Керәшен сөйләшләре
Внешний вид
Керәшен сөйләшләре | |
Керәшен сөйләшләре Викиҗыентыкта |
Керәшен сөйләшләре (үз исеме — керәшенчә, татарча) — керәшен татарлары сөйләшкән татар теленең сөйләшләре төркеме.
Төп мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Керәшен сөйләшүләре катнаш сөйләшләр булып торалар. Алар мишәр һәм казан диалектларына карыйлар.
Гадәттә, керәшен сөйләшләренә түбәндәге сөйләшләр керә:
- Түбән Кама буе керәшеннәре сөйләше;
- Казан арты керәшеннәре сөйләше;
- Чистай керәшеннәре сөйләше;
- Мәлки керәшеннәре сөйләше;
- Нугайбәкләр сөйләше;
- Мордва-каратай сөйләше.
Тулырак классификация
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казан диалектының керәшен сөйләшләре:
- Казан арты керәшен сөйләше (Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе),
- нагайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсе);
- Түбән Кама керәшеннәре сөйләше (Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Самар өлкәсе).
Мишәр диалектының керәшен сөйләшләре:
- тау ягы керәшеннәре (Татарстан Республикасының Кайбыч районы)
- мордва-каратай сөйләше (Татарстан Республикасының Лаеш районы Ташкирмән авылы).
Чистай керәшеннәре сөйләшен (Татарстан Республикасының Кама аръягы) тикшеренүчеләр мишәр һәм казан диалектларына да кертә.
Язу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Керәшен алфавиты тарихы миссионер Һәм тел белгече Н.И. Ильминский алфавитыннан башлана. Алфавит татар фонетикасын чагылдыру өчен җитми торган хәрефләр өстәлгән рус әлифбасыннан гыйбарәт. Керәшен алфавиты мари алфавитына бик якын.
А а | Ӓ ӓ | Б б | (В в) | Г г | Д д | Е е | Ё ё | Ж ж | З з |
И и | Й й | К к | Л л | М м | Н н | Ҥ ҥ | О о | Ӧ ӧ | П п |
Р р | С с | Т т | У у | Ӱ ӱ | (Ф ф) | (Х х) | (Ц ц) | Ч ч | Ш ш |
(Щ щ) | (Ъ ъ) | Ы ы | (Ь ь) | Э э | Ю ю | Я я |
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Остроумов, Н. П. Первый опыт словаря народно-татарского языка по выговору крещеных татар Казанской губернии. — Казань: Типография Императорского университета, 1876. — 145 с.
- Баязитова Ф. С.,. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении / Отв. ред. Ф. С. Хакимзянов. — М.: Наука, 1986. — 247 с.
- Воскресенский, А. А. Русско-татарский словарь с предисловием о произношении и этимологических изменениях татарских слов. — Казань, 1894. — 374 с.