Фридрих Паулюс
Фридрих Паулюс | |
---|---|
![]() | |
Туу датасы | 23 сентябрь 1890 |
Туу урыны | Гуксһаген, Һессен-Нассау, Пруссия |
Үлем датасы | 1 февраль 1957 (66 яшь) |
Үлем урыны | Дрезден |
Иялек | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Гаскәр төре | моторлашкан гаскәр |
Дәрәҗә | Калып:Алмания, генерал-фельдмаршал |
Җитәкчелек иткән | 6 нчы танк армиясе сәргаскәре |
Бүләкләр һәм премияләр | ![]() ![]() |
[[commons:Category:
![]() |
Фридрих Паулюс, Фридрих Вильгельм Эрнст Паулюс, алман. Friedrich Wilhelm Ernst Paulus (23.09.1890, Брейтенау-Мельзунген, Һессен-Нассау, Пруссия — 01.02.1957, Дрезден, Демократик Алмания Җөмһүрияте) — алман хәрби эшлеклесе, генерал-фельдмаршал (1943), Сталинград сугышында камап алынган һәм чигенгән 6-нчы армиянең сәргаскәре. Барбаросса операциясенең авторларының берсе. Сталинград сугышында әсирлеккә төшә.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1890 елның 23 сентябрендә Пруссиянең Һессен-Нассау җире Гуксһаген коммунасында вак чинауник (төрмә хисапчысы) гаиләсендә туган. Гимназия тәмамлагач (1909), хәрби-диңгез укуханәсенә керергә уйлый, ләкин түбән катлам кешесе (бюргер) булуы комачаулый. Марбург университетының юридик факультетына укырга керә. Бер ел укыгач, укуын ташлап, хәрби хезмәткә китә. III пехота полкына (3нче Баден полкы) фанен-юнкер[1] итеп билгеләнә. 1911 елда әфисәр (кече лейтенант) дәрәҗәсе бирелә. Взвод белән җитәкчелек итә, соңрак батальон адъютанты була.
Беренче бөтендөнья сугышында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Беренче бөтендөнья сугышы
Беренче бөтендөнья сугышында Көнбатыш фронтта да, Көнчыгыш фронтта да булырга өлгерә. 1915 елда лейтенант дәрәҗәсе бирелеп, пехота ротасы белән җитәкчелек итә. 2нче егерь полкында полк адъютанты була. 1917 елда Генераль штаб карамагына җибәрелә. Альп корпусында Генштаб вәкиле була. 2нче дәрәҗә Тимер тәре белән бүләкләнә. Сугышны капитан дәрәҗәсендә тәмамлый.
Рейхсвер сафында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче бөтендөнья сугышында Алмания җиңелеп, кайзер армиясе таркатылгач (1919), рейхсвер сафында калдырыла. Силезиядә «Ост» иреклеләр корпусы составында поляк��арга каршы сугышта катнаша. Веймар республикасы армиясендә штаб һәм команда вазифаларында була.
- 1920-1922 елларда полк адъютанты.
- 1923 елда Генштабның әфисәрләр курсын тәмамлагач, 2нче армия төркеме штабында (Кассель).
- 1924-1927 елларда 5нче хәрби округ штабында (Штутгарт).
- 1927-1930 елларда пехота ротасы командиры.
- 1930 елда майор дәрәҗәсе бирелеп, Генштабның 5нче пехота дивизиясенә вәкил итеп җибәрелә.
- 1934 елда подполковник дәрәҗәсе бирелеп, 3нче пехота дивизиясе (Берлин) каршында оештырылган, алман гаскәрендә беренче моторлашкан батальон командиры итеп билгеләнә.
- 1935 елда полковник дәрәҗәсе ала, Һейнц Гудериан урынына Бронетанк гаскәре идарәсенең штаб башлыгы итеп куела. Гаскәрне моторлаштыру буенча эре белгеч, булдыклы генштаб вәкиле буларак, генерал Вальтер фон Рейхенауның игътибарын җәлеп итә.
- 1938 елда, вермахтның барлык танк гаскәрләре кергән 16нчы армия корпусының штаб башлыгы итеп билгеләнә. (Корпус белән әүвәл генерал Һейнц Гудериан, соңрак генерал Эрих Һөпнер җитәкчелек итә).
Икенче бөтендөнья сугышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Икенче бөтендөнья сугышы
Австрия аншлюсында һәм Судет җирләрен басып алуда катнаша, 1939 елның гыйнварыннан генерал-майор.
- 1939 елның җәеннән генерал Вальтер фон Рейхенау җитәкләгән 4нче армия (1939 елның августыннан 10нчы армиягә, октябреннан 6нчы армия итеп үзгәртелә) төркеменең (Лейпциг) штаб башлыгы. Нәкъ шушы дәрәҗәдә Польша (1919) һәм Франция (1940) кампанияләрендә катнаша. Польша кампаниясе өчен 1нче дәрәҗә Тимер тәре белән бүләкләнә, Франция кампаниясе өчен генерал-лейтенант дәрәҗәсе ала.
- 1940 елның сентябрендә коры җир гаскәрләренең генераль штабының 1нче обер-квартирмейстеры итеп куела.
- Генштаб башлыгы генерал-полковник Ф. Гальдерның урынбасары буларак, оператив-стратегик планнарны, шул исәптән, ССРБга каршы сугыш планы булган «Барбаросса»ны, коруда катнаша.
1942 елның 1 гыйнварында танк гаскәренең генералы дәрәҗәсен ала. 6нчы армия сәргаскәре итеп, генерал Вальтер фон Рейхенау үз урынына Паулюсны тәкъдим итә. Кул астында 1939, 1940, 1941 елгы хәрби кампанияләрдә уңыш казанган корпус командирлары булган килеш, Гитлерның полк белән дә җитәкчелек итмәгән хәрбине армия сәргаскәре итеп билгеләве гаҗәп хәл була. 1942 елның 30 гыйнварында армия белән җитәкчелекне алгач та, генерал Вальтер фон Рейхенауның «СС җәза төркемнәре һәм СД оешмалары белән хезмәттәшлек итү турында», «Комиссарлар турында» фәрманнарын юкка чыгара.
ССРБга каршы сугыш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1942 елның башында Северcкий Донец елгасы буенда совет гаскәрләренең Изюмга һөҗүмен туктатуга ирешә. Май аенда Харковь юнәлешендә уңышка ирешә: Кызыл гаскәрнең һөҗүмен кире кайтарып, Харковьдан көнчыгыштарак контрһөҗүм оештыра, генерал Эвальд фон Клейстның 1нче танк армиясе белән кушыла. Харковь «казан»ында 240 мең кешелек совет гаскәре, 2 мең танк, 1 300 туп чолганышта кала. 1942 елның июнендә чолганышта калган төркем тар-мар ителә. Бу уңыш өчен Паулюс Рыцарь тәресе белән бүләкләнә. 1942 елның җәендә Воронеж юнәлешендә һөҗүм оештыра, шәһәрдән көньяктарак Дон елгасына чыга. Сталинград юнәлешендә хәрәкәт итә башлый. «Көньяк» армия төркемен икегә аергач, Паулюсның 6нчы армиясе генерал Максимилиан фон Вейхсның «B» армия төркеменә керә.
Сталинград сугышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Сталинград сугышы

Паулюсның Сталинградка һөҗүме, совет гаскәрләренең кыю каршы торуы аркасында, акрын бара. 1942 елның июль-августында Дон буендагы Калач шәһәре тирәсендә зур бәрелештә Паулюс җиңү яулый. Совет гаскәренең 62нче армиясе, 1нче һәм 4нче танк армияләре, 50 мең кешесен, 270 танкын, 600 артиллерия тубын югалтып, Донга алып ташлана. Донны кичеп, Паулюсның 6нчы армиясе, Сталинградтан төньяктарак, Идел елгасына чыга. Сентябрь башында, алман һава көчләре тарафыннан тәмам җимерелеп беткән Сталинград өчен аяусыз, канлы бәрелешләр башлана. Сентябрь уртасына алман гаскәре җимертелгән шәһәрне тулаем яулап ала, диярлек.
Кызыл гаскәрнең 62нче һәм 64нче армиясе бүлгеләре Иделнең уң як ярында тар гына урында нык тора, алман гаскәре, күпме генә тырышса да, аларны Иделгә кырып төшерә алмый. 1942 елның көзендә Паулюсның әкрен кыймылдавыннан канәгать булмаган алман генераллары Гитлердан башка сәргаскәр билгеләвен таләп итәләр. Ләкин Паулюсны генерал-полковник Альфред Йодль урынына штаб башлыгы итү планы булган Гитлер риза булмый, тиз арада Сталинград янында дошманны җиңәргә боера.
1942 елның 19 ноябрендә Кызыл гаскәр контрһөҗүмгә күчә, 23 ноябрьдә 6нчы армияне һәм көньяктарак хәрәкәт итүче 4нче армиянең бер өлешен (300 мең алман хәрбиен) чолганышта калдыра. Кайбер корпус командирларының көньяк-көнбатыш юнәлештә чолганыштан чыгу тәкъдимен Паулюс кире кага, чөнки Гитлерның «Сталинградны калдырмаска, соңгы хәрби калганчы көрәшергә, ярдәм килгәнне көтәргә!» дигән боерыгын бозарга курка.
1942 елның 30 ноябрендә генерал-полковник дәрәҗәсе бирелә. «Дон» армия төркеме сәргаскәре, генерал-фельдмаршал Эрих фон Манштейнның 6нчы армияне чолганыштан коткару өчен ясаган һөҗүме уңышка ирешми. Рейхсмаршал Герман Геринг вәгъдә иткән, чолганыштагы армияне өзеклексез тәэмин итеп торырга тиешле «һава күпере» барып чыкмый.
Совет сәргаскәрләренең капитуляция турындагы 1943 елның 8 гыйнварындагы ультиматумы кире кагыла. Кызыл гаскәрнең Константин Рокоссовский җитәкчелегендәге Дон фронты берләшмәләре 1943 елның 10 гыйнварында чолганышта калган алман армиясен тар-мар итәргә керешә. 3 атна барган каты бәрелешләрдән соң Паулюсның 6нчы армиясе һәм аңа кушылган 4нче армия, һич кирәкмәгән күп санлы корбаннар биреп, яшәүдән туктый.
1943 елның 15 гыйнварында Рыцарь тәресенең имән яфраклары белән бүләкләнә.
30 гыйнварда Сталинградның Кызыл мәйданындагы универмаг подвалында урнашкан штабыннан рация аркылы Паулюс Гитлерны аның хакимияткә килүенең еллыгы белән котлый. Коры җир гаскәрләренең генераль штабы башлыгы генерал-полковник К. Цейтцлер тәкъдиме белән, шул көнне Гитлер Паулюска генерал-фельдмаршал дәрәҗәсе бирә. Моңа кадәр бер генә алман фельдмаршалының да дошманга бирелмәгәнен исенә төшереп, чынлыкта Гитлер Паулюска атылып үлү юлын тәкъдим итә. Ләкин Паулюс фюрерының сүзен тыңламый.
1943 елның 31 гыйнварында иртәнге 7 сәгать 15 минутта Берлинга «Барысы да бетте, радиостанция шартлатыла» дигән соңгы хәбәрен җибәрә. Шул ук көнне иртән Паулюс барлык штабы белән әсирлеккә бирелә. Шулай итеп, әсирлеккә төшкән шундый югары хәрби дәрәҗәдәге беренче алман хәрбие санала. 2 февральдә 6нчы армиянең калган өлеше дә (91 мең кеше) әсирлеккә бирелә. Күп еллардан соң аларның 7 меңе генә Алманиягә кайта ала.
Әсирлектә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәрби әсирләр өчен лагерьдә тотылганда Паулюс бернинди сәяси хәрәкәткә кушылмый, «Алман әфисәрләре» лигасына һәм «Азат Алмания» милли комитетына керү тәкъдимнәрен кире кага. Бары тик 1944 елның 20 июлендә Гитлерга булган һөҗүмне һәм анда катнашучыларны каты җәзалау турында ишетеп, фикерен үзгәртә.
- 1944 елның 8 августында, фельдмаршал Эрвин фон Вицлебенны җәзалау көнендә, радиодан Алмания хәрбиләренә һәм алман халкына мөрәҗәгать итеп, аларны Гитлерга каршы көрәшкә өндәп чыгыш ясый. Паулюсның чыгышы көчле тәэсир итә.
«ССРБда алман хәрби тоткыннарының антифашист оешмасы»на керә. - 1944 елның ноябрендә Паулюсның Алманиядәге гаиләсе кулга алына һәм концлагерьга утыртыла, союздаш гаскәрләр азат иткәнче, сугыш ахырынача шунда утыра.
- Нюрнбергтагы халыкара хәрби трибуналда шаһит буларак чыгыш ясый. Башка әсир төшкән алман генералларыннан аермалы буларак, Паулюсны хәрби җинаятьләр өчен хөкем итмиләр.
- Тоткынлыкта, өй тоткынлыгын хәтерләткән яхшы шартларда, Паулюс 11 ел яши. Соңгы елларында сәламәтлеге какшагач, тиешле дәвалау үткәрелә, санаторий-курортта да була.
- 1953 елның 24 октябренда Совет хөкүмәте, Паулюсны азат итеп, АДР хакимиятләренә тапшыру карарына килә. Алманиядә Паулюс Дрезденда яши һәм шунда 1957 елның 1 февралендә вафат була.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Румын асылзаты булган хатыны Елена-Констанция Розетти-Солеску (1912 елда өйләнешкәннәр ) 1949 елда Баден-Баденда вафат була.
- Игезәк уллары — Эрнст һәм Фридрих — әфисәр (танк армиясе капитаннары) буларак, Икенче бөтендөнья сугышында катнашалар. Фридрих 25 яшендә 1944 елның февралендә Италиядә һәлак була. Сталинград сугышында каты яраланган Эрнст 1942 елның сентябрендә хәрби хезмәттән азат ителә. 1944 елда, әтисе әсирлеккә төшү сәбәпле, кулга алына һәм сугышның ахырына кадәр концлагерьда утыра. Сугыштан соң, хатынының әтисе фабрикасында эшли. Әтисенең АДРда калуын ишетеп, аның белән араны өзә. 1970 елда 52 яшендә үз-үзен үтерә.
- Паулюсның кияве барон А. фон Кутшенбах сугышта хәрби тәрҗемәче була, Румыниядә 1944 елның сентябрендә һәлак була.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рейхсверда 15 ел хезмәт итү вакытында бер генә баскычка (капитаннан майорга) күтәрелә алса, вермахтта 8 ел хезмәт иткәндә баш әйләнерлек карьера ясый: майордан генерал-фельдмаршалга кадәр үсә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1917 2нче дәрәҗә Тимер тәре
- 1939 1нче дәрәҗә Тмер тәре
- 1942 Рыцарь тәресе
- 1944 Рыцарь тәресенең имән яфраклары
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гордиенко А. Н. Командиры Второй мировой войны. Т. 2. Минск, 1998. ISBN 985-437-627-3
- Фролов Б.П. Военные противники России. СПб.:Полигон, 2008. ISBN 978-5-17-0447165-2
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фридрих Вильгельм Паулюс(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Фанен-юнкер — әфисәр дәрәҗәсе алырга теләүче хәрби
- Әлифба буенча шәхесләр
- 23 сентябрь көнне туганнар
- 1890 елда туганнар
- Алманиядә туганнар
- 1 февраль көнне вафатлар
- 1957 елда вафатлар
- Дрезденда вафатлар
- 1 класс Тимер тәре кавалерлары
- 2 класс Тимер тәре кавалерлары
- Имән яфраклы Рыцарь тәресе кавалерлары
- Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар
- Икенче бөтендөнья сугышында катнашучылар
- Сталинград сугышында катнашучылар
- Нюрнберг трибуналы шаһитлары
- Вермахт генераллары
- Алман генерал-фельдмаршаллары
- Алмания сугыш әсирләре
- Өченче рейх