Эчтәлеккә күчү

Мияс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мияс latin yazuında])
Мияс
рус. Миасс
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1773
Сурәт
Кушамат/тәхәллүс Город автомобилестроителей[1]
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Мияс шәһәр бүлгесе[d][2]
Административ-территориаль берәмлек Мияс шәһәр бүлгесе[d][2]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 147 449 (2023)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 340 метр
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Мәйдан 112 км²
Почта индексы 456300
Рәсми веб-сайт g-miass.ru
Беренче язма телгә алу 1773
Җирле телефон коды 3513
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Мияс Викиҗыентыкта

Мияс (баш. Мейәс, рус. Миасс) — Чиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр, халык саны буенча Чиләбе өлкәсенең дүртенче шәһәр.

Халык саны — 151 812 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 166 676 кеше.[4]

Шәһәр Мияс елгасы өстендә, Чиләбедән 96 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Көньяк Урал тимер юлының Миасс стансасы.

  • Уртача еллык температура — 2,5 °C
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 68,0 %
  • Уртача еллык җил тизлеге — 3,5 м/с
Мияс климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −13,6 −12,9 −7 3,0 12,3 18,2 19,4 16,5 10,3 2,6 −7,5 −12,9 2,5
Чыганак: NASA. RETScreen базасы

Мияс 1773 елда бакыр эретү заводы төзелүе сәбәпле оешты.

1820-елларда Мияс тирәсендә алтын чыганакларны тапканнар.

1891 елда, бер үк вакытта Миястан һәм Владивостоктан, Транссебер магистрале төзелеше башлана. 1892 елдан Чиләбе ягына тимер юл хәрәкәте башлана, 1903 елда Мияс аша беренче ПетербургМәскәүВладивосток поезды үтә.

1919 елдан1922 елга хәтле Башкорт АССР составында, 19221923 елларда — Чиләбе губернасы составында, 19231934 елларда — Урал өлкәсе составында; 1934 елдан — Чиләбе өлкәсе составында.

1926 елда Мияс шәһәр статусын ала.

1941 елда Мияска Мәскәүдән Сталин исемле заводы (хәзерге Урал автобомиль заводы) эвакуацияләнә.

1982 елда шәһәр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

1897[5] 1926[5] 1931[5] 1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[4]
16 100 ~20 000 ~20 100 ~28 500 99 043 131 331 150 179 167 839 158 420 151 812
Милләт 2002[11] 2010[12]
руслар 89,0% 89,5%
башкортлар 3,2% 3,5%
татарлар 3,5% 3,3%
украиннар 1,4% 1,3%

Шәһәрнең иң эре предприятиесе — Урал автобомиль заводы (УралАЗ).

"Миассэлектроаппарат", инструментлар ясый торган, "Уралрезина" заводлары Тальк комбинаты, Торгаяк рудаидарәсе.

В.П. Макеев исемле дәүләт ракеталар үзәге.

Югары уку йортлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Төньяк Урал дәүләт университетының филиалы
  • Чиләбе дәүләт университетының филиалы
Ислам