Хәсән Заманов
Хәсән Заманов | |
---|---|
Туу датасы | 14 сентябрь 1912 |
Туу урыны | Россия империясе Уфа губернасы Минзәлә өязе Күҗәкә авылы |
Үлем датасы | 20 ноябрь 1956 (44 яшь) |
Үлем урыны | ��вердловск өлкәсе Покровск-Уральский |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | Калып:ССРБ, ефрейтор |
Бүләкләр һәм премияләр |
Хәсән Заманов, Хәсән Заман улы Заманов, рус. Заманов Хасан Заманович (1912 елның 14 сентябре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Күҗәкә — 1956 елның 20 ноябре, Свердловск өлкәсе, Покровск-Уральский) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (10.01.1944[1]), укчы, ефрейтор.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1912 елның 14 сентябрендә Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Актаныш районы) Күҗәкә авылында крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә 3 сыйныф тәмамлый. Күмәк хуҗалыкта эшли. 1929 елдан Чусавай тимер юл станциясендә эшли, 1931 елдан Ижауда яши, машина төзү заводында эшли. 1942 елның мартыннан Кызыл гаскәрдә хәрби хезмәттә.
1943 елның июнь аеннан хәрәкәттәге армиядә сугышларда катнаша. Брянск, Воронеж (1943 елның октябреннән 1нче Украина фронты) фронтлары составында Курск дугасында, сул як Украинаны азат итүдә, Белгород-Харковь юнәлешендә һөҗүм итү операцияләрендә катнаша. Воронеж фронты, 38нче армия, 16нчы укчы дивизия, 465нче укчы полк укчысы булып хезмәт итә. Днепрны кичкәндә каһарманлык күрсәтә. 1943 елның 25 сентябрендә Киев шәһәреннән төньяктарак Вышгород янында Днепрны беренчеләрдән булып кичеп, уң як ярга чыга. Подразделениесе белән бер ай дәвамында яр буе плацдармын тотып тору һәм ныгыту өчен барган каты сугышларда катнаша. 1943 елның 3 ноябрендә Киев янындагы Пуща-Водица өчен барган сугышта каты яралана. Полкташлары аны үлгән дип белә. Ләкин санитарлар аны үлемнән коткарып кала. Озак кына дәвалангач, янәдән сафка баса. 4нче гвардия танк корпусының 3нче гвардия мотоукчылар бригадасында Львов-Сандомир, Карпат-Дукла, Сандомир-Силезия, Түбән Силезия, Берлин, Праһа юнәлешендә һөҗүмнәрдә катнаша.
1944 елның 10 гыйнварында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (документларында «вафатыннан» соң дип язылган). Ләкин бүләкләү документларында «Заманов» урынына фамилиясен «Саманов» дип язу аркасында бүләкне үзе исән чагында ала алмый кала. Бүләкләнү турындагы грамота туганнарына 1968 елда гына тапшырыла[2].
Сугыштан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1945 елда инвалидлык буенча хәрби хезмәттән азат ителә. Башта Ижауга әйләнеп кайта, анда он комбинатында эшли. Аннан Пермьгә күченә.
Свердловск өлкәсенең хәзерге Североуральск шәһәр округына керүче Покровск-Уральский эшчеләр бистәсендә яши һәм, сәламәтлеге начар булуга карамастан, «Первомайская» шахтасында эшли. Гаиләсе, кызы һәм оныгы (ир бала) була. 1956 елның (версия: 1951 елда) 20 ноябрендә кинәт вафат була. Бистә зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Советлар Берлеге Каһарманы (10.01.1944)
- Ленин ордены (10.01.1944)
- «Батырлык өчен» медале (19.08.1944)
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1968 елның 9 маенда Североуральск шәһәрендә (Чайковский урамы, 10-12) Х. Замановка һәйкәл урнаштырылган [3]. Авторлары — А.И. Хапчик, Л.С. Кротов, В.Д. Суспицын. 2010 елның октябрендә һәйкәл яңартылган[4].
- Ижау шәһәрендә Мәңгелек ут янындагы стелада исеме мәңгеләштерелгән.
- Актаныш районы кадет интернат-мәктәбенә (Актаныш районы, Кәзкәй авылы, Беренче май урамы, 2А йорт) каһарманның исеме бирелгән[5][6].
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Удмуртская Республика: энциклопедия. Ижевск: Удмуртия, 2008. ISBN 978-5-7659-0486-2
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.2 (Г-Й). Казань, 2005.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кулемин И.Г. Героев наших имена. Ижевск, 1975.
- Кулемин И.Г., Сентемова Л.Ф., Ислентьева Р.А. Герои Советского Союза — наши земляки. Устинов, 1985.
- Шамил Рәкыйпов. Геройлар үлмиләр. Казан, 1978.
- Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
- Н.С. Кузнецов. Великой славы светлая память. Ижевск: Известия Удмуртской Республики, 2012. ISBN 978-5-4355-0027-1
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Х.З. Заманов «Ил каһарманнары» порталында
- Х.З. Заманов «Милләттәшләр» сайтында
- Ими гордится удмуртская земля(үле сылтама)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 10 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 января (№ 3 (263)). — С. 1
- ↑ Электронный мемориал «Помни про»(үле сылтама)
- ↑ . my-travels.club сайтында(үле сылтама)
- ↑ sev-ural.info сайты
- ↑ Кадет интернат-мәктәбенең «ТР электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе(үле сылтама)
- ↑ Х.З. Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе сайты
- Әлифба буенча шәхесләр
- 14 сентябрь көнне туганнар
- 1912 елда туганнар
- Актаныш районында туганнар
- 20 ноябрь көнне вафатлар
- 1956 елда вафатлар
- Свердловск өлкәсендә вафатлар
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары
- Удмуртия Советлар Берлеге Каһарманнары