Эчтәлеккә күчү

Рәшит Назаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Назаров latin yazuında])
Бастыру юрамасы башка кулланылмый һәм аңарда эшкәртү хаталары булырга мөмкин. Зинһар өчен, браузерның сакланмаларын яңартыгыз һәм моның урынына браузерның компьютер көйләгән бастыру функциясен кулланыгыз.
Рәшит Назаров

Рәшит Назаров
Тугач бирелгән исеме: Рәшит Сәетбаттал улы Назаров
Туу датасы: 1 ноябрь 1944(1944-11-01)
Туу урыны: Авыргазы районы, Торымбәт авылы
Үлем датасы: 14 октябрь 2006(2006-10-14) (61 яшь)
Үлем урыны: Ишембай
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия Россия
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1961-2006
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Таңны каршылаганда» (1965)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (2004)
Г. Ибраһимов премиясе (1996)

Рәшит Назаров (псевдонимы Рәшит Назар, тулы исеме Рәшит Сәетбаттал улы Назаров, баш. Рәшит Назар, Рәшит Сәйетбаттал улы Назаров) – шагыйрь. Салават Юлаев премиясе (2004) , Г. Ибраһимов (1996) премиясе лауреаты. БР язучылар берлеге әгъзасы (1996).

Тәрҗемәи хәле

«Йөрәк»

Ертып ачтым күкрәгемне,
Йолкып алдым йөрәгемне
Һәм йомарлап учларыма,
Илттем аны дусларыма.
Илттем аны сиңа, җаным.
Тик күрмәдең нигә, җаным?
Хурланып мин шул чак бик тә,
Йөрәгемне аттым күккә,
Очты йөрәк. очты йөрәк
Йолдызлардан биегрәк.
Җаным! Әгәр чыксаң тышка
Таңнан, кара көнчыгышка,-
Бер йолдыз анда нур сипсә,
Һәм хисләрең дөрләп китсә,
Бел: бу йолдыз - минем йөрәк,
Тик инде ул биегрәк.
Рәшит Назаров


1944 елның 1 ноябренда БР Авыргазы районы Торымбәт авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли. 1963-1966 елларда хәрби хезмәттә. Армия хезмәте сәламәтлеген нык какшата, берничә ай хастаханәдә дәвалана.[1]

Иҗаты

Кечкенәдән шигырьләр яза. Көнгә 5-6 шигырь язган чаклары да була. 1961 елда «Агыйдел» журналында беренче шигырьләр шәлкеме басыла. 1965 елда беренче китабы - «Таңны каршылаганда» (мөхәррире Наҗар Нәҗми) дөнья күрә. Икенче китабы – «Кояш юлы буйлап» (1970). Ике дистә елдан соң өченче китабы – «Сезгә йөрәгемне илтәм» (мөхәррире Әсхәл Әхмәт-Хуҗа) (1991), дүртенче китабы – «Яшен» (1994) нәшер ителә. Шагыйрь Риф Мифтахов - Р. Назаровның иҗади мирасын барлаучы һәм фәнни тикшерүче - Р. Назаровның шигырьләрен туплап, ике томлыгын бастыра (2002, 2005). Рус, инглиз, башкорт телләрендә нәшер ителгән «Йолдызлар туе» (мөхәррире Фәнүзә Нәдершина) (2009) шигырьләр җыентыгы Р. Назаров иҗатын тулысынча ачып бирә.

« Мәхәббәт ул, әйтерсең лә,
утлы яшен,
санап, сорап тормый
hичберкемнең яшен,
сүнмәс ялкын белән
ялмый картын, яшен.
Көйдерер, дип курыксаң әгәр,
кач син, яшерен.
Коя күрмә тик азактан
күзең яшен.
Мәхәббәт ул, әйтерсең лә,
утлы йәшен...
Рәшит Назаров
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

  • «Бельские просторы» журналы һәр елны Р. Назаров шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итү буенча иҗади конкурс уздыра.
  • 2022Авыргазы районы үзәге Толбазы авыл гимназиясенә исеме бирелгән[2].
  • 2024 елның 15 маенда Авыргазы районы үзәге Толбазы авылында, шагыйрь исемен йөрткән гимназия бинасы алдында һәйкәле (бюст) ачылган (бюст авторы — Илдус Закиров)[3].

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар