Эчтәлеккә күчү

Рамил Тураев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Тураев latin yazuında])
1 дек 2024, 16:21 юрамасы; Әмир (бәхәс | кертем) (Бүләкләре, мактаулы исемнәре: өстәмә)
(аерма) ← Искерәк юрама | Соңгы юрама (аерма) | Яңа юрама → (аерма)
Рамил Тураев
Туган телдә исем Рамил Габделхак улы Тураев
Туган 26 март 1956(1956-03-26) (68 яшь)
ТАССР Әгерҗе районы Рыс авылы
Яшәгән урын Җиңү проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб
Бүләк һәм премияләре Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге (2024)
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре кандидаты[d]

Рамил Тураев (Рамил Габделхак улы Тураев) — югары квалификацияле категориягә ия табиб, медицина фәннәре кандидаты (1998), Татарстан Республикасының атказанган табибы (2000), Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры (2007-2008), республика кан күчерү станциясе баш табибы (2011 елдан). Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе (2024).

1956 елның 26 мартында Татарстан АССР Әгерҗе районы Рыс авылында туган. Ике югары белем алган: «стоматология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (1984), «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен (1997) тәмамлый. Медицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1998). 1976-1978 елларда хәрби хезмәт үтә.

  • 1974-1976 Алабуга районы хастаханәсендә санитар-фельдшер.
  • 1979-1983 Казанда ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшли.
  • 1984-1986 Чуашстан сәламәтлек саклау министрлыгының республика стоматология дәваханәсендә табиб-стоматолог.
  • 1986-1988 Казан дәүләт медицина институтында ортопедик стоматология буенча ординатура үтә.
  • 1988-1992 Казанда 2- санлы РКБ да теш табибы булып эшли.
  • 1992-1995 Казан шәhәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары.
  • 1995-1999 Территориаль хастаханә кассасы (ТБК) генераль директоры.
  • 1999-2005 Казан шәhәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының беренче урынбасары - ТБК генераль директоры.
  • 2005-2006 «1- санлы ТР мәҗбүри медицина иминияте фонды» учреждениесенең Казан шәhәре буенча директоры.
  • 2006-2007 Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» баш табибы.
  • 2007-2008 Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры.
  • 2008-2009 Амур дәүләт медицина академиясе доценты.
  • 2010-2011 ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан күчерү станциясе баш табибы урынбасары.
  • 2011 елдан ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан күчерү станциясе баш табибы[2]

«Общественное здоровье и здравоохранение» журналында кан күчерү турында язылган мәкаләләре нәшер ителә[3].

Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры булып эшләгәндә (2008), Камчаткага очкычта сәяхәт иткән өчен җинаять эше кузгатылып, 9 ай ябылуда була[4][5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Татарстан Республикасының атказанган табибы (2000).
  • «Сәламәтлек саклауны hәм җәмәгать туклануын оештыру» белгечлеге буенча югары квалификацияле категориягә ия.
  • 2024 ― Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге«Россия Федерациясенең медицина, биологик һәм дару куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан комплекслы фәнни-техник карарлар эшләү һәм массакүләм җитештерүгә махсус медицина җиһазларын кертү» проекты өчен[6].