Конфуций һәйкәле (Казан)
Һәйкәл | |
Конфуций һәйкәле
| |
Урын | Татарстан, Казан, КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе (Кремль ур., 35) яны скверы |
Төзелеш датасы | 2024 ел |
Материал | таш, гранит |
[[:commons:Category: Monument to Confucius (Kazan) Викиҗыентыкта|Конфуций һәйкәле]] Викиҗыентыкта |
Конфуций һәйкәле (рус. Памятник Конфуцию) ― Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә 2024 елның 8 октябрендә куелган, 23 октябрендә ачылган һәйкәл (статуя). Борынгы Кытай фәлсәфәчесе Конфуцийга (б.э. к. 551–479 еллар) һәйкәл ачу БРИКСның XVI саммитына һәм Кытай белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгына багышланган[1].
Урыны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һәйкәл Казанның үзәк өлешендә, Вахитов районы территориясендә, Ленин бакчасының көньяк өлешендә урнашкан баскычның[d] (2018 елдан Ленин бакчасындагы баскыч төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора[2]) югары террасасында урнашкан.
Конфуций һәйкәленә кадәр баскычның югары террасасында 1924―1977 елларда М. Я. Харламов[d] эшләгән Ленин һәйкәле-бюсты, аннары Н. И. Шильников[d] эшләгән Ленин сыны торган, аннан мәйданчык 47 ел буш торган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанда Конфуций һәйкәлен кую карары турында 2024 елның сентябрендә билгеле булган[3]. Скульптураны 2024 елның 8 октябрендә урнаштырганнар[4], шуннан соң аны шул ук елның 22-24 октябрендә Казанда узган XVI БРИКС саммиты[d] башланганчы тартма белән каплап тотканнар. Конфуций һәйкәлен ачу тантанасында БРИКС саммитының төп катнашучыларының берсе ― Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин катнашыр дип көтелгән булган[2], әмма нәтиҗәдә Кытай вәкиллеге дәрәҗәсе тыйнаграк булып чыккан.
Ачылышта Кытай делегациясен Кытай Компартиясе Үзәк Комитетының пропаганда бүлеге мөдире урынбасары һәм Кытай Медиакорпорациясе (CMG) генераль директоры Шэнь Хайсюн[d] җитәкләгән, Россия ягыннан төп шәхесләр РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Бэлла Мухарбиевна Черкесова, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе (ВГТРК) генераль директоры Олег Добродеев[d] һәм КФУ ректоры Ленар Сафин булган[3].
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Конфуций һәйкәле куб формасындагы гранит постаментка урнаштырылган кытай фәлсәфәчесе статуясыннан гыйбарәт. Скульптура һәм постаментның гомуми биеклеге ― якынча 2,5 м [3].
Һәйкәлдәге Кытай фикер иясе милли киемнән, ике кулын кушырып, карашын Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенә төбәп басып тора. Ул таштан (вариант: пластиктан[5]) ясалган, ике метрдан артык биеклектә.
Постаментның алгы ягында рус һәм кытай телләрендә: «Конфуций, бөек Кытай фәлсәфәчесе, б.э. к. 551 ― 479 еллар» дип язылган такта урнаштырылган.
Кайбер саннар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казандагы һәйкәл ― Россиядә, ачык һавада урнаштырылган скульптураларны гына исәпкә алганда, барлыкка килү вакыты буенча бишенче Конфуций һәйкәле.
- 2007 елның апрелендә Кытайның Россия Федерациясендәге илчелеге белән бергә КФУ базасында Конфуций институты ачу турында килешүгә кул куелган. Максаты ― Кытай белән РФ арасында хезмәттәшлекне тагын да ныгыту[6].
- КФУда бүген Кытайдан килеп белем алучы студентлар байтак[6].
- 2020 елның гыйнварында Кытайның Казандагы Генераль консулы бүләк иткән Конфуцийның зур булмаган интерьер статуясы КФУ каршындагы Конфуций институты диварларына куелган булган[7][8].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ваганова В., Алпатова В. (2024-10-23). «Конфуция выбрали неслучайно»: как в КФУ открыли памятник «учителю 10 тысяч поколений».
- ↑ 2,0 2,1 Приказ Министра культуры Республики Татарстан от 14 февраля 2018 года № 116 од «О включении выявленного объекта культурного наследия „Лестница в Ленинском саду, 1924 г., архитектор Ф. П. Гаврилов“, расположенного по адресу: Республика Татарстан, г. Казань, соединяет верхнюю и нижнюю террасы Ленинского сада, расположенного в границах территории, ограниченной улицами Пушкина, Дзержинского, Лобачевского и корпусами Казанского Федерального Университета, в единый государственный реестр объектов культурного наследия (памятников истории и культуры) народов Российской Федерации в качестве объекта культурного наследия регионального значения и утверждении предмета охраны, границ и режимов использования территории объекта культурного наследия».
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Какому китайцу поставят памятник в Казани, почему ушёл зам Айзатуллина, кто возглавит Аль-Марджани? (2024-09-21).
- ↑ В Казани у библиотеки им. Лобачевского появился памятник Конфуцию (фото) (2024-10-08).
- ↑ Памятник Конфуцию в Казани оказался пластиковым? (2024-10-31).
- ↑ 6,0 6,1 Конфуций кая караган? «Татарстан яшьләре», № 42 (12670), 24.10.2024, 2нче бит
- ↑ Искандерова А. (2020-01-10). Ректор КФУ открыл памятник Конфуцию.
- ↑ 中国驻喀山总领事赠送喀山联邦大学一尊孔子雕像 (2020-01-12).