Бермуда утраулары
Байрак
| |
Шигарь | Whither the Fates carry (us) |
---|---|
Халык саны | 65 024 (2013) |
Нигезләнгән | 1612 |
Сәгать кушагы | UTC−04:00 |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
ИҖБ | Британиянең диңгезарты территорияләре |
Мәйдан | 53 км² |
ДДӨБ | 25 метр |
Координатлар | 32.32°N 64.74°W |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Бирмут утраулары парламинте |
Хөкүмәт башлыгы | Эдвард Дэвид Бёрт |
Икътисад | |
ТЭП | 7127 миллион US$ (2021), 7551 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | бирмут дуллыры |
Туу күрсәткече | 1.63 (2014)[1] |
Яшәү озынлыгы | 81.22707 ел (2016)[2] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул |
Челтәр көчәнеше | 120 вольт |
Телефон коды | +1441 |
ISO 3166-1 коды | BM |
ХОК коды | BER |
Интернет домены | .bm |
Бермуда утраулары (ингл. Bermuda) — Атлантик океанының төньяк-көнбатышындагы мәрҗән утраулар төркемендә, Төньяк Әмирикәдән 900 км көнбатыштарак урнашкан Бөекбританиянең диңгезарты территориясе.
Мәйданы 53,3 км². Халык саны 64 237 кеше (2010), шуларның 58%-ы — кара тәнлеләр һәм мулатлар, 31 % — ак тәнлеләр, 4 % — азиялеләр һәм һиндлеләр.
Мәэмүри үзәк — Һамилтон шәһәре (Бермуда утравында). Утрауларның иң зурысы — Бермуда утравы. Дымлы тропик климат. Явым-төшемнәр саны 1350 мм тирәсендә. Иң салкын айның (март) уртача температурасы +16,7°, иң эссе айның (август) температурасы +26,7°. Туризм зонасы. Банан, цитрус үсемлекләре, иртә пешә торган яшелчәләр һәм гөлләр (экспорт өчен) җитештерелә. Испан денгиз сәяхәтчесе Һуан Бермудес тарафыннан 1522 елда кәшеф ителгән.
Бермуда утраулар диңгез юллары киселешендә урнашкан.
Тугыз округ һәм ике муниципалитетка бүленгән.
Британ губернаторы тышкы сәясәт, саклану һәм полиция мәсьәләләрен хәл итә. Эчке тормышын тәртипкә салу белән икепулатлы парламент шөгыльләнә. Башкарма хакимиятнең башлыгы — премьер-министр.
Диннәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бермуда утрауларында яшәүче диндарларның зур күпчелеге христианнар[3] (46,2 % ы протестантлар: англикан чиркәве тарафдарлары – 15,8 %), католиклар – 14,5 %, диннәрен билгеләмәгәннәр ― 6,2 %, атеистлар ― 17,8 % (2010 елгы халык санын алу буенча). Йәһвә шаһитлары — 2011 елга 1,3 %, Ислам дине тарафдарлары – 1 % , башкалар – 3,9 %.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Religions in Bermuda | PEW-GRF. Globalreligiousfutures.org. әлеге чыганактан 2018-01-04 архивланды. 2022-02-05 тикшерелгән.