Василий Лазарев
Внешний вид
Василий Лазарев | |
---|---|
Туган | 21 апрель 1893 Казан |
Үлгән | 1966 |
Ватандашлыгы | СССР |
Һөнәре | сәясәтче, фирка эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Василий Лазарев (рус. Василий Никифорович Лазарев, 21 апрель 1893, Казан — 1966) — Совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башлангыч белемле. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр Казан дары заводында электромонтер булып эшләгән. 1914-1918 елларда рус гаскәрендә хемәт иткән. 1917 дан РСДЭ(б)Ф әгъзасы. 1918-1919 елларда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәрендә, полк кәмисәре.
Сәяси карьера
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1919—1920 — Казан дары заводының фәбрик-завод комитеты рәисе урынбасары,
- 1920—1921 — РК(б)Фнең Берләшкән бистә район комитеты җаваплы сәркәтибе,
- 1921—1924 — РК(б)Фнең Бөгелмә кантун комитеты җаваплы сәркәтибе,
- 1924 — РК(б)Фнең Алабуга кантун комитеты җаваплы сәркәтибе,
- 1924—1925 — Татарстан АССР ХКШ рәисе урынбасары,
- 1924—1925 — Казан шәһәр шурасы рәисе,
- 1925—1927 — РК(б)Ф—БК(б)Фнең Татарстан өлкә комитеты оештыру бүлеге мөдире,
- 1929—1931 — БК(б)Ф ҮКның административ-хуҗалык һәм профсоюз кадрлары бүлегенең авыл хуҗалыгы секторы мөдире,
- 1931—1933 — БК(б)Фнең Урта Идел край комитеты сәркәтибе,
- 1933—1936 — БК(б)Фнең Көньяк Казакъстан өлкә комитеты сәркәтибе,
- 1936—1937 — БК(б)Фнең Казакъ край комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире,
- 1937 — Казакъстан коммунистик фиркасенең Үзәк комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире,
- 1937—1938 елларда — КазССР ХКШ рәисе беренче урынбасары.
1938 нең 5 сентябрендә кулга алына. 1940 та НКВД махсус киңәшмәсе тарафыннан 58-2, 58-8, 58-11 маддәләре буенча 8 елгә төзәтү-хезмәт лагерьләргә хөкем ителә. 1949 елда сөргенгә хөкем ителгән. 1955 нең 15 октябрендә, җинаять составы булмау сәбәпле, ССРБ Югары Мәхкәмәсе карары белән аклана.