Нәкыйф Вәлиев
Нәкыйф Вәлиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Нәкыйф Фатыйх улы Вәлиев |
Туган | 25 апрель 1942 (82 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Петровский Завод |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | зоотехник, фирка эшлеклесе, район башлыгы |
Бүләк һәм премияләре | Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре |
Нәкыйф Вәлиев, Нәкыйф Фатыйх улы Вәлиев (1942 елның 25 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Петровский Завод) – фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, 1983-1991 елларда КПССның Сарман райкомы беренче секретаре, 1991-1995 елларда Татарстанның Сарман районы администрациясе башлыгы [1]. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1942 елның 25 апрелендә Татарстан АССР Сарман районы Петровский Завод авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх абый белән Хәтирә апа гаиләсендә туган. Петровка Завод мәктәбенең җиде классын, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1961), читтән торып Казан дәүләт ветеринария институтын (1968), Сарытау югары партия мәктәбен (1981) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1961 елдан – Сарман районы «Нөркәй» совхозында зоотехник.
1963-1970 елларда – Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсендә инспектор, өлкән зоотехник, баш зоотехник.
1970-1979 елларда – Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
1981-1983 елларда – КПССның Сарман райкомының икенче, 1983-1991 елларда ― беренче секретаре.
1991-1995 елларда – Татарстанның Сарман районы администрациясе башлыгы. Район тарихында беренче тапкыр Сарман җирлегеннән чыккан партия райкомының беренче секретаре, район хакимиятенең беренче башлыгы булган зат [2].
1997-2008 елларда – Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (рус. ГКУ ЦЗН г. Набережные Челны) дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе [3].
Җәмәгать эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ун ел Татарстан АССР Югары Советы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хөрмәт Билгесе ордены
- 1995 – Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары һәм күпьеллык тырыш намуслы хезмәте өчен[4]
- 2017 – ТР Президенты Рәхмәте
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Нурсинә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы Гөлшат (Кушаева), Сарман район хастаханәсе табиб-терапевты.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Вәлиев Нәкыйф Фатыйх улы. // Дамир Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 2нче китап. Чаллы, 2006 ел, 35нче бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Район хакимиятенең беренче башлыгы Нәкыйф Вәлиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. «Сарман», 25.04.2017
Искәрмәлә��
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Валеев Накиф Фатихович.(үле сылтама) «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе
- ↑ Район хакимиятенең беренче башлыгы Нәкыйф Вәлиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. «Сарман», 25.04.2017
- ↑ История смены руководителей ГКУ ЦЗН г. Набережные Челны(рус.)
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 27.02.1995 г. № 212(рус.)
КПСС район комитетының 1нче секретарьлары (1930–1991) | Зариф Әминев • Г. Җәгъфәров • Борһан Нигъмәтуллин • Әхмәтшәриф Галләмов • Вәкил Тимерханов • Нигъмәтулла Галиев • Хаҗип Вәлиуллин • Сабир Шакиров • Михаил Мамаков • Әсгать Әхмәтшин • Усман Җиһаншин • Миннәхмәт Кашапов • Илгизәр Зәйнуллин • Нәкыйф Вәлиев |
---|---|
район Советы башкарма комитеты рәисләре (1930―1991) | Хөббетдин Баһаутдинов • Кадыйр Халыйков • Фәйзулла Әхмәдуллин • Ибәтуллин • Мирсәет Байкиев • Гыйлаҗетдин Зыятдинов • Солтангали Хәйруллин • Имаметдин Мөхәммәтдинов • Хәбиб Ибәтуллин • Шакир Вәлиев • Камил Тимергалин • Габдрахман Исмәгыйлев • Габделхәй Хәбибуллин • Садрый Сафиуллин • Мәкәрим Вафин • Абдулхак Вәлиев • Рәшит Шәйхәлиев • Илгизәр Зәйнуллин • Рафыйк Нуретдинов • Марс Вәлиев |
Район башлыклары (1991 елдан) | Нәкыйф Вәлиев (1991-1995) • Әнвәр Залаков (1995-1999) • Нәфис Закиров (1999-2014) • Фәрит Хөснуллин (2014―2025) |
- 25 апрель көнне туганнар
- 1942 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сарман районында туганнар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- КПСС әгъзалары
- Зоотехниклар
- Район башлыклары
- Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар
- Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар
- РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары