Википедия:Кызыклы фактлар/2023 ел
Внешний вид
- 2022 елда Британия тарихында беренче һиндстан чыгышлы шәхес премьер-министр итеп сайлана.
- Янапай авылының икенче исеме авыл тирәсендә сазлыклар күп булу белән бәйле.
- Свердловск өлкәсе мөселманнары 2023 елның 1 гыйнварына 6 Диния нәзарәтенә берләшкән (таркалган).
- Әлмәтнең Беренче мәхәлләсенә теркәлү өчен СССР Министрлар Советы рәисе А, Н. Косыгин рөхсәт биргән.
- Совет-фин сугышы өчен алган медале хәрби хирургны Бөек Ватан сугышында үлемнән саклап кала.
- Википедия сайтында беркайчан да реклама куелмаган.
- Муса Гәрәев ― ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен алучылар арасында иң яше булган яугир (22 яшьтә).
- 2010 елдан башлап, Румыниядә 5 майда Татар теле көне рәсми рәвештә бәйрәм ителә.
- Тукай премиясен Себер язучыларыннан беренчесе 2002 елда, икенчесе 2023 елда алган.
- 2023 елның 3 маенда 13 яшьлек укучы Белград мәктәбендә 9 кешене пистолеттан атып үтергән.
- Татар язучылары әсәрләрен тәрҗемә итүче татар теленең Төркиянең 18 университетында укытылуын хәбәр итә.
___________________________________________________________________________________________________________________________
- Теләче көрәшчесе бәйгеләрдә 36, Лениногорскиныкы 50 җиңел машина откан.
- Атаклы курайчының туган авылында аңа багышлап, халык музыка уен коралына һәйкәл куелган.
- Леди Гаганың тормышын порнопародиядә яктыртканнар.
- Япония мангасы хыял, хыянәтчелек һәм үч алу турында сөйли.
- 2023 елның маенда чыккан янгын авылның Җәмигъ мәчетенә берничә метр җитәрәк туктап калган.
- Драм-энд-бейс биючесе микроикътисад буенча эрзә телендә әсбап язган.
- Маҗарстан блэк-металлисты һәм вегетарианы чыгышларда дуңгыз башларын кулланудан канәгать булмаган.
- Иске йолалыкчыларның токымы селькуп телен коткарырга тырыша.
- Русофоб язучыга неонацист һөҗүм иткән.
- Польша генералы Бельгия армиясенең баш командующие булган.
- Ат башы белән таякта ат чабышлары буенча спорт ярышлары үткәрелә.
- Яһүди улы НСДАП әгъзасы булган.