Эчтәлеккә күчү

Бәхәс:Васил Шәйхразиев

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Васил Шәйхразиев latin yazuında])
  • Кулланучы:Тимерхан, Шайхразиев фамилиясе Шәй(е)хразый (Шәех+разый) исеменнән килеп чыккан, шуңа күрә ул ы белән язылырга тиеш.--Marat-avgust (бәхәс) 30 сен 2018, 10:15 (UTC)[җавап бирү]
  • Марат әфәнде, хәерле көн! Шиксез, татар теле олимпиадалары җиңүчесе буларак, сезнең белән килешәм. Әмма чыганаклардыгы китерелә торган версияне күздә тоту мөһим. Бу сорау ике яклы: "и" белән дә[1] [2] [3] [4], "ы" белән дә язалар [5] [6] [7] [8]. ТР Хөкүмәте сайтындагы шәхси сәхифәсендә, күргәнсездер, "и" белән языла. Шуны куллану дөресрәк дип уйлыйм.

Монда, турысын әйткәндә, "Васил" я "Васыйл" языла дигән бәхәсне дә алып барырга мөмкин. Ә уртаклыкны табырга кирәк. --Тимерхан (бәхәс) 30 сен 2018, 11:04 (UTC)[җавап бирү]

Хөрмәтле Marat-avgust, Тимерхан, мәкаләне язучы буларак, исемен Васил Шәйхразиев итеп үзгәртүгә каршы түгел. «Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге»ндә дә, мәсәлән, Фәхрази Галиев «Галиев ФӘХРАЗИ» булып кереп калган. --Әмир (бәхәс) 30 сен 2018, 11:14 (UTC)[җавап бирү]
ТР Хөкүмәте сайтында хаталар күп шул, мәс. Габтелгаяз, Нигматуллин, Каримов, Хамаев, Фаттахов, Ирада, Хисамутдинов, һ.б. (дөрес™ язылышлары: Габделгаяз, Нигъмәтуллин, Кәримов, Хәмәев, Фәттахов, Ирадә, Хисаметдинов).--Marat-avgust (бәхәс) 30 сен 2018, 17:53 (UTC)[җавап бирү]
  • Википедия:Үз эзләнүләрең булмаска тиеш мәсьләген истә тотабыз, әфәнделәр! Шәхес үзен ничек атый, шулай язабыз. Татар теле нормалары, традициясе яки башкаларның аны ничек язуы монда абруйлы чыганак түгел. Исемен шәхси яки рәсми эш урыны сайтының татар телле сәхифәсендә ничек күрсәтелгәне абруйлырак кебек, беренче булып бирелсә һәм мәкалә исеме буларак кулланылса, хәелерәк кебек. --frhdkazan (бәхәс) 30 сен 2018, 18:44 (UTC)[җавап бирү]