1979 ел
1979 (бер мең тугыз йөз җитмеш тугызынчы) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1979 елы, II меңьеллыкның 979 елы, XX гасырның 79 елы, XX гасырның 8 унъеллыгының 9 елы, 1970 елларның 10 елы. 1979 елдан бирле 45 ел үтте.
- БМО тәкъвимендә — Халыкара бала елы.
- Time журналы 1979 ел кешесе дип Ислам инкыйлабы җитәкчесе Аятолла Хәмейнины атый.
Еллар |
---|
1975 · 1976 · 1977 · 1978 — 1979 — 1980 · 1981 · 1982 · 1983 |
Унъеллык |
1950-еллар · 1960-еллар — 1970-еллар — 1980-еллар · 1990-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Милади тәкъвим | 1979 MCMLXXIX |
Юлиан тәкъвим | 1978—1979 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7487—7488 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2731—2732 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5739—5740 ה'תשל"ט — ה'תש"ם |
Һиҗри тәкъвим | 1399—1400 |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4471—4472 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1428 ԹՎ ՌՆԻԸ
|
Кытай тәкъвиме | 4675—4676 (28 гыйнвардан) 戊午 — 己未 сары ат — сары сарык |
Хәбәш тәкъвим | 1971 — 1972 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2035—2036 |
- Шака самват | 1901—1902 |
Шәмси тәкъвим | 1357—1358 |
Буддачылык тәкъвиме | 2522 |
Япон ел исәбе | 54 ел Сёва |
Вакыйгалар
үзгәртү- 22 гыйнвар — Казанда КДУның мәдәният һәм спорт комплексы (КСК УНИКС) төзелеше башлана.
- 11 февраль — Тәһранда Аятолла Хомейни тарафдарлары инкыйлабта җиңүен игълан итә.
- 17 февраль — 16 март — Кытай-Вьетнам сугышы.
- 17 февраль — Сент-Люсия утрау-дәүләте Бөекбританиядән бәйсезлеккә ирешә.
- 4 май — Маргарет Тэтчер Бөекбритания премьер-министры вазифаларына керешә.
- 1 июнь — ��имбабве бәйсезлеге игълан ителә.
- 17 июль — Никарагуа диктаторы Анастасио Сомоса АКШ-га качып китә.
- 3 август — Экваториаль Гвинеядә хәрби көчләр белән хөкүмәт бәреп төшерелә.
- 4 ноябрь — Тәһранда студентлар, АКШ илчелегенә бәреп кереп, 53 америкалыны әсир итә.
- 25 декабрь — Әфганстанга совет гаскәрләре кертелә.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1979 елда туганнар
- 9 март — Ренат Биккинин, татар көрәшчесе, грек-рим көрәше буенча Европа чемпионы.
- 4 апрель — Хит Леджер, Америка актеры.
- 19 апрель — Кейт Һадсон, АКШ актрисасы.
- 21 апрель — Джеймс МакЭвой, шотланд актеры.
- 4 май — Наташа Башурина (1979-2010), шагыйрә, журналист.
- 30 июнь — Лилия Сәрвәрова, педагог, музыковед, фольклорчы, этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе (2015).
- 27 август — Фәридә Корбангалиева, татар журналисты, «Россия» каналы алып баручысы.
- 17 сентябрь — Рамил Нуриманов, татар көрәшчесе, билбаулы көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы.
- 17 октябрь — Альбина Шаһиморатова, татар опера җырчысы, сопрано.
- 31 декабрь — Вәсилә Фәттахова (1979—2016), Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар җырчысы.
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1979 елда вафатлар
- 26 гыйнвар — Петр Гаврилов, Советлар Берлеге Каһарманы вафат була.
- 7 февраль — Габдрахман Әпсәләмов, татар язучысы.
- 7 февраль — Зифа Басыйрова, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы.
- 24 июнь — Мөхит Кичүбаев, татар драма актеры.
- 3 июль — Луи Дюрей, француз композиторы, җәмәгать эшлеклесе.
- 8 июль — Роберт Вудворд, АКШ химигы.
- 13 сентябрь — Рим Сыртланов, башкорт сәхнәсе артисты.
- 16 октябрь — Юхан Борген, норвеж язучысы, драматург.
- 3 декабрь — Әхмәтгәрәй Рамазанов, авиация генерал-лейтенанты.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
үзгәртү- Туфан Миңнуллин, татар драматургы[1].
Нобель премиясе лауреатлары
үзгәртү- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Шелдон Глэшоу, Абдус Сәлам, Стивен Вайнберг.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Һерберт Браун, Георг Виттиг.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Аллан Кормак, Годфри Хаунсфилд.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Теодор Шульц, Уильям Льюис.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Одисеас Элитис.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Тереза Ана — «бәлагә юлыккан кешегә ярдәм итүдә эшчәнлеге өчен».