәннәре докторлары
- Әлифба буенча астрономнар
- Әлифба буенча галимнәр
- Харьков Император университетын тәмамлаучылар